Тапкырлар һәм зирәкләр. (викторина)
методическая разработка

Тапкырлар һәм зирәкләр. (викторина), 3 нче сыйныф.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tapkyrlar_hm_zirklr_viktorina.docx18.33 КБ

Предварительный просмотр:

Тапкырлар һәм зирәкләр  (викторина)

Максат: табышмакларны искә төшерү;

              укучыларның уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү;

              табигать белән кызыксыну, аңа сак караш тәрбияләү.

Җиһазлау:  рәсемнәр, сүзләр язылган карточкалар, ромашка рәсеме.

 

-  Укучылар, без бүген табышмаклар кичәсенә җыелдык. Кичәдә хайваннар, үсемлекләр, әйләнә - тирәбездә очрый торган башка әйберләр турында табышмаклар әйтелер. Барыгыз да игътибарлы булырсыз дип ышанам.

          Бездә бүген бәйрәм була-

          Табышмаклар кичәсе

          Белик әле, бу сыйныфта

          Кем икән иң зирәге?!

Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, нинди урын икәнен җавабын белгәч, әйтерсез.

          Кызарып җиләк пешә,

          Чикләвекләр өлгерә

          Санап бетереп булмый,

          Нәрсә соң ул кем белә? (Урман)

 Урманда нинди хайваннар яши икән?

          1. Җәен соры, кышын ак

            Аңа шулай яхшырак. (Куян)

          2. Җәен урманда патша

             Кышын кардан да аста. (Аю)

          3. Бернәрсә дә тегә белми,

              Энәләр тагып йөри. (Керпе)

          4. Нечкә билле,

              Көлтә койрыклы. (Төлке)

          5. Сорыдыр төсе,

              Үткендер теше,

              Урманда йөри,

              Бозаулар эзли. (Бүре)

“Ромашка” уены.

Ромашка таҗларына табышмаклар язылган.

  1. Үсә койма буенда

Гел чагудыр уенда.

Уты да юк – яндыра,

Корт чаккан эз калдыра. (Кычыткан)

  1. Кечкенә генә йорт,

Эче тулы корт.( Кыяр)

  1. Түгәрәк – ай түгел,

Сары – кояш түгел,

Тәмле – шикәр түгел,

Койрыклы – тычкан түгел. (Шалкан)

  1. Кар түгел – ак,

Боз түгел – каты,

Тоз түгел – эри. (Шикәр)

  1. Үзе кып – кызыл, күлмәге ямь – яшел. (Карбыз)
  2. Чакырдылар, дәштеләр, барган идем – качтылар. (Яңгыр)
  3. Ап-ак булса да, кар түгел,

Тәмле булса, да бал түгел. (Шикәр)

“Тапкыр рәссам” уены.

Табышмак җавабының рәсемен ясарга.

  1. “Алма” дисәң дә алалар,

Нәрсә соң ул, балалар?  (Алма)

  1. Алмаш –тилмәш өч күз яна:

Яшел, сары һәм кызыл.

Урамда исән йөрергә

Булыша ул көнозын. (Светофор)

  1. Утырабыз урманда

Ап – ак эшләпә киеп,

Киптерә дә, кыздыра да,

Кешеләр безне җыеп. (Гөмбә)

  1. Кыш көне дә, җәй көне дә бертөсле. (Чыршы)

Табышмак төзү. Сүзләр язылган карточкалар бирелә. Кем тизрәк табышмак төзи.

 “Кем тизрәк?”  Мин сезгә табышмаклар әйтәм. Җавапларындагы сүзләр нинди әкиятләрдә очрый?

1. Көлтә-көлтә койрыгым

Селки-селки барамын.

Кетәкләргә кереп, мин

Тавык-чеби аламын. (Төлке)

2. Җәен соры, кышын ак

Шул ни булыр, әйтеп бак? (Куян)

3. Сорыдыр төсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Бозаулар эзли. (Бүре)

4. Мыеклы, сакалы юк,

Туны бар, чапаны юк,

Сыйпый аны һәммәсе,

Шуны ярата... (мәче)

Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КВН – зирәкләр һәм тапкырлар кичәсе

КВН – зирәкләр һәм тапкырлар кичәсе...

Тапкырлар һәм шаяннар клубы. 3 сыйныф

ТАПКЫРЛАР ҺӘМ ШАЯННАР КЛУБЫ Максат:          1.Өйрәнелгән белем һәм күнекмәләрне ныгыту....

Тапкырлар һәм зирәкләр ярышы.

Тема. Тапкырлар һәм зирәкләр ярышы. Максат: 1. Укучыларның алдагы сыйныфларда Татарстан темасы буенча алган...

Тапкырлар, зирәкләр бәйгесе

Укучылар арасында үткәрелгән ярыш-бәйге зур кызыксыну уята...

Тапкырлар һәм зирәкләр

5 сыйныфның рус төркеме...

Шаяннар һәм тапкырлар

8 нче сыйныф өчен...