Һади Такташның "Иптәшләр"шигыре
план-конспект урока (7 класс) на тему

Cафиуллина Илира Нурисламовна

Татар әдәбиятыннан дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hadi_taktashnyn_iptshlr_shigyre.docx15.89 КБ

Предварительный просмотр:

Тема :  Һади Такташның “Иптәшләр” шигыре.

  Максат: 1) Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыруны  ныгыту;

             2) Һади Такташның “Иптәшләр” шигырен укып, анализлау;

                3)  әхлак тәрбиясе.                                                                                                                                

                                        Дәрес барышы.

1.Актуальләштерү

 1) өй эшен тикшерү.

2) 87 нче биттәге сорау һәм биремнәргә  җавап бирергә.

1.Шагыйрь  булып  китүендә  Һ. Такташка кемнәрнең йогынтысы булган?

2. Пешлә мәдрәсәсе Һ. Такташ өчен кайсы ягы белән әһәмиятле?

3. Һ. Такташны  ни өчен Бохарага җибәрәләр?

4. Иҗатын ул кайсы шәһәрдә башлый?

5. Казанда  яшәү аңа иҗатында ничек ярдәм итә?

6. Шагыйрьнең нинди әсәрләрен беләсез?

7. Һ. Такташ шигырьләренә язылган  җырларны беләсезме?

8. Һ. Такташ тагын нинди жанрларда язган?

2.Яңа белем күнекмәләре формалаштыру.

 

 Һ. Такташның “Иптәшләр” (1927) шигыре – балалар тарафыннан яратып укыла торган әсәрләреннән берсе. Әсәрне укыганда лирик геройның үз халкына, башка милләт вәкилләренә булган әйбәт карашын күрәбез, кешеләргә карата әйбәт мөнәсәбәтен сизәбез.

      Шигырдә уй-хисләрне һәм эчке кичерешләрне үз исеменнән сөйләп бирүчене лирик герой дип йөртәләр.

  Лирик геройның кичерешләре аша шул чорның аерым бер иҗтимагый төркеменә хас фикерләр, хисләр белдерелә. Шунлыктан   шагыйрьнең мин дип язуын бары тик аның үз кичерешләрен белдерүе дип кенә карарга ярамый. Ул үз иҗатында гомумиләштерелгән образны-  лирик геройны барлыкка китерә.  “Иптәшләр” шигырендә   Һ. Такташ бөтен күренешне  лирик герой  кичерешләрендә сурәтләп бирә.

      Ул халыкның көченә, төрле милләт кешеләренең бер-берсен аңлап яшәячәгенә, туган илнең гөрләп үсәчәгенә ышаныч белән карый. Татарлар белән чуашлар элек-электән тату,дус яшәгәннәр.  Һ. Такташ та моны җырламый кала алмаган. Хәзер дә туган Татарстаныбызда төрле милләт вәкилләре республикабызда дуслык, тынычлык, муллык булдыру өчен тырышып эшлиләр.

 “Иптәшләр” шигыре халкын, илен чын күҗелдән яраткан  шагыйрь тарафыннан язылган.  Һ. Такташ шигырьне тигез генә итеп, җырларга җайлаштырып язмый, бәлки сөйләүгә уңай итеп иҗат иткән. әсәрнең яңгырашына, тукталышларына, төп фикерне ачучы сүзләргә басым ясый. Һ. Такташның сүзгә бай булуына, халык телен нечкә белеп эш итүенә, рифмалар төрлелеген куллану осталыгына сокланасың.

3.Физкультминут

4. Сүзлек өстендә эш.

Иптәшләр, охшаганбыз,  соры, кочакларга, бертуганнар, теләкләр, хисләр, моңсу.

5.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Шигырьдә нинди  иптәшләр турында сүз бара?

2. Иптәшләрнең бер-берсенәмөнәсәбәте ничек сурәтләнә?

3. “Ала алмыйм күземне”, “Бер үк хисләр чолгый күңелне” дигән сүзләргә нинди мәгьнә салынды икән?

4. Ни өчен шигырьдәге бер дус “кыргый үскән” дип бирелә?

5. Чуаш милләтеннән булган дус әсәрдә ничек сурәтләнә?

6.Дәрескә  йомгак.  

 Укытучы сүзе.                

7.Өй эше.  

 “Иптәшләр” шигырен ятларга.

 88 нче биттәге сорау һәм биремнәргә  җавап әзерләргә .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һ. Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы буенча класстан тыш уку дәресе

8 класста әдәбият дәресе өчен дәрес эшкәртмәсе...

Һади Такташның тормыш һәм иҗат юлы.

Һ. Такташның тормыш һәм иҗат юлы турында кыскача библиографик белешмә. Иҗатына күзәтү....

Һ.Такташның "Ак чәчәкләр" шигыренә анализ

А.Яхин технологиясе буенча шигырьгә ясалган анализ татар әдәбияты дәресләренә файдалы булыр дип уйлыйм. "Ак чәчәкләр" дәге сурәтләү чаралары, образлар бирелешенә игътибар ителде....

Һ. Такташның "Иптәшләр" шигыренә анализ.

Һ. Такташның "Иптәшләр" шигырен анализлауга дәрес эшкәртмәсе. 6 нчы сыйныф. Татар төркеме....

Һ.Такташның "Ак чәчәкләр" шигыренә анализ (А.Яхин методикасы буенча дәрес эшкәртмәсе)

Һ.Такташ иҗатын яңа күзлектән анализлау, объектив һәм субъектив эчтәлекне табу аша укучыларны фикер йөртергә өйрәтү, группаларда эшләү күнекмәсен үстерү...

Һ.Такташның тормышы һәм иҗатына күзәтү

Һ.Такташның тормышы һәм иҗатына күзәтү. Сингапур методикасы буенча дәрес эшкәртмәсе....

"Истәлекле солдат хаты"шигыре .Район күләмендә үткәрелгән шигырь конкурсы .Камалова Эльмира 3 урын(8нчеА сыйныфы укучысы)

."Истәлекле солдат хаты"шигыре .Район күләмендә үткәрелгән шигырь конкурсы.Хат формасында язылган солдат хаты  Камалова Эльмира 3 урын...