Эссе "Минем педагогик осталыгым"
статья на тему

Тазетдинова Минзифа Абдулловна

Эссе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse_minem_pedagogik_ostalygym.doc58.5 КБ

Предварительный просмотр:

                        Минем педагогик осталыгым

                                          Эссе

             Таҗетдинова Миңзифа Абдулловна, Татарстан Республикасы Чүпрәле Муниципаль районы «Иске Чүпрәле беренче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

“Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер” дип язган Ризаэддин Фәхреддин. Безнең дә әби-бабаларыбыз тәрбия өлкәсендә шушы хакыйкатьне истә тотып эш иткәннәр. Мин исә үз яшьтәшләремнән шуның белән бәхетлерәк булдым: атеистик идеология хакимлек иткән чорда да әниемнең (1924 – 2004) биш вакыт намазын, әтиемнең (1912–1984) кичләрен Коръән, ул вакытта мәкәп программасына кертелмәгән борынгы дастаннар, кыйссалар укыганын, өй балкытып үткәрелгән корбан, гает бәйрәмнәрен, каз өмәләрен ишетеп-тыңлап, милли-дини рухта тәрбияләндем. Халык педагогикасының асылына төшенеп үстем. Әти-әниемнең шәхси үрнәге дә шуңа ишарә булып тора иде. Яхшы сүз – җан азыгы”,  “кешегә баз казысаң, үзең төшәрсең”,  “таш белән атсалар да аш белән атарга кирәк” кебек халык гыйбарәләрен  кулланып, әниебез  мәрхәмәтлелеккә өндәде.Телем ачылгач та укытучы булырга хыяллануым да әнә шуның белән аңлатыладыр. Минем татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен сайлавым очраклы гына түгел. Туган телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт, әхлаклылык орлыклары, белемгә омтылыш ана сөте белән салынган. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы өчен нәкъ менә шушы өч сыйфат мөһим!

Мин татар теле һәм әдәбияты укыта башлаган, ягъни илдә демократия урнаша башлаган, Татарстанның әле яңа гына суверен дәүләт статусы алган һәм телләр турында закон кабул ителгән 1992 нче елларда – туган телнең кирәк булуына шикләнеп, аңа хәтта кимсетеп карау тенденциясе дәвам иткән чорда – милли үзаң тәрбияләү зур проблема иде. Туган телгә карата таләп итеп кенә мәхәббәт уятып булмаячагы көн кебек ачык. Менә шунда инде укыту-тәрбия эшендә ана сөте белән күңелемә салынган халык педагогикасы алымнарын тагын да киңрәк файдаланырга, укучыларны кызыксындыру ысулларының яңадан-яңа төрләрен эзләргә керештем. Һәм моңа ирештем дә шикелле. Аспирантура баскычлары үтеп, Ф.М.Мусин җитәкчелегендә 20нче йөз әдәбиятына Такташ үрнәгендә анализ ясадым. 5тән алып 11гә хәтле ике чыгарылышны А. Г. Яхин программасы белән укыту, Ә. Ә. Рәхимов технологиясе элементларын файдалану; дәресләрдә төрле уеннар, психологик тренинглар куллану; семинар дәресләр, иҗади дәресләр, иҗади отчёт дәресләре үткәрү; районыбызның күренекле шәхесләре белән очрашулар оештыру; класстан тыш чараларның “Аһәңле сүз – җанга шифа”, “Милләтенә иң тугрылыклы татар баласы” исемле конкурслар; “И кардәшләр, кул тотышып алга барыйк!” исемле регионара фестиваль әзерләп үткәрү кебек өр-яңа төрләрен уйлап табу укучыларда туган телнең үзенчәлекле серләрен белергә омтылышын арттырганнан-арттыра барды.

Үземнең төрле өлкәләрне өйрәнү буенча иҗади эшләү системамны булдырдым. Шәҗәрәләрне, якташ язучыларны, күренекле шәхесләрне өйрәнү, әсәрләргә анализ ясау, укучыларның иҗади сәләтен үстеү, халык педагогикасы алымнарын куллану буенча программалар төзедем; шул программалар нигезендә нәтиҗәле эшләдем, чыгышлар ясадым, чаралар үткәрдем, эшкәртмәләрне матбугатта бастырдым. Якташларыбыздан З.Нури, Р.Сираҗи, Н.Хисамов, Р.Бакиров иҗатына анализ ясадым, Г.Тукай, Р.Фәхреддин, К.Насыйри мирасыннан халык педагогикасы алымнарын барладым. Шундый фәнни-эзләнү эшләрем белән республика, Россия күләмендәге конференцияләрдә чыгышлар ясадым. Мәсәлән, “З.Нури иҗатында урман образы”, “Р.Бакиров – күпкырлы талант иясе”, “Г.Тукай иҗатында халык педагогикасы чагылышы”, “Р.Фәхреддин иҗатына бүгенге караш”, “К.Насыйри хикәятләрендә әхлакый кыйммәтләр”. Якташыбызның үзе катнашында “Р.Сираҗи иҗатында әхлак – яшәешнең  йөзек кашы”, “Мәхәббәтең мәрхәмәтле булсын (З.Нури иҗаты буенча) район күләмендә ачык дәресләр үткәрдем. Н.Хисамов шигырьләренә нигезләнеп, Н.Хисамов һәм күп кенә башка галимнәр (сабакташлар) катнашында ике тапкыр Бөтенроссия күләмендә мәктәпне 55 ел элек тәмамлаучылар һәм укучылар арасында серле күпер үткәрдем. Биш елдан соң кабат шул ук шәхесләр белән мәктәпне тәмамлауларына 60 еллык кичәне үткәрдем. И.А.Гафаровлар сыйныфы белән дә шундый очрашу оештырылды. Әлеге чараларга галимнәр тарафыннан югары бәя бирелде. Н.Хисамовның мәкаләләре “шәһри Казан”, “Мәгърифәт” газеталарында басылып чыкты. З.Нуриның 80,85,90,95 еллык юбилейларын район күләмендә зурлап үткәрдем. Район мүзеенда дәресләр күрсәттем.

Технология укытучысы Ш.Х.Таҗетдинов белән бергәләп 5-8 сыйныфлар өчен “Туган якны өйрәнү “ исемле программа төзедек. Минем җитәкчелектә түгәрәктә туган як һәм аның күренекле кешеләре турында мәгълүмат бирелде, туган якның истәлекле урыннарына сәяхәтләр, танылган шәхесләр белән очрашулар оештырылды, якташ язучыларның әсәрләре анализланды. Технология укытучысы җитәкчелегендә әлеге белемнәр сурәткә әйләнде: фанерны көйдерү юлы белән ясалган портретлар, иллюстрацияләр тулы бер ансамбль тәшкил итеп, мәктәбебезнең уку залын бизәп тора.

1992нче елдан бирле “Сөенеч” түгәрәген җитәкләп килдем.    Укучылар белән бергә мәктәп, район, республика күләмендә күп кенә спектакльләр куйдык. Укучыларның иҗади эшләрен, уңышларын яктырткан “Сөенеч” стена газеталары чыгарылды, тагын да уңышлыраклары район һәм республика матбугатында бастырылды. Укучыларның иҗади эшләрен туплап,  “Иҗади эзләнүләр юлында” (Таҗетдинов Ш., Таҗетдинова Г., Таҗетдинова З. Иҗади эзләнүләр юлында. – Казан: РИЦ «Школа», 2009. – 212 б.) исемле җыентык чыгардык. Бу да үз чиратында укучыларга бер стимул булып торды.

Төрле бәйгеләрне, кичәләрне оештырып, үзем шуларны милли киемнәр киеп матур итеп алып бардым: җырладым да, сөйләдем дә... Тырышлыкларым бушка китмәде. Гаҗәпләнүемә каршы, татар теле һәм әдәбияты  дәресләре укучыларның иң яраткан дәресләренә әверелде. Мин үткәрә торган класстан тыш чараларда балалар берсен берсе уздырып катнашырга тырыштылар.

 Мин быел гына әле федераль дәүләт стандартлары программасы нигезендә укыта башладым. 5нче Б сыйныфын. Әмма федераль дәүләт стандартлары шартларына әзерлекле рәвештә килеп кердем. Укытучым Альберт Гатинович Яхин технологиясе белән эшләү, югарыда санап кителгән уңыш ситуацияләрен  булдыру, конкурентлылыкка сәләтлелек тәрбияләү, кызыксындырып укыту – болар барысы да бүгенге көн таләпләренә туры килә. Яхин технологиясе белән укытып күңелемә сеңгән алымнарны мин бүген дә кулланам. Татар теленнән Максимовның калыпларга салу системасы да уңышка ирешергә ярдәм итә.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы, сыйныф җитәкчесе буларак, һәртөрле чаралар белән укучыларымның иҗади, фәнни-эзләнү сәләтләрен үстерергә, универсаль уку гамәлләрен формалаштырырга тырышам. Бу түбәндәге юнәлешләрдә гамәлгә ашырыла: татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,  “Сөенеч” түгәрәгендә, дәрестән тыш үткәрелә торган төрле чараларда, конференцияләрдә, бәйгеләрдә.  

 Укучыларның белем үсеше дәрәҗәсен бик тиз һәм төгәл билгеләү өчен, уку елы башында эш программасын төзегәндә үк әзерлек чаралары күрәм:  методиканы төгәл бер төркем, сыйныф яки укучы үзенчәлекләре белән килештерү механизмын булдырам. Һәр дәрес өчен технологик карта төзегәндә исә, “укучылар эшчәнлеге” бүлегендә һәр укучының сәләтен үстерү, уңыш ситуациясе булдыру өчен, аерым биремнәрне күздә тотам, дәресләрдә нинди алым һәм эш формалары кулланырга кирәклеген билгелим; үсеш дәрәҗәләре һәм әзерлекләре төрлечә булган укучыларның тиешле белем алуына ирешү өчен, дифференциаль биремнәр, интернет материалары әзерлим, укытучы-укучы дуслыгын тагын да нәтиҗәле итү юлларын табарга тырышам.Терәк схемалар, модельләштерү, текстлы биремнәр, тестларны, онлайн тестларны киң кулланам.  Бер-берсенең белемен тикшерү, парларда, төркемнәрдә эшләү, проектларны яклау укучыларның җаваплылык хисен, күбрәк белергә омтылышын  арттыра. Дәрес-конференцияләр, семинарларда катнашу укучыларның фәнни-эзләнү,  конкурентлылык сәләтен арттыра, сөйләм телен үстерә. Сингапур технологиясе элементлары да укучыларның һәртөрле сәләтен үстерүгә, үз-үзенә ышанычын арттыруга ярдәм итә. ТЕЙК ОФ  – ТАЧ ДАУН, КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД, МИКС ПЭА ШЭА,  МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР, ТОКИН МЭТ структураларын уңышлы кулланам. Укучылар да бик теләп актив катнаша. Болар бар да укучыларның сәләтен үстерә, белемен арттыра, баланың уңышка ирешүенә ярдәм итә.

”Шәхескә юнәлдерелгән әхлакый, коммуникатив үстерелешле” технология кулланып, алга максат куеп эшләгән тырыш хезмәтнемнең нәтиҗәсе күз алдында. Укучыларым республика күләмендәге төрле бәйгеләрдә күпсанлы җиңүләр яуладылар, олимпиадаларда призлы урыннарга ирештеләр.  Һәнәри тормышларын татар теле һәм әдәбияты белән бәйләделәр. Болар һәммәсе дә –  укучыларның сәләтен үстерү  юнәлешендә даими, дәвамлы рәвештә эшләү нәтиҗәсе.

Бүген, 27 еллык намуслы хезмәтемә бәя биреп, сөенеп куям: баларны кызыксындыра белгәнмен икән. Укучыларны үз предметың белән кызыксындыра алу! Педагогик осталык нәкъ менә шул була түгелме инде?!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым. Эссе....

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым...

Эссе "Минем педагогик осталыгым "

"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе...

Эссе «Минем педагогик осталыгым»

Укытучы! Мин – укытучы! Бу һөнәр – кабатланмас һәм күпкырлы. Кабатланмас, чөнки бары тик укытучы гына гомере буе укый, өйрәнә һәм беркайчанда өйрәнеп бетә алмый.Күпкырлы, ягъни универсаль,чөнки ул бал...

Эссе. Минем педагогик осталыгым

Эш тәҗрибәсенә күзәтү...

Минем педагогик осталыгым

Минем педагогик осталыгым “Тышкы яктан тыйнак күренгән укытучы һөнәре – тарихта иң бөек эшләрнең берсе”К.Д.Ушинский....

эссе "Минем педагогик осталыгым"

"Минем педагогик осталыгым" темасына язылган эсседа үземгнең укытучы һөнәрен сайлавым һәм бүгенге көндә һөнәремне яратып эшләвем турында яздым....