Тукай кичәсе
классный час по теме

Фаттахова Лениза Динависовна

Посвящается поэту Г. Тукаю

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukay_kichse.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

                              Күңелләрдә маяк булып балкый,

Тукай моңы, Тукай сүзләре

(Бөек шагыйрь Г. Тукайның туган көненә багышлана)

Максат:

- Г. Тукай тормыш юлы һәм иҗат юлы аша үз халкына, милләтенә хезмәт итүен, якты үрнәген бирү;

- Шагыйрь иҗатына хөрмәт, сөю уяту;

-  укучыларда шигърият белән кызыксыну тәрбияләү;

- сәнгатьле укырга өйрәтү;

- укучыларның белемнәрен тикшерү;

Җиһазлау: Г. Тукай портреты, Г. Тукай җыентыклары, магнитафон; интерактив такта, мультимедиа дисклары, укучыларның Г. Тукай әсәрләренә ясаган иллюстрацияләре.

Укытучы:

Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз Бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Бездә бүген сезнең белән халкыбызның талантлы улы искә алырбыз, аның әсәрләрен кабат яңартырбыз. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагы да куәтлерәк һәм тирәнрәк ачыла баруына төшенербез. Үзенең кыска гына гомере эчендә, гасырлар буе саклана алырлык, буыннан – буынга күчеп сөйләнерлек әсәрләр иҗат итә алган шәхес ул. Шагыйрь узган юл озын түгел. Аның төп яшәү урыннары – Кушлавыч – Сасна - Өчиле – Казан - Өчиле – Кырлай – Җаек һәм яңадан Казан. Шуңа карамастан, ул тормышның ачысын – төчесен җитәрлек татыган, аны үзенең әсәрләрендә һәрьяклап киң яктырткан. Сүзне укучыларга бирәбез

1 укучы 1886 елның 26 апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә Габдулла Тукай дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне Сасна мулласына кияүгә бирәләр.

2 укучы Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыкка вакытлыча асрамага калдыралар. Әнә шуннан шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана. (Сәхнәдә бәләкәй Апуш. Ул суыкта калтырап, Шәрифә карчыкның ишеген шакый.)

 - Әби, ач инде, аякларым туңа. (елый)

(Бөкерәеп беткән, таякка таянган Шәрифә карчык чыга.

  • И,  гонаһ шомлыгы! Катмассың әле. Нәрсә шыңшыйсың? Кер әйдә.

“Туган авыл” җыры  башкарыла

1 укучы Бераз соңрак Тукайны үз  әнисе яңа гаиләсенә алдыра. Ләкин бу рәхәт озакка бармый: әнисе дә вафат була. Габдулла дөм ятим кала. Сасна мулласы бу ятимне Өчилегә Габдулланың әнисенең атасына кайтарып бирә.. Монда исә үги әби, күп балалы гаилә.

“Үги әбинең алты күгәрчене арасында мин бер чәүкә булганга, мине еласам – юатучы, иркәләним дисәм –  сөюче, ашыйсым – эчәсем килсә  - кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр. Бары Саҗидә түти генә миңа мәрхәмәтле иде”, - дип яза Г. Тукай “Исемдә калганнар” ында

Өрә-өрә уйнап көчек керә. Ул уйный – уйный чирәмдә ауный. Артыннан Апуш керә. (“Кызыклы  шәкерт” шигыре сәхнәләштерелә)

2 укучы 1892 елда Тукай Сәгъди абзый гаиләсенә күчә.  Монысы – алтынчы оя. Оядан ояга күчеп җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга. Беренчедән, бәләкәй Габдулла монда башка урыннарга караганда озаграк яши, икенчедән Кырлай авылында ул үзенең киләчәк иҗаты өчен нигез булачак бик күп рухи байлык туплый.

Залдан сәхнәгә   шәкертләр күтәрелә. Төрткәләшеп алалар. Идәнгә утырып җырлыйлар. “Таз” шигыре сәхнәләштерелә

Күп яттык без мәдәрәсәдә,

Аңламадык бернәрсә дә;

Селкенмәдек, таш төсле без

Җилбер – җилбер җил бәрсә дә. (Габдулла кереп малайлар янына утыра. Таз малай керә. Аның бүреген алып ташлыйлар)

  • Әй, кояш чыкты! Кояш чыкты! (Казый керә)
  •  Бу нинди тавыш, бу ни эш?
  • Казый абзый! Безне сине кызган, һәр усаллык башы шул Таздан.
  • И кизү! Бар  тиз китер, ул кайсы Таз?

Мин башын кашыймчы ул Тазның бераз ( Таз малайны китерәләр)

  • Ят! Сузыл! И таз пәри

Талчыбыктан сез котылмассыз әли! (Таз малайны суктыралар, аркасында тавыш чыга. Хәйләли, казый абзый көлә)

Көй яңгырый. Залга күбәләк очып керә, бии. Биеп бетергәч, бер кыз бала күбәләкне тотмакчы була, куып йөри. (“Бала белән күбәләк” сәхнәләштерелә)

Шулвакыт залда  Шүрәле керә, кыз кача. Шүрәле бии, эзләнә, як – ягына карана.

  “Пар ат” көе. Ат туктаган тавыш. Биленә балта кыстырган Былтыр керә, туктап кала, аннары балта белән агач чабарга тотына. Шүрәле аның янына килә.

Шүрәле: Әй матур егет, әйдә кети – кети уйныйбыз. Син ни атлы?

Былтыр: Мин Былтырхан исемле булам.. Ә син кем?

Шүрәле: Ә - ә таныдым – таныдым. Синең  Былтыр исемле бабаң юк идеме?

Былтыр: Әйе, минем бабамның бабасы Былтыр исемле булган. Ә син аны каян беләсең? Тукта – тукта син, син Шүрәле мени? (артка чигенә)

Шүрәле:  Әйе, мин Шүрәле. Әйдә, кети – кети уйныйбыз.

Былтыр: (үзен тиз кулга ала, бабасының хәйләсен искә төшерә, тамак кырып сүзен башлый)  Я, ярый уйнарбыз. Син башта мине тыңла. Әнә бер бүрәнә ята. Башында ярыгы бар. Син бармагыңны шунда тык, и урман сарыгы.

Шүрәле: Ә юк инде, теге вакытта алданганым да бик җиткән. Бармакларым әле дә авыртып тора. Әйдә кети – кети  уйныйбыз. Кети – кети уйнасам сызлаулары басылыр сыман.

1 укучы Балалар, бигрәк кызганыч бит Шүрәле, әллә аңа ярдәм итәбезме? (балалар ярдәмгә килә) Балалар Шүрәленен уртага алып бииләр: Ачуланган турсайганАчуланган, турсайган

              Шүрәлене күр әле

              Онытырга вакыт инде

              Былтыргы үпкәләрне.

              Әй, Шүрәле, шүрәле,

              Безнең янга кил әле.

               Син яхшы бит, син әйбәт бит,

              Бергәләп көлик әле.

Шүрәле: Бигрәк озын кулларым,

               Күзләрем янып тора

               Килеш – килбәтемне күргәч,

               Көләсең килеп тора.

               Мин Шүрәле, Шүрәле,

               Чакыргач килдем әле

              Һәрчак шулай Шүрәлегә

              Булыгыз мәрхәмәтле  (Шүрәле чыгып китә)

2 укучы Уен – көлке, күз яшьләре белән Кырлай тормышы тәмамлана. 1894 елда Тукай Җаек шәһәренә - Газизә апасына китә.

 Ишеттем мин кичә берәү җырлый,

 Чын безнеңчә матур милли көй;

 Башка уйлар килә төрле – төрле, -

Әллә нинди зарлы, моңлы көй.

1 укучы: Җаек шәһәрендә Тукай шагыйрь  һәм журналист буларак үсеп җитә. Һәм тагын тормыш аны юлга чакыра.

Җыр Бәйрәм бүген. 5 класс укучылары башкара

2 укучы: Г. Тукай татар халкының бөек улы ул. Бу якты дөньяга яз килгән, яз киткән. 27 ел эчендә шулкадәр ерак киткән, без аны һаман куып җитә алмыйбыз, ул һаман алда, һаман безне өйрәтә, безне укыта...

“Эшкә өндәү” шигыре сәхнәләштерелә

1 укучы: “Мәктәбем дә, телем дә ул Тукай.

                 Тукайдагы кебек тел кайда?

                 Мең елдан соң да бер синең илем,

                 Кайтасыңны беләм Тукайга.

2 укучы:  Һәр тарафтан Тукай җырын тоям

                 Сукмагымда – Тукай эзләрен.

                 Күңелемдә маяк булып балкый

                 Тукай моңы, Тукай сүзләре

Укытучы:

Бөек татар шагыйре Г. Тукай исән вакытта ук халык күңелендә үзенә бер аерым урын алды. Тукай татар халкының беренче милли шагыйре иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Күл буена килсәгез" Г. Тукай әкиятләре буенча төзелгән күренеш

Г. Гильманованың сценарий эшмәкәрмәсен үзгәртеп сәхнәләштерү...

Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».

Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....

Тукай в сердцах наших, Тукай безнен йорэклэрдэ

"Тукай безнен йорэклэрдэ" исемле класстан тыш чара Г.Тукайнын ижатына багышлана. Бу чараны бэйге итеп тэ, Тукай атналыгында чара итеп тэ уткэререп була. Чарага Г. Тукайнын башка эсэрлэрен сэхнэлэштере...

Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая.

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая. Экскурсия в поэтическую страну включает в себя хореографические композиции "Бала белэн кубэлэк", "Танец ...