Интернат гүзәле - 2013
методическая разработка (6 класс) по теме

Шавалиев Ленар Зуфакович

Разработка внеклассного мероприятия

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл internat_guzle-2013.docx24.07 КБ

Предварительный просмотр:

“Сәләтле балалар өчен гуманитар

гимназия-интернат”  ДАГУ

Интернат гүзәле – 2013

“Сәләтле балалар өчен гуманитар

гимназия-интернат”  ДАГУ

тәрбиячесе Ленар Шәвәлиев

Кем дөньяга кеше бүләк итә.

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар

Эретерлек гранит кыяны.

Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман якты, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлә,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме – ана, хатын-кыз!

Хәерле кич, хөрмәтле хатын-кыз укытучылар, кызлар, әниләр, килгән кунаклар! Сезнең барыгызны да язның беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә   озын гомер, нык сәламәтлек, тыныч, матур тормыш, шатлыклы, бәхетле көннәр телибез.

Без бүгенге кичәбезне  гүзәл һәм уңган кызларга багышлыйбыз. Кичәнең исеме дә "Интернат  гүзәле-2013” дип атала. Әлеге бәйгедә кызларыбыз тапкырлыкта, уңганлыкта, булганлыкта, чибәрлектә, җыр-биюгә осталыкта  көч сынашырлар.

       Ә хәзер кызларыбызны залга чакырыйк. Рәхим итегез кызлар.

     ( кызлар музыка астында тезелеп басалар, күкрәкләренә номерлар беркетелгән)

       Хөрмәтле дуслар! Һәр очрашу танышудан башлана. Менә шул дулкынландыргыч минутлар килеп тә җитте. Иң элек без бүгенге бәйгене бәяләячәк жюри әгъзалары белән танышып китик:

1)________________________

2)________________________

3)________________________

Рәхим итеп  үз урыннарыгызны  алуыгызны  сорыйбыз.

           Жюриның гадел булуын, ә тамашачыларның кызларны яратып алкышлауларын җәлләмәүләрен телибез.

          Шулай итеп, бәйгенең беренче бүлеген башлыйбыз. Ул "Таныш булыйк” дип атала.

         Хәерле сәгатьтә! Башладык!  Таныш булыйк!

  1. Танышу  ( тышкы кыяфәткә, сөйләм культурасына зур игътибар бирелә)
  2. Шигърият дөньясында.

Кызлар шигырь тыңлый

 Шигъриятне

Яратырлар икән шул хәтле.

 Яраталар алар Есенинны

Яраталар алар Зөлфәтне.

             Кашын җыерып бер кызыкай

             -Шигырь,- диеп көлгән була

            -Подумаешь, важность - диеп

             Эре генә йөргән була.

Әй, чибәркәй, югалтасың

Бу дөньяның ярты ямен,

Елар идең,  көләр идең

Әгәр сизсәң шигырь тәмен.

   Безнең кызларыбыз, әлбәттә, шигырь тәмен белүчеләр.Чираттагы ярыш белән шигърият дөньясына керербез. Мин сезгә танылган шагыйрьләребезнең шигъри юлларын укырмын, сез аларны дәвам итәрсез. Аның исемен, авторын әйтерсез.

1. Әйдәле, маэмай, өйрән син...

Арт аягың берлә тор...

 (Г. Тукай, “Кызыклы шәкерт”).

 

2. Җырларым, сез, шытып йөрәгемдә

Ил кырында чәчәк атыгыз...

 (М. Җәлил. “Җырларым”).

 

3. Иртәңге таң нурыннан

Уянды ромашкалар.....

 (М. Җәлил. “Ромашкалар”).

 

4. Нәкъ Казан артында бардыр

бер авыл – Кырлай, диләр.

Җырлаганда көй өчен тавыклары

Җырлай, диләр.

(Г. Тукай “Шүрәле”).

            5. Көннәр якты булсын өчен,

            Йокы татлы булсын өчен...                                          

                                                                                                        (Р. Миңнуллин. "Әни кирәк”).

            6. И туган тел, и матур тел,

            Әткәм-әнкәмнең теле!...

                                                                                                                   (Г. Тукай. "Туган тел”).

            7. Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,

            Сөн суында юган иң элек....

(Р.Миңнуллин “Әнкәй”)

 III.    Өй эшен тикшерү  (һәр катнашучы үзенең әзерләнгән концерт номерын күрсәтә)

IV.     “Иң игьтибарлы кыз” бәйгесе (тартмадагы әйберләрне алып баручы берничә секундка күрсәтеп ала, катнашучылар аерым битләргә әйберләрне исемләп язып бирәләр)

V.      "Ак алъяпкыч билләрдә”.  Татар хатын-кызлары  кунакчыл, тырыш, эшчән, кайчак -  шук, шаян, кирәк чакта өлгер, җитез, булдыклы бит алар.

Бәйгебезнең бу өлешен "Ак алъяпкыч билләрдә” дип атадык. Ни дисәң дә хатын-кыз хезмәте – алъяпкычтан башлана. Гомер буе ашлы-сулы яшәүнең сере изге йолаларыбызның үтәлүеннән түгелме соң?          

Безнең кызларыбыз кичәбезгә тантаналы бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта да яратып ашала торган ризыклар белән килгәннәр.Бу осталыкка аларның кайсысы  әбиләреннән, кайсысы әниләреннән  өйрәнгәннәрдер.  Кызлар, сезгә сүз бирәбез (өйдә пешереп алып килгән ризыклары турында сөйлиләр)

VI.   “Пантомима”.  Бераз артистлык сәләтен дә тикшереп алыйк. Хәзер пантомима күрсәтү. Без сезгә имтихан  биргәндәге кебек билетлар әзерләдек.  Билетларга кемгә нәрсә күрсәтергә  икәнлеге язылган.

1. Фигуралы шуу

2. Идән юуу

3. Токмач басу

4.  Җиләк җыю

5. Кайнар чәй эчү

6. Кортлы алма ашау

7. Сыер саву.  

Концерт номеры.

VII.   Сәдәф тагу бәйгесе  (Әзер тукымага сәдәфләр тагу, тизлеккә һәм сыйфатка игътибар итәргә)

 Концерт номеры

VIII.   Җырны таны.

IX.     “Иң ягымлы кыз” конкурсы. (Әниләренә котлау открыткалары язу)

Тамашачыларга сораулар:

1.Тиленең сикерү биеклеге  (тигәнәк)

2.Ямаулык сораучы   (хәерче)

3.Бер айлык әйбер  (байлык)

4.Китәсе кыздан куркучы  (пумала)

5.Кулдагы кош   (чыпчык)

6.Капчыкта ятмас   (без)

7.Өлешкә тигән әйбер (көмеш)

8.Туйда биюче  (тукмак)

9.Сөйдергеч һәм биздергеч  (тел)

10.Арты юеш, үзе ач   (балыкчы)

11.Тишектән көлүче  (ертык)

12.Вакытлар белән табылучы асылташ (якут)

13.Җәяүлегә авыр әйбер  (янчык)

14.Авырткан баш тарагының материалы  (тимер)

15.Агачыннан ерак төшми   (алма)

16.Гаилә муены  (хатын)

17.Башыннан черүче  (балык)

18.Көзен саналучы  (чебеш)

19.Ил төкереге (күл)

20.Ачны аңламаучы (тук)

21.Кеше бакчасына очкан  әйбер  (таш)

22.Бала күңеле төшкән җир  (дала)

23. Японнарның матур тавышлары өчен өйдә тоткан хайваннары ( бака )

24. Чәйнең туган  иле  ( Кытай )

 (бәйгедә катнашучы кызларның котлаулары укыла һәм шуңа бәйләп башка балалар да әниләренә әзерләгән бүләкләрен тапшыралар)

X.    “Иң зирәк кыз” конкурсы   (Гөл... иҗеге белән башланган кызлар исеме язу)

Концерт номеры

XI.   “Язны каршылап”  бәйгесе. Мода күрсәтү (заманча, уңайлы шул ук вакытта эстетик яктан матур булган киемнәргә игътибар ителә; нинди максатка яраклы итеп киенү ирекле (кичке күлмәк, дискотекага барырдай, урамда йөри торган...))

Кызлар әзерләнгәндә концерт номеры

              Күзләреңнең каралыгын

          Шомыртлардан алдың мәллә?

          Су буенда гына үскән

          Зифа  талдай синең гәүдәң.

         Үкчәләрең җырын тыңлап,

         Хыялларга бирелеп китәм.

         Әй, син, горур татар кызы!

         Кем бар тагын синдәй бүтән? – дип язган бит шагыйрь дә безнең кызлар турында.

         Ә хәзер балларны белү һәм аерым номинацияләрдә бүләкләү өчен сүзне жюрига бирәбез. Рәхим итегез.

                           "Иң уңган кыз”

                           "Иң чибәр кыз”

                           "Иң сөйкемле кыз”

                           "Иң зирәк кыз”

                           "Иң тыйнак кыз”

                           "Иң шаян кыз”

                           "Мәктәп гүзәле-2011”

                 Бүләкләү.

       Борчулары, мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән "Интернат гүзәле” бәйгесе үтеп тә китте. Әмма  аның чаткылыры хәтерләрдә озак сакланыр. Кызларыбызга безнең күңелне ачканнары, ял иттергәннәре өчен рәхмәт белдерәбез, аларга укуларында уңышлар, сәламәтлек, шатлык һәм бәхет телибез.

   (Муз. астында кызларны чыгару)

          Кояш балкып торсын баш очында

          Ай сакласын җирнең йокысын,

          Ишекләрне кара төннәрдә дә

          Тик шатлыклы хәбәр шакысын.

                  Юллар туры, еллар тыныч булсын

                  Кояш сипсен бетмәс җылысын,

                  Еллар алып килсен һәммәбезгә

                  Бәхетләрнең иң-иң олысын.

  Хөрмәтле тамашачылар игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Тагын бер кат якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Кичә дискотека белән дәвам итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План воспитательной работы школы-интерната на 2012-2013 учебный год

Представлен общешкольный план воспитательной работы на учебный год по основным направлениям воспитательной работы школы....

Комплексная программа психолого-медико-социально-педагогического сопровождения детей с ограниченными возможностями здоровья I, II и V вида в условиях специальной (коррекционной) общеобразовательной школы – интерната на 2013 – 2014 учебный год.

Специалисты МСПП сопровождения нашего ОУ, находятся в постоянном творческом поиске, и каждый год корректируют  направления и составляющие работы  с учетом модернизации образования. Программа...

Анализ работы ШМО школы-интерната №2 г.Жигулёвска Самарской области за 2012-2013 учебный год

Материал отражает аналитику работы учителей естественно-гуманитарного цикла за 2012-2013 учебный год, рекомендации и предложения по улучшению работы. ...

План работы службы ГКОУ РО школы-интерната VIII вида с. Развильное по социальной адаптации и сопровождению выпускников из числа детей-сирот, и детей, оставшихся без попечения родителей на 2013-

В ГКОУ РО  школе-интернате VIII вида создана служба социальной адаптации и сопровождения выпускников лиц из числа детей-сирот и детей, оставшихся без попечения родителей, государственного казенно...

Доклад - «Социализация личности ребенка с ограниченными возможностями здоровья через практико-ориентированное агротехнологическое направление школы-интерната» (2013 г.)

В Горковской специальной (коррекционной)  школе – интернате обучаются 80% воспитанников  из числа коренной национальности, а так же дети – сироты дети, оставшиеся без попечения родителей.Явл...

Анализ работы социального педагога ОГОУ "Специальная (коррекционная) школа-интернат №6" г. Нижнеудинска в 2013-2014 учебном году

Анализ работы социального педагога организации для детей-сирот и детей, оставшихся без попечения родителей...

«Формирование ЖУН у учащихся с ОВЗ в младшем звене в условиях школы-интерната 2013-2015учебного года»

Занятия по формированию ЖУН направлены на практическую подготовку детей к самостоятельной жизни труду, на формирование у них знаний умений, способствующих социальной адаптации, на повышение уровня общ...