Минем педагогик осталыгым
статья на тему

“Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас

вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы

җимешләрне дә үзегез җыярсыз”.

             Ризаэддин Фәхреддин

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Эссе19.36 КБ

Предварительный просмотр:

Эссе

“Минем педагогик осталыгым” 

Татарстан Республикасы

Ютазы  муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем

бирү учреждениесе

“Өченче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең

I квалификацион категорияле

татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы

Богданова Ләйсән Мөгаллим кызы

“Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас

вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы

җимешләрне дә үзегез җыярсыз”.

             Ризаэддин Фәхреддин

  Балачакта һәркемнең тормышына килеп кереп, озак еллар буена аның белән бергә булып, үзенең йөрәгендә аңа да урын табып, кирәк вакытта ярдәм итеп, белемле иткән кеше кем ул? Әлбәттә, ул — укытучы. Җир йөзендә яшәгән һәр кешенең язмышы укытучыга бәйле. Кеше тормышында бу илаһи затлар бердәнбер һәм мәңгелек булалар. Кешелек яши башлаганнан бирле остаз –укытучы булган.

             Кеше олыгая, җитлегә барган саен, аның укытучысына булган мәхәббәте, хөрмәте дә арта бара. Ул тормыш юлында укытучының нинди зур эш эшләвен тирәнрәк аңлый, күрә. Тирә-якка күз сал, нинди гүзәл корылмалар, биналар, бакчалар, завод-фабрикалар! Һәрберсендә укытучының хезмәте бар, чөнки шунда эшләүче кешеләрне укытучы тәрбияләгән.  Шуңа күрә укытучы – һәркемнең күңел түрендә.

  Укучылар никадәр югары үрләсәләр, укытучы да шулхәтле югары күтәрелә. Җирдә һәрбер һөнәр кадерле, кирәкле. Тормышта һәр һөнәрнең алыштыргысыз урыны бар.

   Шушы уйланулар мине Бөгелмә педагогия училищесына илтте. Аннан Мифтахетдин Акмулла исемендәге  Уфа дәүләт педагогия университетын читтән торып тәмамладым. Бу минем өчен искиткеч зур бәхет иде.

  Бүгенге көндә мин Ютазы районының Әбсәләм төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытам. Укучыларымны бик яратам, һәр иртә  алар янына ашыгам. Балалар да, әти-әниләр дә мине хөрмәт итәләр. Без алар белән төрле бәйрәмнәр, кичәләр үткәрәбез, район һәм республика бәйгеләрендә катнашабыз.

  Ә нәрсәдә соң минем педагогик табышларым? Мәктәптә 14 ел эшләү дәверендә,нәрсәләргә өйрәндем дә, нәрсәгә әһәмият биреп бетерә алмадым икән?

 К. Д. Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, – дигән. Әйе, тырышмыйча гына укучыларга үз фәнеңне яраттырып булмый. Үзалдыңа билгеле бер максат-бурычлар куеп, шуларны тормышка ашырганда гына моңа ирешергә була.


        Тәрбияле, белемле, бар яктан булган шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим.
 

Шуңа күрә  чын укытучы үзенең белем югарылыгыннан укучының белмәү дәрәҗәсенә төшеп, аның белән бергә үрләрне яуларга тиеш. Бу бүгенгесе көндә минем педагогик эшчәнлегемнең беренче юнәлеше

        Чираттагы  юнәлеш   әхлак  тәрбиясенә караган дөреслек, намус,изгелек, шәхес, ирек, мәхәббәт, иҗат.  Алар аркылы кешенең рухи культурасы формалаша.  Укытучының роле баланың сәләтен үстерүгә ярдәм итү, үзеңне башка кешеләр белән аралашканда шәхес итеп хис итү, үзеңнең эш-гамәлләреңне уйлый, нәтиҗәләреңне бәяләү, мөстәкыйльлекне үстерү, өчен уңай шартлар тудыру.

             Укучыларны үзеңнең фәнең белән кызыксындыра алу миңа калса һәрберебез дә омтылучы педагогик осталык. Укучыларым татар телен һәм әдәбиятын яратып, теләк белән укыйлар.

          Инновацион технологияләрнең нигезен тәшкил итә торган эшлекле һәм рольле, имитацион уеннар укучыларның оештыру сәләтен, икътисади фикерләү дәрәҗәсен экологик культурасын үстерергә ярдәм итә. Төрле дидактик шоу рәвешендә уздырыла торган уеннар да кызыксыну уята. Алар мөстәкыйль эзләнү эше нәтиҗәсе, талантлы, сәләтле балаларны иҗади эзләү чарасы да булып тора.  

 Презентацион материалларны   класстан тыш чаралар үткәргәндә, ата-аналар жыелышларында, әдәбият дәресләрендә язучының тормыш юлын, иҗатын өйрәнгәндә еш кулланам.Дәрес өчен презентацияләрне укучылардан ясату да,   белем сыйфатын күтәрүдә уңай нәтиҗә бирә.  Бу ысул ике якка да,укытучы өчен дә, укучы өчен дә бик файдалы.  

Дәресләрдә урыны белән тестлардан файдалану да уңай нәтиҗәләр бирә. Беренчедән, бу алым БРТ имтиханнарына әзерлек булса,икенчедән интернетта чыккан конкурсларда катнашу өчен дә файдалы.  

Дәресләрдә техник чаралардан- Интернет, DVD, компьютер, проектор, интерактив такта куллану да дәрескә жанлылык кертә.Телеведениенең ТНВ каналында "Мәдәният дөньясында" тапшыруыннан язучы -шагыйрьләр турында күп сөйләнелә. Мин шуларны видеога яздырып алам , кирәк вакытта дәресләрдә кулланам.

 КВН, интелектуаль дәресләр үткәрү, биремле карточкалар белән эшләү, укылган әсәрләр буенча сораулар, кроссвордлар төзетү,  фикерләмә , рецензия аннотация яздыру һ.б. алымнарны да  уңышлы файдаланабыз.

Татар теле һәм әдәбият укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яналыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Йомгак итеп, шуны әйтер идем: әгәр дә укытучы дәрестә күрсәтмәлекне житәрлек дәрәжәдә кулланса,төрле уен ситуацияләре,сөйләм күнегүләре,инновацион технология элементларыннан дөрес файдалана белсә, ул, һичшиксез, эшендә унышка ирешәчәк.

Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле.    

        Туган телем – татар теле аша

         Тормыш серләренә өйрәтәм,

         Авыр булуына карамастан,

         Хезмәтемнән табам бары тәм.

         Һәрбер укучымның уңышына

         Сабыйларча ихлас сөенәм.

         Биек-биек белем тауларына,

         Алар түгел, гүя мин менәм.

             Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, аның уңышлары башында укытучы тора. Тик шулай да үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә.  Әйе, тырышмыйча гына укучыларга үз фәнеңне яраттырып булмый. Үзалдыңа билгеле бер максат-бурычлар куеп, шуларны тормышка ашырганда гына моңа ирешергә була.  Йомгак итеп, Фәнис Яруллинның сүзләре белән тәмалыйсым килә.

             “Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә – асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек”

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым. Эссе....

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым...

Эссе "Минем педагогик осталыгым "

"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе...

Эссе «Минем педагогик осталыгым»

Укытучы! Мин – укытучы! Бу һөнәр – кабатланмас һәм күпкырлы. Кабатланмас, чөнки бары тик укытучы гына гомере буе укый, өйрәнә һәм беркайчанда өйрәнеп бетә алмый.Күпкырлы, ягъни универсаль,чөнки ул бал...

Эссе. Минем педагогик осталыгым

Эш тәҗрибәсенә күзәтү...

Минем педагогик осталыгым

Минем педагогик осталыгым “Тышкы яктан тыйнак күренгән укытучы һөнәре – тарихта иң бөек эшләрнең берсе”К.Д.Ушинский....

эссе "Минем педагогик осталыгым"

"Минем педагогик осталыгым" темасына язылган эсседа үземгнең укытучы һөнәрен сайлавым һәм бүгенге көндә һөнәремне яратып эшләвем турында яздым....