Соңгы кыңгырау
план-конспект занятия (11 класс) на тему

Султанова Айсылу Мансуровна

Соңгы кыңгырау өчен сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл songy_kyngyrau.docx57.48 КБ
Файл Соңгы кыңгырау57.48 КБ

Предварительный просмотр:

C:\Users\Айсылу\Desktop\скачанные файлы.jpg

Соңгы кыңгырау

(кыңгырау тавышы) 1 а.б. (Рамилә)Соңгы звонок яңгырый – сихри аваз,

Ул гаҗәеп моңлы, сагышлы,

Кайчан гына ул көн бик еракта,

Килеп җитмәс кебек тоелды.

Күңелемә мәктәп балачактан

Китмәс өчен кереп уелды.

Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,

Хис ташкыны дулый күкрәктә.

Укытучымның моңсу карашлары

Озату сүзен яза йөрәккә.

Алып баручы (Тәнзиләапа): Хәерле көн хөрмәтле кунаклар,әти-әниләр һәм укытучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген безнең чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. (кыңгырау тавышы)

 “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй” җыры( Алмаз, Ландыш)(укучылар керә)

Алып баручы(Тәзилә апа): 2004нче елның 1 нче сентябрендә ак бантиклы, ак алъяпкычлар кигән нәни генә кызлар, кара костюм, ак күлмәкле шук малайлар 1 нче тапкыр мәктәпкә белем дөньясына кереп киттеләр. Шушы көнннән соң күпме айлар, атналар, көннәр сизелми дә үтеп киткән. Бу  кызлар һәм егетләр кабат мәктәп бусагасында. Бүген аларның бәйрәме. 

Бәйрәмне ачып җибәрү һәм котлау өчен сүз мәктәбебезнең директоры Рөстәм Дәян улына бирелә. Ә хәзер котлау өчен сүз килгән кунакларга сүз бирелә.

2а.б. (Дамир)          Кайчан гына әле күбәләктәй

                Ашкынып килдегез мәктәпкә

                Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн

                Яңалыклар тулы дәрескә.

1аб. (Рамилә)        Үтте бик күп айлар, үтте еллар.

                Күз алдында үсеп җиттегез.

                Белем үрләренә омтылдыгыз

                Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.

2аб. (Дамир)        Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,

                Хәзер инде очып китәсез.

                Шатлык, куаныч, изге күңел белән

                Каршылагыз һәр көн иртәсен.

1.а.б.(Рамилә) Белем сукмакларыннан атлап бара торгч 11 көз, кыш,  яз, җәй айлары үтеп, күңелләрдә онытылмаслык хатирә булып уелып калды. Бу сүзләр, әлбәттә, безнең 11 нче сыйныфларга хас.

2.а.б.(Дамир) Ә хәзер сүзне үзләренә бирик.

1.Саубуллашыр вакыт җитте менә,

Дәреслегем, язу дәфтәрем,            Ландыш

Парталарым, класс бүлмәләрем,

 Укытучым, сөйгән мәктәбем.

   Кире кайтмас өчен үтте инде

   Балачагым, үсмер елларым,

   Беренчедән тугызынчыга хәтле

  Үткәрдек күк бер ел нибары.

2. Мәктәп еллары!

Нинди гүзәл көннәр!        Илмаз

Тупланганнар аңа барысы да:

Укучының кайгы-шатлыклары,

Яшь кызларның йөрәк сагышы...

Шау-гөр килеп узган кичәләр,

Яшь кызларның керсез хыяллары,

Җырлап үткән мәктәп еллары.

Синдә кала, барысы синдә кала

Гүзәл уку, мәктәп еллары.       Җыр: “Уйларымда мәктәп еллары”

3. Гөлия:Укытучымның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты. Тизрәк бу мавыктыргыч яңа мәктәп дөньясына кереп чумасым килә башлады. Шушы бер күрүдә үк үз иткән, якын иткән һәм яраткан кешебез – иң беренче укытучыларыбыз – Тәнзилә апа, Айсылу апа! Урта сыйныфларда сыйныф җитәкчебез – Рузинә апа.  Алар  укытырга авырсынмадылар, безнең  күңелебезгә ачкыч таба белделәр, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булдылар! Алар безнең  белән шатландылар да, көенделәр дә, көнне төнгэ ялгап, безнең язмыш өчен яшәделәр, намуслык, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәттеләр. Бик зур рәхмәт сезгә.  Сүзне Сезгә бирәбез! (1 нче укытучылар чыгышы, 2 укытучыга  бүләкләр бирү, Илмаз – Тәнзилә апа, Рузинә апа – Алмаз.)

4.Булат: Хөрмәтле укытучыларыбыз! Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәр санап бетергесез күп булгандыр. Сез күпме кеше күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз һәм сукмак салгансыздыр. Карасаң, бүген дә йөзегездә шул ук мөлаемлык, шул ук чибәрлек очкын чәчеп торган күзләр.          

5.Айгөл: Укытучы язгы кояш кебек,

Куңелемне назлап жылыта.

Авыр чакта ярдәм кулы суза,

Сабыр сүзе белән юата.

Белем сере белән сукмаклардан

Ачтың миңа юлның яктысын.

Укытучым, җырларымда чагыла

Изге уйларымның яктысы.

Нинди рәхмәтләр дә аз булыр күк,

Аз булыр күк теләгән теләгебез.

Зур хөрмәтләр белән моң-жырыбыз

Булсын сезгә безнең бүләгебез.

Җыр “Иң гүзәл кеше икәнсез”. (беренче укытучыларга чәчәк бирәләр, Илмаз-Тәнзилә апа, Алмаз-Рузинә апа)

6.Гөлнара: Безнең тормышыбыз, тәртибебез, укуыбыз өчен янып-көеп йөрүче,һәр адымыбызны күзәтеп,ялгышлардан саклаучы беренче укытучыбыз һәм сыйныф җитәкчебез  Айсылу апа. Хөрмәтле укытучыбыз! Мәктәп елларында сез безнең яныбызда көн дә булдыгыз.Кирәк чакта терәк, кирәк чакта язгы җылы җилдәй йомшак,ә кирәк икән,кышкы салкыннардай кырыс та була белдегез. Сез безгә җил-яңгыр тидермичә,безне үз балагыздай якын күреп ярдәм кулы суздыгыз. Сез безнең киңәшчебез, ә кайвакыт сердәшчебез дә булдыгыз. Без һәрвакыт сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет нәсихәтләрегезне исебездән чыгармабыз. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә!Ә хәзер сүз Айсылу апа сезгә бирелә. (бүләк)

 7.Чулпан: Укытучыбыз!

Борчуда да, шатлыкта да

Безнең хәлгә сез кердегез.

Яшәргә дәрт, укуга көч,

Белем ачкычы бирдегез.

Тәүге укытучыбыз булып

Хәтердә уелып калдыгыз.

Рәхмәт сезгә, бүләгебезне

Кабул итеп алыгыз.(Чәчәк –Булат)

Җыр: “Уйларымда  мәктәп еллары”.

8.Алмаз: Рөстәм абый! Сез  оста житәкче,мәктәбебезнең уңышлары сезнең турыдан –туры хезмәтегез  җимеше. Сез балачак иленең иң хөрмәтле кешесе. Без сезне хәтеребездә шулай сакларбыз.

 Белем диңгезендә йөзгән  “корабта”

Рөстәм абый капитан

Курс сайлау, дөрес бару –

Шулдыр сезнең вазыйфа.

Шунысы хактыр: курс дөрес,

Мәктәбе бара алга.

Адымы нык, элеккечә кыю,

Күпләр сокланып тора.(Чәчәк- Гөлнара)

9.Булат:Мәктәбебезнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәис абый!

Командадагы бердәмлек

Замга да нык бәйләнгән.

Рәис абый завуч булып

Күптән эшли, өйрәнгән.(чәчәк –Гөлнара)

Бергә җыр: Жир йөзендә иң кызыгы шулдыр (“Бременские музыканты” көенә)

11ел  буена алгебра укудыр.

Кем укымый, юлыбыздан китсен

Укыганнар «5» ле өмет итсен.

Математиканы мәңге онытмабыз

Һәрчак хәтердә аны сакларбыз.

Файдасы күп аның кешеләргә,

Ярдәм итә ул бик күп эшләрдә.

10.Ландыш: Математика укытучыларыбыз Рәис абый, Тәскирә апа!

Рәхмәт сезгә, безнең өчен

Бик тә нык тырыштыгыз.

Математик мәсьәләләр

Чишәргә булыштыгыз.

Тормыштагы мәсьәләләр

Катлаулы булмасыннар!

Калган укучылар сезне

Яратып тынласыннар. (Чәчәк –Булат)

     11. Илмаз:   Мәктәптә дәресләр

         Тәртип белән тезелә.

         Математика бетүгә

         Физик культура керә.

 12.Алмаз: Айрат абый!

        Көрәш  түгәрәкләрен

        Көтә идек зарыгып,

        Сез дә безне онытмагыз

        Искә алыгыз сагынып.

13.Рафис абый, Айрат абый!

         Сезгә булган хөрмәтебез,

            Мәңге калыр йөрәктә

        Чәчәк букетыбыз  сезгә

          Чын  күңелдән,бүләккә!(Ландыш-Айрат абый, Чулпан –Рафис абый)

14. Айгөл: Ирек абый!

Чын йөрәктән сезгә телибез без,

Бу җиһанның аяз,зәңгәр күген.

Еллар өстәлсә дә иңнәрегез,

Тоймасалар иде тормыш йөген.

 Тормыш сукмагыннан үткән чакта,

Барыр юллар сикәлтәсез булсын.

Хезмәтенә күрә хөрмәт белән,

Сезнең урын һәрчак түрдә булсын! (Чәчәк-Гөлия)

15. Гөлнара: Татар теле укытучылары Айсылу апа, Фәридә апа!

Асыл хезмәтегез жимешләре,

Жылытсын гел сезнең йөрәкне

Кабул итегезче , чын йөрәктән

Куллардагы чәчәкне (Илмаз)

16.Гөлия:  Рус теле укытучылары Гүзәл  апа, Энҗе апа!

Рәхмәт сезгә! Спасибо!

Ике телле иттегез.        

         Хөрмәтебез билгесе дип

         Чәчәк кабул итегез.(Гүзәл апа- Булат, Энҗе апа - Алмаз)

17.Илмаз:  Гөлнирә апа!

Сезгә булган хөрмәтебез

Мәңге калыр йөрәктә.

Чәчәк букетыбыз Сезгә

Чын күңелдән, бүләккә.(чәчәк-Алмаз)

18.Чулпан: Ләлә апа!        

Без телибез Сезгә бәхет

Алгы тормыш таңында.

Химия-биология дәресләрен балалар

Яратсыннар тагын да.(чәчәк-Илмаз)

20. Ландыш: Зөфәр абый

Физика фәнен укыта,

Ул бит математик  та.

Зөфәр абыйны барыбыз

Хөрмәт итәбез шуңа.(чәчәк- Гөлнара)

21.Айгөл: Венера апа !

Инглиз телен өйрәттегез безгә,

Тумыштан сез гүя чит илдән

Сездән белем алган укучылар

Бик  ярата ,аңлый бу телне.

Thank you very much, my  teacher!(чәчәк – Булат)

22.Булат: Хөрмәтле башлангыч сыйныф укытучылары  Гөлшат апа, Наилә  апа.

Сиринә апа,Роза апа.

 Ак кәгазьдәй сабый күңеленә

Язмышларны башлап язасыз,

Өмет тулы күпме күзләргә сез

Яшәү чаткылары саласыз.

Балачакның сабыр Әнкәсе сез,

Безнең өчен янып яшисез.

Ходай сезгә озын гомер бирсен.

Рәхмәт сезгә, чып-чын Кеше сез!(чәчәк Гөлшат апа- Гөлия, Наилә апа- Чулпан, Роза апа – Ландыш, Сиринә апа- Гөлнара)

23.Ландыш: Тәнәфесләрдә кирәкле ярдәмлек эзләп китапханәчебез  Зөһрә   апа янына йөгерәбез.Ул  һәрвакыт ярдәм кулын суза.

Китап сараенда эшли

Зөһрә апа- фея ул.

Китапларны  яратыгыз

Саклагыз сез дия ул.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.(Булат)

24.Гөлнара: Тәнәфестә бергәләп без

Ашханәгә керәбез.

Гөлфия апа аш пешерә

Аны барыбыз беләбез.

Аш та тәмле, боткасы да,

Барысына да рәхмәт.

Тамак туйгач, дәресләрдә

Утырулары рәхәт.(Илмаз)

25.Гөлия: Гөлфия  апа белэн бергә

Эшли Лилия  апа да.

Рәхмәтебезне житкерәбез

Чын күңелдән аңа да.(Алмаз)        

26.Илмаз: Хөрмәтле   укытучыларыбыз- Наилә апа,Сания апа,Гөлнара апа.

Дәрескә хәзерләнми килгән чаклар булгандыр.

Күзегезгә чыкмаса да куңелегез тулгандыр.

Рәнҗеткән чаклар булгандыр,упкәләгән минутлар,

Бер дә юкка,  уйламыйча куңел калдырган чаклар.

Онытылыр әле бар да ,онытылыр дидек.

Чөнки сезне чын куңелдән ярата идек.

Дөньяда тик ике кеше: укытучы ,аңа,

Ялгышларны оныта һәм кичерә ала.(чәчәк Айгөл – Сания апа, Ландыш- Наилә апа, Гөлнара апа –Чулпан )

27.Айгөл: Мәдинә,Рания,  апалар

Чиста тотасыз мәктәпне.

Бүген сезгә шигырь аша

Әйтэбез без рәхмәтне.

Эшлэрегез уң булсын.

Изге булсын юлыгыз.

Салкын судан сакланыгыз

Сызламасын кулыгыз.(Рания апа- Гөлия, Мәдинә апа – Булат)

28.Чулпан: Гөлнур апа, Руфия,Флюзия ,Наилә,Зөбәйдә апалар!

Ничә еллар бер бинада,

Бер гаиләдә булып яшәдек.

Бу елларны  хәзер  күңелебезгә,

Өзелмәслек итеп бәйләдек.

Җирдә ничә кояш бар дип?

Әгәр сорау бирсәгез.

Шул кояшларның берсе ул

Тәрбияче апалар! Гөлнур апа – Гөлнара, , Руфия- Ландыш,Флюзия- Айгөл ,Наилә – Чулпан,Зөбәйдә апа – Илмаз)

Җыр:  “Балаңны читкә җибәрү”                                Алмаз

Алып баручы: Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Бугенге бәйрәмдә иң-иң якын кешеләрегез - әти-әниләрегез дә катнаша. Алар сезгә тормыш бүләк иткән, сезне кадерләп, тәрбияләп үстергән. Алар сезнең саф йөрәкле, акыллы, мәрхәмәтле, алтын куллы булып үсүегезне тели.

Балалар, сез әти-әниләрегез алдында мәңге бурычлы. Аларның ныклы терәге, таянычы булыгыз, ышанычларын аклагыз.

29.Булат: Әткәй - әнкәй - минем пар канатым,

Сез булганга дөнья түгәрәк.

Иңне-иңгә, җанны-җаңга куеп,

Яшик әле, яшик бергәләп.

Сезгә саулык телим һәр адымда

Тигез бәхет телим һәрвакыт.

Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән,

Карыйм сезгә сөеп, яратып.(Чәчәкләр)

Алып баручы: Хөрмәтле әти-әниләр сүз сезгә бирелә.Сезнеңдә балаларыгызга әйтер сүзләрегез бардыр.(Әти-әниләр сөйли)

Җыр                    Ландыш

Алып баручы:

Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне тәбрикләргә килгән нәниләргә игътибар итегез әле. Моннан күп еллар элек сез үзегез дә шундыйлар идегез. Сез дә шулай чыгарылыш сыйныф укучыларын озаттыгыз. Шушы урында, кулыгызга чәчәк бәйләмнәре тоткан килеш, Инде күп мәртәбәләр кабатлаган котлау сүзлэрен эчтән генә кабатлап басып тордыгыз. Әйдәгез, 2022 нче елда мәктәпне тәмамлаячак нәни дусларыбызны тыңлыйк әле.Аларны бирегә чагырабыз чакырабыз.

Башлангыч сыйныф укучылары чыгышы.

1Алмаз .Чәчәк эзләп йөрим кырларда

Белмим сезне ничек зурларга.

Теләп сезгэ изге теләкләр,

Йолдыз булып яна йөрәклэр.

 2.Ильвина: Кадерле апа, абыйлар

 Бездән изге теләкләр.

 Сез бит безнең өчен һәрчак

Булдыгыз зур терәкләр.

  3.Рөстәм: Безгә чыга инде канат,

      Үсәсе, ныгыйсы бар.

      Сезгә әле күп сынаулар

      Имтиханнар,  ЕГЭ бирәсе.

 4.Бүген апа – абыйларны

  Олы юлга озатабыз.

  Имтиханда гел “5”леләр

  Булуын теләп калабыз.

5.Безне алда каникуллар көтә,                           Борчылмагыз, сез китәсез

      Сезне исә авыр сынаулар.        Без киләбез мәктәпкә

    Сез теләгез безгә яхшы яллар,                                         Сезнең алда сүз бирәбез

   Без телибез сезгә ак юллар.

                                                                                                Тырышырбыз,әлбәттә

6.Менә монда тормыш бусагасы

Юл башы ул алгы көннәргә.

Безгә әле монда тукталырга,

Сезгә инде ерак китәргә.

7.Ш. Раил: Әләкләми, сер сакларга

Сездән өйрәндек бит без

Булыгыз бик – бик бәхетле,

 Югалып калмагыз сез.

8.Б.Раил: Сау булыгыз , апалар,

Сау булыгыз, абыйлар.

Сезнен арттан куып җитәрбез без,        

Тик салыгыз безгә ак юллар.

31.Гөлия: Нәни дусларым, сезгә гади генә киңәшем:

Кат-кат уйла хисапны,

Дөрес чыгар шул чакны.

Уйла җитез, уйла тиз,

Биш кат үлчә, бер кат кис.

Дәфтәрең чиста булсын,

Китабың көлеп торсын.

Ачып жибәргәндэ син,

Үзлегеннән укылсын.

Укыгыз сез, эзләнегез,

Хезмәт сөю, яхшы уку -

Шул сезгә теләгебез. (бүләкләр 8 шт.) 4класс-11 ләргә, 11ләр-4ләргә. Утыралар.

32.Алмаз: Чәчәк тотып әле бүген генә

Килгән кебек сиңа, мәктәбем.

Инде менә сезгә, укытучылар,

Сау булыгыз, диеп әйтәмен.

Моңаймагыз әле, укытучылар,

Сагынышып сезгә килербез.

Урау юллар узып, таулар кичеп,

Сезнең хәлегезне белербез.

33.Гөлнара: Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау,

Соңгы тапкыр дәшә дәрескә.

Укытучым, синең алда бүген

Сынау тотам соңгы дәрестә.

Ел да шулай очар кошлар кебек

Озатып кала мәктәп - изге йорт.

Сабый чакны эзлэп без килербез,

Онытма син, мәктәп, безне көт.  

Җыр:”Сау бул Мәктәп”

Алып баручы: (Тәнзилә) Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!

Мәктәптә сез белем алдыгыз,

Хәзер инде имтихан тотасыз.

Безнең йөзне, мәктәпнең йөзен

Ышанабыз, сез кызартмассыз,

Эшләрегез һәрчак уңай булсын,

Изге хисләр безнең йөрәктә.

Хәерле Юл сезгә, укучылар -

Калабыз без шушы теләктә.

Хәерле юл сезгә!

Кынгырау тоткан укучы    (Альбина)               

Хушлашыйк без 11ләр,

Мин сездән китәм.

Сезгә мәктәптә кыңгырау

Чыңламас бүтән.

   Алып баручы

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!

Ә хәзер мәктәптә укыган еллар истәлеге булып соңгы кыңгырау сезгә янгырый.

      Вальс:”Саубуллашу вальсы”

    Төзелеп басырга(Мәктәпкә бүләк)

34.Гөлия:  Без 11нче сыйныф укучылары сезгә чын йөрәгебездән,чын күңелебездән рәхмәтләребезне белдерәбез:Кадерле укытучыларыбыз сез безгә 11 ел буе белем бирдегез,яхшылыкны начарлыктан аерырга,олыларны хөрмәт итергә,кечеләрне яратырга,туган илгә мәхәббәт тәрбияләдегез.Сезгә рәхмәт йөзеннән мәктәпкә кечкенә генә бүләгебезне тапшырабыз. Бүләгебез сезгә бездән истәлек булсын.

Җыр: Ландыш һәм Ләйсән

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Соңгы кыңгырау

1 нче укучыХөрмәтле укытучылар,укучылар, ата-аналар, килгән кунаклар! Сезне чын күңелдән бүгенге зур бәйрәм - “Белем бәйрәме” белән котлыйбыз,эшегездә зур уңышлар,тормышыгызда саулык-сәла...

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.4сыйныф татар төркеме.

Максат:1.         Максат:1.Исемнәрнең килеш белән төрләнүен тирәнтен өйрәнү....

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Презентация.

"Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше" темасы буенча  презентация.4 сыйныф(татар төркеме.)...

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме өчен материал....

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.

Бу бәйрәм укучыларның күңелендә гөмергә онытылмаслык  булып калыр.Ул 25 майда үткәрелә.Зал бәйрәмчә әзерләнә.Мин үз сыйныф укучыларым белән үткәрелгән бәйрәм сценариен урнаштырам....

Соңгы кыңгырау - 2011.

Сценарий последнего звонка на татарском языке....

Тема: "Яңгырау һәм саңгырау тартыклар".

2 нче сыйныфның татар  төркемендә татар теле дәресе, сингапур структурасы....