Разработка урока
план-конспект урока (5 класс) на тему

Даутова Кадрия Нургаяновна

Разработка мастер - класса по теме " Сыйфат"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_-_klass_razrabotka.docx27.33 КБ

Предварительный просмотр:

                                       

    Даутова Кадрия Нургаян кызы

1 нче урта мәктәпнең I квалификацион категорияле

                                             татар теле һәм әдәбияты укытучысы

3 нче сыйныф, рус төркеме, татар теле  дәресе эшкәртмәсе

Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова , Л.Ә.Гыйниятуллина

“Күңелле татар теле”, икенче кисәк,  3 нче сыйныф,

Тема: Сыйфат

Предмет нәтиҗәсе: сыйфат темасы буенча үзләштергән белемнәрне камилләштерү, ныгыту.

Метапредмет нәтиҗәсе: укучыларның танып белү, тиз уйлау, фикерләү сәләтләрен арттыру, тел байлыгы хәзинәләрен баету, үстерү.

Шәхси нәтиҗә: көзге табигатьнең матурлыгына соклану хисе уяту.

Җиһазлау:

Мультимедия: презентация, карточкалар, тест, биремнәр.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты:

  •  Исәнмесез, хөрмәтле укучылар. Тәрәзәгә игътибар белән карагыз, урамда көз, салкын. Ә хәзер барыгыз да бер-берегезгә карап, елмаегыз. Безнең елмаюларыбыз урамдагы салкын көнне җылытсын.

    2.Белемнәрне актуальләштерү

СӘҮЫӨӘЙҮӘФӨӘҮАӘӨТ

Сезнең каршыгызда хәрефләр килеп чыкты, шул хәрефләр арасыннан бары тик татар телендә булган хәрефләрне сызып чыгыгыз, сезнең өстәлегездә дә карточкаларда бирелгән.

  • -Нинди сүз килеп чыкты?
  • Әйе,  сыйфат сүзе килеп чыкты.
  • -Без бүген дәрестә нинди тема буенча белемнәребезне ныгытырбыз?
  • Без бүген дәрестә сыйфат темасы буенча белгән белемнәрне ныгытырбыз.

    3.Алган белемнәрне ныгыту.

  • Сыйфат  турында сез нәрсәләр беләсез?
  • Сыйфат нинди сүз төркеме? (мөстәкыйль сүз төркеме)
  • Ул нәрсәне ачыклап килә? (исемне ачыклап килә)

            -    Ә хәзер сыйфатларга хас   билгеләрне 4 төркемгә бүлегез.

            -    Сез нинди билгеләрне таптыгыз?

                 (Төсе, формасы, характеры,вакыты) буенча

            -    Димәк, сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә?

  • Ә хәзер уйнап алабыз, экранга карагыз.
  • “яшел” сүзләр әйтегез: алма,яфрак, чыршы;
  • “салкын” сүзләр әйтегез: кар, боз, кыш, туңдырма;
  • “түгәрәк” сүзләр әйтегез: туп, алма, ай;

Хәзер  тактага карыйбыз, монда безнең сүзләр җыелмасы бирелгән (салкын, яфрак, сары, кызыл, көн, җил, матур, көзге).Сез шул сүзләрне ике төркемгә бүлегез.  Әйдәгез бергәләп тикшерәбез.

  • Беренче төркемгә нинди сүзләр яздыгыз?
  1. Беренче төркем эшләрен укый. (Сыйфатлар)
  2.  Икенче төркем эшләрен укый. (исемнәр)
  • Ни өчен шулай бүлдегез? ( исем, сыйфат)
  • Ә хәзер әйдәгез бирелгән исемнәр һәм сыйфатлар белән сүзтезмәләр төзеп карыйбыз.
  • Шул сүзтезмәләрне кулланып  әлеге бирелгән рәсем буенча  җөмләләр төзегез.

                  Текст белән эшләү:

            -   Ә хәзер текст  укыйбыз. Игътибар белән тыңлагыз.

                 Менә көз җитте.Урманны бизәп, аланнарда балан, миләш куаклары балкып              утыра. Кошлар очып киткән, урман тын калган. Агачлар күлмәкләрен кигән, бәйрәмгә      әзерләнгән кебек, тезелешеп торалар. Рәхәт тә инде урманда!

(алтын, көзге, кызыл, күчмә, сары, көрән)

                 Менә алтын көз җитте. Көзге урманны бизәп, аланнарда кызыл балан, миләш куаклары балкып  утыра. Күчмә кошлар очып киткән, урман тын калган. Агачлар кызыл, сары, көрән күлмәкләрен кигән, бәйрәмгә әзерләнгән кебек, тезелешеп торалар. Рәхәт тә инде көзге урманда!

  • Беренче текст белән икенче текст нәрсә белән аерылып тора? (сыйфатлар)
  • Димәк сыйфатлар кирәкме?
  • Алар текстта ни өчен кирәк? Үз фикерегезне әйтегез.
  • Ә  хәзер  сез икенче текстны тагын бер тапкыр игътибар белән укыгыз һәм сыйфатларны истә калдырырга тырышыгыз. (1-2 минут бирелә)
  • Сезнең өстәлләрегездә карточкалар бирелгән, анда шул ук текст, ләкин сыйфатлар юк. Сезгә истә калганча, төшеп калган сыйфатларны дөрес урнаштырып язарга кирәк.
  • Ә хәзер әйдәгез бергәләп тикшерәбез. (Бер укучы укый)
  • Сезнең алдыгызда биремнәр бар, сыйфат темасы буенча белемнәрне тикшереп алабыз.

4. Тест эшләү

  1. Бу сыйфатлар предметның нинди билгесен белдерә: түгәрәк, озынча, шакмаклы.

а) төс                 б) тәм                  в) форма

  1. Бу сыйфатлар нинди дәрәҗәдә: зуп-зур, иң олы, җылының җылысы.

а) гади     б) чагыштыру         в) артыклык        г) кимлек

  1. Бу сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән: Бүлмә якты. Төн караңгы.

а) ия            б) хәбәр                 в) аергыч              г) хәл

  1. Бу сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән: Әлфия матур бии. Алмаз җитез атлый.

а) ия               б) хәбәр                 в) аергыч                г) хәл

  1. Бу сыйфатлар нинди җөмлә кисәге: Ямьле җәй җитәр. Аяз көннәр тора.

а) ия          б) хәбәр                 в) аергыч                      г) хәл  

  1. Бу сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди: кояшлы көн, язгы иртә, күңелсез чак, кисек бау.

а) тамыр      б) ясалма             в) кушма            г) парлы

  1. Бу сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди: уенлы-көлкеле кичә, иләс-миләс уй, зур-зур шәһәрләр.

а) тамыр     б) ясалма           в) кушма           г) парлы

  1. Бу сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди: эчпошыргыч фильм, беркатлы кеше, эчкерсез бала.

а) тамыр         б) ясалма            в) кушма                   г) парлы

  1. Бу нинди сыйфатлар? Ярлы, хәерче, фәкыйрь. Саф, пакъ, керсез, чиста.

а) омоним         б) синоним          в) антоним          

  1. Бу нинди сыйфатлар? Эшчән-ялкау. Ачы-төче. Чирле-сәламәт.

а) омоним               б) синоним            в) антоним

Эшләрне башкардыгыз,тикшерегез,билгеләр куегыз.

Контроль тестның дөреслеген тикшереп үтик:

  1. – в      
  2. – в
  3. – б                               Хатасыз эшкә –“5”ле
  4. – г                                1 – 2 хатага    - “4”ле
  5. – в                                3 – 5 хатага   - “3” ле
  6. – б
  7. – г
  8. – в
  9. – б
  10. – в

5.Өй эше. Сыйфатлар белән 3 җөмлә язып килергә.

6.Йомгаклау:

Без бүгенге дәрестә нәрсәләрне кабатладык?

Нәрсәләр эшләдек?

Нәрсәләр сезгә ошады?

Сезнең өстәлегездә кояш һәм болыт рәсемнәре бирелгән.Үзегезнең кәефегезгә туры килгән рәсемне күрсәтегез. Дәрестә барыгыз да яхшы эшләдегез, рәхмәт.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт, сау булыгыз.

2.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка урока по теме «Разработка проектов в системе программирования Visual Basic»

Данный урока проводился в группе первокурсников техникума.Тип урока: комбинированный, использовался контроль знаний, закрепление практических навыков. На уроке использовались разноуровневые задания.Це...

Разработка урока в 9 классе по обществознанию. Тема: Право. Разработка урока в 9 классе по истории. Тема: "Всё для фронта! Всё для победы!"

Разработка урока в 9 классе по обществознанию. Тема "Право". Урок проводится на основе програмированной технологии.1 шаг: информативность-учащиеся получают определенные знания по данному вопросу.2 шаг...

методическая разработка урока биологии в 6 классе по теме "Движения живых организмов" и презентация к ней. Методическая разработка урока биологии в 6 классе по теме "Дыхание растений, бактерий и грибов" и презентация к ней.

Методическая разработка урока с поэтапным проведением с приложениямиПрезентация к уроку биологии в  6 классе по теме "Почему организмы совершают движения? ".Методическая разработка урока с поэтап...

Разработка урока по теме "Кто Вы, господин Чичиков? (урок-исследование). К разработке прилагается информационная карта

Разработка урока по теме "Кто Вы, господин Чичиков? (урок-исследование). К разработке прилагается информационная карта...

Методическая разработка урока "Амины. Анилин", Методическая разработка урока "Многоатомные спирты"

Урок, разработан для учащихся 10 класса, обучающихся по базовой программе. Учебник "Химия 10" О.С. Габриелян.Урок, разработан для учащихся 10 класса, обучающихся по базовой программе. Учебник "Химия 1...

Методическая разработка по теме "Разработка урока немецкого языка согласно ФГОС. Тип урока: комбинированный"

Переход на ФГОС позволил переориентировать усилия гигантского преподавательского состава страны с традиционного узкопредметного обучения (предметные результаты) одновременно и на развитие каждого обуч...