"Батыр егет - ил күрке"
план-конспект урока (6 класс)

6нчы сыйныфта "Батыр егет - ил күрке" темасына дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbiyattan_bylneshle_soylm_usteru_drese_1_vosstanovlen.docx19.88 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәбияттан бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. 6нчы сыйныф

Тема: Батыр егет - ил күрке

Максат:1.Батырлык төшенчәсенә аңлатма бирү. Батыр кешеләр турында сөйләшү.

2.Укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү, аларда матур әдәбият белән кызыксыну уяту.

3.Балаларда матур итеп яшәү теләге уяту.

Җиһазлау: Ф.Яруллин, М.Җәлил, Ф.Кәрим сүзләре язылган слайдлар, китаплар күргәзмәсе, ”Хәтер-мәңгелек” стенды.

Дәрес барышы.

Оештыру моменты.

-Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн. Әдәбият дәресен башлыйбыз. Дәресебезнең темасы - “Батыр егет-ил күрке”.

1.Яңа белеем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Дәрескә эпиграф итеп Ф.Яруллин сүзләрен алдык:

“Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзеңаччакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле-төрле булган кебек, батырлык та күптөрле шул”.

-Укучылар, ә сез батырлык төшенчәсен ничек аңлыйсыз? Нинди кешеләргә батыр кешеләр дип әйтәбез?

-“Батырлык күп төрле”,-ди Ф.Яруллин. Нинди батырлыклар эшләргә мөмкин?

Батырлыкны кайда, кайчан эшләргә була?(сугышта да, тыныч тормышта да)

-Әйе, дөрес әйтәсез, укучылар. Ә хәзер Элина М.Җәлилнең “Батырлык турында” шигырен сөйләп күрсәтер.

-Укучылар, бу шигыре белән автор нинди фикер әйтә?(Ил батырларны онытмый, гомер озынлыгы ирлектә, батырлыкта, ди)

-Без Г.Әпсәләмовның нинди әсәре беләнтаныштык?(“Миңаунтугызяшьиде»)

-Әсәрнең төп герое кем?(Малик)

-Малик нинди сыйфатларга ия? Ул сугышта нинди батырлыклар күрсәтә? (Укучылар сөйли)

-Сугышта илебез бик күп кешесен югалтты. Алар арасында Малик шикелле әле дөньяны күрергә өлгермәгән 19-20 яшьлек егетләрдә бар иде. Җиңү миллионнарча корбаннар исәбенә яуланды.

-Укучылар, сезнең гаиләгездә сугышта катнашкан кешеләр бармы? Алар турында нәрсәләр сөйли аласыз?(Укучыларсөйли)

-Безнең Татарстан егетләре, кызлары Бөек Ватан сугышында бик күп батырлыклар күрсәткәннәр. Менә без сезнең белән татар гимназиясендә ”Дан” музеенда булдык. Музейда сез нинди мәгълүматлар алдыгыз? Тәэсирләрегез турында сөйләгез әле.(Укучыларны тыңлау)

-Безнең төбәктән дә бик күп геройлар чыккан. Кемнәрне беләсез?(Саныйлар)

-Укучылар, ә Бөек Ватан сугышында катнашкан нинди язучыларны беләсез? (М.Җәлил,Ф.Кәрим,А.Алиш,Г.Кутуй,Н.Дәүли,Г.Әпсәләмовһ.б.)

Экраннан М.Җәлил сүзләре укыла:

Батыр үлә,үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып.

Исмең калсын, үзең үлсәң дә,

Тарихларда укып ятларлык.

-Советлар Союзы Герое, каһарман шагыйрь М.Җәлил батырлыгы турында нәрсәләр беләсез? (Укучылар сөйли)

Җәлилчеләр турында әйтелә, аларның фотолары күрсәтелә.

-Әйдәгез,Ф.Кәримнең шигъри юллары белән дә танышыйк:

Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла.

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була.

-Автор нинди фикер әйтә? (Илен яраткан, аның өчен гомерен биргән батырлар мәңгегә халык күңелендә)

Фатих Кәрим турында тулырак мәгълүмат бирелә.

-Халкыбыз үзенең батыр улларын, кызларын онытмый. Алар халкыбызның йөрәгендә. Хәзер республикабызның һәр торак пунктында Бөек Ватан сугышында һәлак булганннарның берәм-берәм исемнәре барлана. Алар Татарстанның “Хәтер китабы”на теркәлә. Сугыш ветераннары безнең арадан китәләр. Аларның саны елдан-ел азая. Исәннәрнең кадерен белик, хөрмәтлик. Үлгәннәрнең каберенә эзне суытмыйк.

-Укучылар, Бөек Ватан сугышы һәм аның үлемсез каһарманнарына багышланган бик күп әсәрләр бар. (Китаплар күргәзмәсе белән таныштыра)

-Ә сезнең нинди әсәрләр укыганыгыз бар? Нинди фильмнар карадыгыз? (укучыларсөйли)

-Укучылар, батырлыкны сугышларда гына түгел, тыныч тормышта да эшләргә мөмкин, дидегез. Ә тыныч тормышта нинди батырлыклар эшләп була? Бу турыда нинди китаплар укыганыгыз бар?

-Сезнең туганнар, дуслар арасында батыр исемен йөртерлек кешеләр бармы?

-Батырлык турында нинди мәкальләр беләсез?Аларны ничек аңлыйсыз?

2.Йомгаклау.

-Димәк,батыр буллу өчен нинди сыйфатларга ия булыргакирәк?(Саныйлар)

М.Җәлилнең “Бер үгет” шигырен тыңлыйк.

-Автор нәрсә әйтергә теләгән? (Гомереңне файдалы үткәр,илгә кирәкле кеше бул)

-Бервакыт Ю.Гагарин мәктәп балалары белән очрашкан вакытта болай дип әйтә: ”Күзләрегездән күреп, сизеп торам. Сез миңа карап сокланасыз, көнләшәсез. Ә беләсезме, балалар, сезгә карап мин дә көнләшәм. Чөнки сезнең барысы да алда әле.”

-Әйе,барысы да алда әле. Мин сезнең кыю, батыр, илебезгә файдалы кешеләр булып үсүегезне телим. Тыныч тормыш батырлары булыгыз. Батырлыкта-матурлык. Матур булыгыз.

3.Өйгә эш.

Түбәндәге темаларның берсенә сочинение языгыз:

1.Мәңгелек ут янында уйланулар.

2.Геройлар үлмиләр.

3.Батыр егет - ил күрке.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие "Татар егете-2011"

Данное мероприятие проводилось в рамках  Регионального семинара с участием Ульяновской областной татарской молодежной организации «Союз татарской молодежи». ...

Мин бит. татар егете!

Это внеклассное мероприятие для  5-7 классов....

Исследовательская работа - презентация "Вехи Памяти" к уроку тат.литературы в 7 классе "Батыр егет-ил курке"

Исследовательская работа - презентация " Вехи Памяти"к уроку татарской литературы в 7 классе "Смелый джигит - радость страны" Использование местного материала об участниках Великой Отечественной войны...

6 нчы сыйныф өчен әдәбияттан дәрес эшкәртмәсе."Батыр егет-ил күрке".(Бәйләнешле сөйләм үстерү)

6 нчы сыйныф өчен бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе."Батыр егет-ил күрке"....

“Татар егете” конкурсы.

“Татар егете” конкурсы....

"Татар егете - ил бөркете" бәйгесенең сценарие

Кич утыру формасында оештырылган бәйге....

"Татар егете, татар кызы" конкурсы өчен сценарий

quot;Татар егете, татар кызы" конкурсы өчен сценарий...