Разработка урока по теме: Саннар тормышы
план-конспект урока на тему

Гаязова Айгуль Нильсоновна

Разработка урока по теме: Саннар тормышы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sannar_tormyshy.doc90.5 КБ

Предварительный просмотр:

Гаязова Айгөл Нильсон кызы

Түбән Кама муниципаль районы Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиянең  туган тел  hәм әдәбияты укытучысы

Тема:     Саннар тормышы

Максат:  Сан темасын йомгаклаү, гомумиләштереп кабатлау;

        бу теманы ничек үзләштерүләрен тикшерү, алган белемнәрен бәяләү;

        сөйләм телен үстерү, иҗади мөстәкыйль эшләүләренә, логик фикер йөртә                             белүләренә ирешү;

        газета – журналлар укуга кызыксыну уяту;

          әдәбият, сәнгать өлкәсендәге күренекле даталарны искә төшерү;

укучыларда халык педагогикасы үрнәгендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы: Катнаш

Методик алымнар: Сөйләм, өлешчә эзләнү, күргәзмәлелек, мөстәкыйль әш.

Интерактив тактада: Гаяз Исхакый,Фәнис Яруллин hәм Каюм Насыйри портретлары, газета – журналлар күргәзмәсе, “Сабантуй” рәсеме.

Күргәзмә әсбаплар:карталар (белемнәренә карап төзелгән), карточкалар. Нәүрүз кыз.

Укытучы тәрәзә янында Габдулла Тукайның яз турында табышмак – шигырен укый.

  • Боз һәм кар эрде,

     Сулар йөгерде;

          Егълап елгалар,

          Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт?

Йә, әйтеп кара.

Г.Тукай

Балалар

- Бу яз була.

Шул вакыт яшел күлмәк кигән (татар кызы киеменнән) Нәүрүз керә

Укытучы:

  • Зифа буйлы, кара чәчле.

          Коңгырт күзле шушы кызның

          Исемнәре ничек икән.

          Әйдә әле, әйтегез!

Укучылар:

“Нәүрүз!”, “Нәүрүз!”,

Нәүрүз:

- Әссәламегаләйкем, дуслар!

Укучылар:

  Әссәламегаләйкем.

Нәүрүз:

    Сезнең мәктәптә “Саннар тормышы” дигән темага дәрес була икән. Мин дә бу дәрестә катнашырга уйладым.

         Бу кем булыр дисезме?

         Мартның 21-22 сен күрсәтүче сан буламын

         Сүз төркемнәре рәтендә-

         Мин өченче торамын.

         Саналмыштан алдан килсәм,

         Мин аергыч буламын.

         Саналмышсыз килгән чакта

         Килеш, тартымда төрләнәм,

        Исемләшәм һәм җөмләдә

        Төрле кисәк буламын.

        Мине ничек тикшерергә,

        Өйрәнегез дәрестә.

        Тырышлык һәм зирәклек.

        Юлдаш булсын һәр эштә.

Укытучы:

- Әйе, балалар, безгә кунакка, көн белән төн тигезләшкән чакта үткәрелә төрган халыкның язгы бәйрәм  герое Нәүрүз – мартның 21-22 нче көне килгән. Әйдәгез әле, укучылар, 21-22 нче көн дигәнне тикшереп алыйк.

Укучылар:

21-22 нче көн, - 21-22 нче – сан, тәртип саны, парлы сан, көн саналмышы алдыннан килә, төрләнми, җөмләдә аергыч.

Нәүрүз:

- “Саннар” шәһәренә сәяхәт итү өчен мин сезгә юллама алып килдем, ләкин анда кайсы – нинди сүз төркеме сан дип атала дигән сорауга җавап бирергә, яки санның билгеләмәсен әйтергә диелгән.

Укытучы:

- Балалар, санның билгеләмәсен искә төшерик әле.

Укучылар:

Җавап

Нәүрүз:

- Юлламаны рәхим итеп алыгыз. Хәерле юл сезгә, уңышлар.

Укытучы:

- Укучылар, юлламабыз кулыбызда. “Саннар” шәһәренең картасы үзегездә. Без шул шәһәр буйлап сәяхәт итәрбез һәм картаны тутыра барырбыз. Сәяхәт вакытында “Саннар” темасын кабатларбыз.

Картаны ничек тутыру аңлатыла, җавапларны картага кагандаш белән генә тутыру искәртелә.

Укытучы:

(Карточкалар кесәдә)

- Әйдәгез инде “Саннар” шәһәренә керәбез. Хәзер без “Сан” һәм “Саналмыш” урамнары буйлап барабыз. Бу урамнарда ниндидер бәйрәм бара. Әгәрдә кесәдәге карточкалар белән эшне үти алсагыз, нинди бәйрәм икәнен белерсез.

Сүзләрне картага карандаш белән язалар, Гаяз Исхакыйның һәм Фәнис Яруллинның юбилей бәйрәмнәре икәнен ачыклыйлар.

Укытучы:

- Укучылар, сәяхәтебезне дәвам итәбез. Хәзер “Тамыр”, “Кушма”, “Тезмә”, “Парлы” урамнарын үтеп “Ясалыш” мәйданына килеп җитәргә кирәк. Ләкин бу урамнарда “Кем тизрәк” ярышы бара. Без дә бу ярышка кушылып берәр сан язып калдырырга тиешбез. Кем тизрәк “Ясалыш” мәйданына килеп җитәр икән. Башладык.

Балалар һәр бер урамга берәр сан язалар.

Укытучы:

- Балалар, менә без “Ясалыш” мәйданында. Монда пресс-конференция бара.

Сүзлек өстендә эш. Алдан ук тактага язып каплап күелган була.

Балаларның бер өлеше җурналистлар, бер өлеше – хәзмәткәрләр. Җурналистлар газета – җурналлар куелган өстәл артына барып утыралар һәм сораулар бирешә башлыйлар.

“Әллүки” мәктәп дивар газетасы журналисты.

-Безнең “Әллүки” газетасы быел нинди юбилеен үткәрде?

-10 еллык юбилеен.

-Ун – нинди сан?

-Микъдар саны

“Ялкын” журналы журналисты

-“Ялкын” журналы бик әйбәт журнал. Аның 12 санында да укучылар яратып укый торган “Кырык тарма”, “Остаханә” рубрикалары бар. Язылмыйча калган булсагыз соң түгел әле, язылсагыз – үкенмәссез.

- 12 саны нинди сан?

-Кушма сан.

Укытучы:

- Сезнең газетаның тиражы зурмы?

“Көмеш кыңгырау” газетасы журналисты

- Тираж елдан – ел күбәя бара. Хәзер 1610 данә.

Укытучы:

-1610 саны нинди сан?

Укучылар:

-Тезмә сан.

“Сабан туй” газетасы җурналисты.

-Балалар, сыйныфыгызда безнең газетага ничәү язылдыгыз:

- 3-4 укучы

Укытучы:

-3-4 нинди сан?

- Парлы сан

Укытучы газетага язылуга өнди, бер журналист мәкалә яза, калганнар “Синонимнар” тукталышына китә.

Укытучы:

- Хәзер “Синонимнар” тукталышына китәбез. Бу тукталышта безгә табышмак язып калдырганнар. Җавабын табарга һәм саннарны синонимнары белән алыштырырга.

Алдан язылган була.

Бер тирәк,

Унике ботак,

Һәр ботакта 4 сабак.

Һәр сабакта  7 яфрак.

Бер ялгыз, ел 12 ай,

12 ай – 30-31 көн,

4 атна – атна – 7 көн

7 тәүлек – 24 сәгать.

Җурналист мәкаләсен укый

-Бүген, ягъни атнаның өченче көнне, сәгать 11 нче яртыда

 6 “А” сыйныфында пресс-конференция булды. Анда төрле газета-журналларның журналистлары катнашты. Конференциядә журналистлар хезмәткәрләр белән фикер алыштылар. Конференция уңышлы утте.

Укытучы:

-Атнаның өченче көне – чәршәмбе.

-11 нче яртыда 10 сәгать 30минутта.

Укытучы:

- Балалар, сез бу эшне дә башкара алдыгыз. Инде сәяхәтебезне дәвам иттереп “Сан төркемчәләре” проспектына (зур киң урам) юл тотабыз. Ул проспектта “Сабан туе” бәйрәме бара. Менә аның рәсеме. Рәсемне яхшылап карагыз. Ул сезгә хәтер диктанты язарга ярдәм итәр.

Диктант тактага язып каплап куелган, ачасың укучылар укыйлар, диктант тагын каплана, бабалар аерым кәгазьгә диктантны язалар. Диктант җыеп алына. Тактадагы диктант тагын ачыла һәм картага тутыртасың. Җыю саны буш кала.

 Сабан туе

 25 нче июнь көнне сабан туе бәйрәме булды. Бәйрәмгә кешеләр икешәрләп тә, өчәрләп тә килделәр. 2 кыз су ташу ярышына катнашты. Тагын 15 ләп ярыш оештырылды. Бәйрәм күңелле үтте.

Укытучы:

- Балалар, безнең “Җыю” урамыбыз буш калган бит. Әйдәгез, без аны ял итә - итә тутырыйк әле.

Физминут:

  • Берәү, икәү, өчәү, дүртәү
  • Бишәү генә шикелле.
  • Бүген ничәле алырмын
  • Аңлатуы икеле.
  • “4”, “5” булыр әле
  • Шулаерак шикелле.

Укытучы:

- Инде без “Искәрмә” мәйданчыгына җиттек. Монда сан төркемчәләренең татар һәм рус телендәге охшашлыкларын, аермалыкларын искәртеп үтик.

- укучылар җавабы

Укытучы:

-Балалар, хәзер без сезнең белән “Әдәплелек” мәйданында. Нәрсә соң ул әдәплелек?

(укучылар җавабы)

Укытучы:

Укучылар карталарыгызны карагыз әле, мәйданнан соң төрле – төрле юллар. Алар җөмләдә нәрсәне аңлаталар:

Укучылар җавабы:      ия,          хәбәр

Укытучы:

Ләкин бу юлларны болай гына үтеп булмый.  Безгә ярдәмгә “Уналтынчы тәрбиясе” белән күренекле педагог  Каюм Насыйри килгән.

Каюм Насыйриның 56 нчы тәрбиясе укыла hәм аңлатыла.

                             56 нчы тәрбия.

Эшнең ахырын фикер кыйлып вә уйлап эш кыйлган кеше бәла вә кайгы күрмәс.

Укытучы:

-Шул ук мәгънәне аңлатучы нинди мәкаль бар?

7 кат үлчә, 1 кат кис.

Укытучы:

-Менә,балалар,безнең сәяхәтебез тәмамланып килә.

Йомгаклау:

-Бүгенге дәрестә нинди сүз төркемен кабатладык?

-Сан нәрсәне белдерә hәм нинди сорауларга җавап булып килә?

-Саннар ничә төркемчәгә бүленә?

-Ясалышы ягыннан ничә төргә бүленәләр?

-Саннарның синонимнарын әйтегез?( 1/4 - чирек, 100 ел-гасыр)

-Саннарның җөмләдәге кулланышы?

а)Саналмыш алдыннан килсә җөмләдә аергыч була,төрләнми.

б)Саналмышсыз килсә исемләшә,килеш hәм тартым белән төрләнә.

Укытучы:

-Сәяхәтебез тәмамланды.Сәяхәттә актив катнаштылар .......

Хәзер карталарны тапшырырсыз,тикшереп билге куярмын.

(Көндәлекләренә билгеләр куела)

Укытучы:

-Ә хәзер,укучылар,мәкальне төзик әле.

Эш беткәч,уйнарга ярый!

Укытучы:

-Дөрес,балалар,эшегез бетте,инде ял итәргә була.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка урока по теме: Методы решения задач по теме «Системы счисления» в различных средах.

Урок можно использовать при повторении  курса информатики в 11 классе,  учащимся предлагается вспомнить алгоритмы перевода чисел из одной системы счисления в другую, работу в среде эле...

Методическая разработка урока по теме «Разработка проектов в системе программирования Visual Basic»

Данный урока проводился в группе первокурсников техникума.Тип урока: комбинированный, использовался контроль знаний, закрепление практических навыков. На уроке использовались разноуровневые задания.Це...

Методическая разработка урока по теме «Тема, идея, проблема текста».

Как показал опыт, при сдаче ЕГЭ по русскому языку в написании сочинения (часть С) у учащихся возникают затруднения именно в выделении проблемы пр...

Методическая разработка урока по теме "Вклад отечественных ученых в разработку учения о высшей нервной деятельности"

Тема «Высшая нервная деятельность.  Поведение. Психика.».Урок «Вклад отечественных ученых в разработку учения о высшей нервной деятельности».Цель урока:  освоение  учащимися знания о вк...

Разработка урока по теме "Кто Вы, господин Чичиков? (урок-исследование). К разработке прилагается информационная карта

Разработка урока по теме "Кто Вы, господин Чичиков? (урок-исследование). К разработке прилагается информационная карта...

Методическая разработка по геометрии (8 класс) по теме:  Разработка урока по теме "Параллелограмм".

План-конспект урока по геометрии для 8 класса.Урок разработан учителем математики Шунаевой Т.А. Тема урока: Параллелограмм. Решение задач.Цели урока Продолжить формирование умений решать задачи н...

Разработка урока по теме «Решение задач с помощью рациональных уравнений, применяя метод подобия. ( первый урок по теме)» (8 класс)

На уроке показано, как для решения задачи можно применять подобие треугольников.Данная разработка урока содержит технологическую карту....