Тукай безнең күңелләрдә
план-конспект урока

Хусаинова Гульназ Гаптрахмановна

Тукай иҗаты буенча интеграл дәрес

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon g.tukay_tormyshy_hm_izhaty_buencha_integral_dres.doc67.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:

(Интеграл дәрес)

Тема: Тукай безнең күңелләрдә

Максат:Бөек шагыйрь  Г.Тукайның  тормыш юлы һәм иҗатын күзәтү ясау.

Татар һәм инглиз телләрендә Тукай йөргән сукмакларны,аның исеме белән бәйле вакыйгаларны искә төшерү, кабатлау, ныгыту, иҗатына күзәтү ясау.

Иҗади эшләргә өйрәтү, фикерләү сәләтен үстерү,индивидуаль якын килеп, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү

Җиһаз:Тукай яшәгән авыл һәм шәһәр исемнәре язылган плакатлар

Портрет,шагыйрь сүзләренә язылган җырлар, аудио  язмалар, Әсәрләренә иллюстрацияләр  һәм рәсемнәр күргәзмәсе,

Әзме какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим,

        Азрак үстерде сыйпап тик маңгаемнан милләтем

        (Г.Тукай)

                 

Укытучы сүзе:Исәнмесез укучылар!

Укучылар:Исәнмесез,саумысез!

 Кәефләрегез ничек?

Укучылар:Иртәнге кояш кебек,туган телем Тукай  телен өйрәнергә дип килдек!

Инглиз теле укытучысы: Good morning, dear children! I’m glad to see you!

Укучылар: Good morning, dear teacher! We are  glad to see you!

Инглиз теле укытучысы: How are you?

Укучылар: We are fine, thank you. And you?

Инглиз теле укытучысы: I’m fine too, thank you.

Укытучы дәреснең темасы,максаты белән таныштыра,Алгатаба тыңланачак язма турын әңгәмәкорыла. (язма тыңлана)

Укытучы: Бу өзек Тукай язмышының кайсы чоры белән туры килә.?

  • Әлеге әсәрнең исемен атагыз.
  • Күренаш кайда бара
  • Тукайны нинди үзгәрешләр көтә
  • Тукай әлеге күренешләрне кайсы әсәрендә тасвирлый

Укучыларның җавапларын тыңлау,нәтиҗә ясау.

“Туган тел” җырының көе  яңгырый.

Укытучы: Укучылар,сез бу җырны бик яхшы беләсез.Нинди телләрдә җырлап күрсәтерсез микән?

Укучылар: Татар,рус, инглиз телләрендә.

Укытучы: Бу җыр безне нәрсәгә өйрәтә?

Укучылар: туган телне яратырга, онытмаска,аның рухи байлык буларак бик зур хәзинә  булуын искәртә.
Укытучы:Әйдәгез ,бергәләп, бу җырны татар телендә җырлап карыйк.

Инглиз теле укытучысы: You can sing this song in tatar very well.  Let’s  sing it in English. First of all we have to repeat song’s words after me. Good of you!

Укучылар татар, инглиз телләрендә җырлап күрсәтә

Укытучы:Әйдәгез хәзер бөек шәхеснең үзе турында язып калдырган әсәрләрен искә төшереп үтик.Г.Тукай нинди жанрларда  иҗат иткән?

Укучылар:шигырь,поэма,әкият...

Инглиз теле укытучысы: What is the English for  шигырь,поэма,әкият,роман?

Укучылар: a poem, a story, a fairy-tale, a novel.

Инглиз теле укытучысы: Exellent!

Укытучы: Һәр кешенең  үз  язмышы булган кебек  Г.Тукай да үзенчәлекле  һәм  бик фаҗигале тормыш  юлы узган .Хәзер без  сезнең     белән  шагыйрь узган юллар буйлап сәяхәткә чыгарбыз.

 Укучылар :Кушлавыч, Сасна,  Кырлай,Өчиле ,Казан, Җаек  дигән атамаларны кычкырып укып күрсәтәләр  күргәзмә әсбапларга таянып , инглиз телендә укытучы ярдәме белән кабатлап  чыгалар.

Укытучы:”Исемдә калганнар”нинди әсәр?,

Өйгә эшләрне  тикшерү.  I төркем  татар телендә,   II  төркем  инглиз телендәавтобиография язып килергә иде. 

Укучылар:Автобиографик  характердагы  әсәр.

Укучылар татар һәм  инглиз  телләрендә  автобиографияләрен  укып  күрсәтәләр.

 Инглиз теле укытучысы  Төркемнәрдә  I  –II вариантлы  биремнәр    тәкъдим итә,эш тәртибен аңлатып бирә  Инглиз телендә язылган атамаларны шагыйрьнең тормыш юлына бәйле вакыйгаларга  тоташтыру , (бирем үрнәген өстәмә материалдан  карарга

Укытучы: Укучылар без Г.Тукай турында бик күп мәгълүмат алдык. Әйдәгез хәзер бергәләшеп ,белемнәребезне  тикшерик ,тест сорауларына җавап биреп үтик.

Төркемнәрдә тестлар чишү,дәрестә үтелгәннәрне гомумиләштерү.              

Йомгаклау:

Укытучы: Без бүген нинди дәрес уздырдык,нәрсәләргә  өйрәндек, дәрес сезгә ошадымы?

Укучылар:Бүген без ике телдә сөйләштек,  бөек шагыйрь  Габдулла Тукайның тормышын  һәм иҗатын  ике телдә сөйләргә өйрәндек,инглиз һәм татар телләрендә җырлар җырладык,   иҗади биремнәр һәм тестлар чиштек. Дәрес безгә бик ошады.

Билгеләр кую, укучыларның белемнәрен бәяләү, дәрескә нәтиҗә ясау.

Өй эше бирү: Татар һәм инглиз телләрендә крассворд төзеп килергә.

1.Tukay was born.

2. His mother Bibimamduda got married again and, leaving him with poor old woman Sharifa.

3 Sharifa and small Tukay went to his mother’s new home in village Sastna.

4. Sharifa died.

5.Tukay died.

6.Gabdulla’s mother died.

 7. Gabdulla’s father died.

8. He wrote his first poem.

9. He studied there.

 

СУЗЛЕК:

was born - туган

got married – кияугэ чыкты

poor – ярлы

went – киттелэр

village – авыл

died – улгэн

wrote – язган

first – беренче

studied - укыган

Хикэя - a story

Шигырь - a poem

Роман - a novel

Экият - a fairy-tail

Oh, my language, native language,

 you’re soul and you’re my heart!
Many things I’ve learnt in this life

 through this language, through my blood

Oh, my language, native language,

 you’re soul and you’re my heart!
Many things I’ve learnt in this life

 through this language, through my blood

.

was born - туган

got married –  кияугә  чыкты                poor – ярлы

went – киттеләр

village – авыл

died – үлгән

wrote – язган

 first – беренче  studied - укыган


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай-безнең күңелләрдә.

Тукай! Нинди бөек исем . Ул – безнең йөрәкләрдә. Бу исем , йолдыз кебек , нур чәчеп тора.Бөек шәхесебезнең туган көнендә башлангыч сыйныфлар белән үткәрелгән кичә үрнәге....

Урок тат.литературы в 8 классе "Тукай безнең йөрәкләрдә"

Урок тат.литературы для русскоязычных обучающихся 8 класса "Тукай безнең йөрәкләрдә"...

Тукай безнең күңелләрдә

Тукай безнең күңелләрдә. Внеклассная работа...

Тукай безнең күңелдә

5нче сыйныфта Г. Тукай иҗаты буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

Тукай - безнең күңелләрдә. Тамчы - шоу.

6-7 нче сыйныф укучыларының әдәбият фәне буенча белемнәрен тикшерү,балаларда Г.Тукай шигырьләренә кызыксыну уяту,иҗади сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү, үз халкың белән горурлану хисе уяту максатынна...

Тукай безнең күңелләрдә.

Тукай безнең күңелләрдә....

Габдулла Тукай- безнең күңелләрдә ( шигырьләр бәйгесе)

Г.Тукай нибарысы дистә елга якын гына иҗат иткән.Шушы вакыт эчендә ул татар халкының иң сөекле әдибенә әверелә....