"Татар кызы - 2014"
материал (8 класс) по теме

Шайдуллина Ландыш Камиловна

Татар теле атналыкларында үткәрү өчен чара эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_kyzy-2014.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы

 МБББУ"Икенче номерлы Җәлил урта гомумбелем бирү мәктәбе"

 "ТАТАР КЫЗЫ – 2014"

    бәйгесе

                                                                                            Кичә татар теле һәм әдәбияты                                                                                                                                                                                                                                                                                                   укытучылары  Ландыш һәм Чулпан Шәйдуллиналар тарафыннан оештырылды һәм үткәрелде.                                    

 

   Зал бәйрәмчә бизәлгән. Проектор аша биремнәргә бәйле рәвештә күренекле мәгърифәтче Р.Фәхреддиннең балаларны, аеруча кыз балаларны тәрбияләүгә карата булган фикерләре күрсәтелеп барыла.  

1 нче слайд:

"Мәктәпнең вазыйфасы – фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, балаларның күңелләренә Алланы сөю, гүзәл гадәтләр, тырышу, эшлеклелек, туганлык, гайрәт, инсафлылык, гүзәл холык, гаделлек, батырлык, җанлылык кебек яхшылык орлыкларын чәчү вә тәрбияләп үстерү булачактыр".                                                                                                                                                                                                                                                                         Р.Фәхреддин

 Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле укучылар, әти-әниләр. Сезне "Татар кызы - 2014" бәйгесендә күрүебезгә шатбыз. Бик тиздән мөселман халыклары Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Безнең бәйгебез дә шул уңайдан оештырыла.  Шуңа да кичәбезне  халкыбызның борынгы бәйрәменә багышланган шигыре белән башлап җибәрик.

 

Алып баручы. Кадерле дуслар! Бүгенге бәйгенең "Татар кызы -2014" дип аталуы да юкка түгел. Бүгенге кичәбез гел татар телендә барачак. Конкурсант кызларыбызның да татар телендә аралашулары мәҗбүри шарт итеп куелды.

     Һәр бәйгенең үз тәртибе бар, кадерле дуслар. Безнең ярышыбыз да берничә этаптан торачак. Кызлар бүген безне үзләре белән таныштырачаклар, кул эшләренә осталыкларын күрсәтәчәкләр, я җырлап, я биеп, я шигырь укып күрсәтәчәкләр, хезмәт турында мәкальләр әйтеп көч сынашачаклар.

     Ә аларның әзерлеген кем бәяли соң? Таләпчән һәм гадел жюри әгъзалары белән таныштырыр чак җитте, дуслар. Алкышлап каршылыйбыз:

    1. Зур хөрмәткә  хезмәт ветераны

    2. Мәктәбебезнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Садыкова Ильмира Зөфәр кызы.

    3. Мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гүзәл Фәрит кызы Мусина.

 

Алып баручы. Бүгенге бәйгедә 4 нче сыйныф кызлары көч сынаша. Инде көчле алкышлар белән  аларны сәхнә түренә чакырыйк

Кызларның  нинди сан астында чыгыш ясавын билгеләр өчен җирәбә үткәрергә булдык.  Гүзәл Фәритовна кулында булган  битләрдә сезнең тәртип саныгыз язылган. Башлап җибәрик, кызлар.  

Кызларыбыз беренче бәйгегә әзерләнгәнче сезнең өчен матур җырыбыз яңгырый.  Концерт номеры.

3 нче слайд. "Холкы гүзәл булган кыз бала бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер... укыган вә холкын тәрбияләгән кыз – алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр, ... мондый кызлар карендәш – кабилә өчен генә түгел, бәлки бөтен милләт  вә бөтен дөнья халкы өчен мактаныч булыр".                                                                                                            Р.Фәхреддин

Алып баручы.   Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар, дигән мәкаль бар халыкта. Димәк, сиңа үзеңне күрсәтә белергә кирәк. Ә бу үзең белән таныштырудан башлана. Бәйгенең беренче биреме әнә шундый: "Үзең белән таныштыр" дип атала. Кызлар әзер, бәйгебез ачык дип игълан ителә.

           1 нче тур: әзерләнгән презентацияләрен кулланып, конкурсантлар үзләре белән таныштыра.

Алып баручы. Жюри әгъзалары бәйгенең беренче этабына нәтиҗә ясаган арада без ял итеп алыйк.  

    

4 нчы слайд. “Малны табарга мөмкин, әмма бушка узган вакытны кире кайтарып алырга мөмкин түгел. Дөньяда иң үкенечле сүз – “Вакыт үтте” дигән сүз. Инсаннар Кыямәт көнендә мал хисабын биргән кебек вакыт хисабын да бирәчәкләр. Ихтимал, иң авыры шул ”вакыт” хисабын бирү булыр. Шуңа күрә ислам галимнәре тарафыннан язылган әхлак китаплары аз ашау һәм аз йоклау хакында васыять кылалар.”
                                                                                                   Ризаэтдин  Фәхреддин

 Алып баручы.  Конкурста катнашучы кызларыбыз үзләренең буш вакытларын ничек үткәрәләр, нинди  һөнәрләре  барлыгын белер чак вакыт җитте, дуслар.  

3 нче тур: һөнәрләр бәйгесе.

5 нче слайд. "Һич нәрсәсе юк адәм фәкыйрь түгелдер, бәлки һөнәре һәм тырышлыгы юк адәм фәкыйрьдер".                                                                                                                    Ризаэддин Фәхреддин

Алып баручы. Кызлар, инде сезнең халык мәкальләрен белүегезне тикшерәбез. Эш болай барачак. Тәртип буенча сез мәкальләрегезне әйтә барасыз. Кабатларга ярамый, тема буенча булмаса, жюри аны исәпкә алмаячак. Аңладыгызмы? Кем иң соңгы мәкальне әйтә шул җиңүче була.

6 нчы слайд. "Өй эчендә оста аш пешерүче булганда, яныннан аерылмыйча, аның һөнәрләреннән дәрес алыгыз, аның кебек пешерә белергә өйрәнегез, иң ясалма булмаган, ләкин ләззәтле ашлар хәзерли белегез!"                                                                                                      Ризаэддин Фәхреддин

Алып баручы.  Татар халкы элек-электән үзенең тырышлыгы, уңганлыгы белән аерылып торган. Безнең халкыбызның даны читекләребездә, бизәнү әйберләребездә, пешергән милли ризыкларыбызда! Бүгенге бәйге шартлары буенча, кызлар бер кул эше үрнәге алып килергә тиеш иде. Кызлар, эшләрегезне сезне тапшырыгыз.

                     4 нче тур: кул эшләрен  тәкъдим итү.

 

Алып баручы.  Жюри бу бәйгенең нәтиҗәләрен ясаган арада,  без ял итеп алыйк.

Концерт номеры.

Алып баручы. Инде бәйгебез үзенең ахырына якынлашып килә. Соңгы биремне үтәр өчен минем кызларны залдагы өстәл артына чакырасым килә. Кызлар, сезнең алдыгызда дәфтәр битләре. Үзегезнең исемегезне язып куюыгызны сорыйм.

     Бу бәйге сезнең халкыбыз милли ризык исемнәрен, киемнәрен  ничек белүегезне ачыкларга ярдәм итәчәк. Экранда күрсәтелгән рәсемдә нәрсә ясалганын язып куегыз. Һәр язмагызны номерлагыз.  Рәсемнәр унау булачак: биш ризык, биш кием. Битне икегә бүлегез һәм саннар куеп чыгыгыз. Җавабын гына күрсәтеп барырга уңайлы булыр.

5 нче бәйге:  белем дәрәҗәсен тикшерү буенча бәйге.

Алып баручы: Бәйгебез тәмам. Конкурсантларыбызга рәхмәтебезне алкышларыбыз аша белдерик әле, дуслар.Жюри нәтиҗә ясаганчы, инде сезнең белемне тикшереп карыйк. Тукай иҗатын ничек беләсез икән?!(Викторина)

Алып баручы.  Мәктәбебезнең иң булган татар кызының кем икәнен белер чак җитте. Хәзер жюри үзенең нәтиҗәсе белән таныштыра. Сүз аларга.

Бәйгегә нәтиҗә ясала.

 

     Бәйгебезнең шарты буенча, иң күп балл җыючы кыз җиңүче дип табыла дигән идек.

Мәктәбебезнең "Татар кызы – 2014" исеменә ....................................... лаек булды.

Җиңүчеләрне кайнар котлыйбыз. Бу бәйге алдагы елларда да дәвамлы булыр дигән теләк белән тәмамлыйбыз без аны, дуслар! Сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, уңышлар, күңел күтәренке телисе килә. Алдагы очрашуларга кадәр.  

Концерт номеры.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Татар кызы" бәйгесе сценарие

ldquo;Татар кызы” бәйгесе күңел ачу өчен генә түгел, ә шушы бәйге- тамаша аша, татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын- кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребе...

Татар кызы язмышы (Ф.Әмирханның “Хәят” повестен өйрәнү буенча дәрес эшкәртмәсе)

1. ”Хәят”повестенең идея- эчтәлеген ачу, хатын-кызның әчке дөньясын ачып салуда язучының кулланган алымнарын күзәтү;2) укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү,образларны чагыштыру, әдипн...

Визитка "Татар кызы"

quot;Татар кызы" бәйгесе өчен визитка...

"Татар егете, татар кызы" конкурсы өчен сценарий

quot;Татар егете, татар кызы" конкурсы өчен сценарий...

"Татар кызы" бәйгесе

quot;Татар кызы" бәйгесе Балаларның туган телдә аралашу, сөйләшү, үз-үзеңне күрсәтү мөмкинлекләрен үстерә, укучыларда милли, патриотик хисләр тәрбияли....

"Татар кызы" - классный час

ldquo;Татар кызы... Бу исемдә күпме тылсым, күпме сер!”  темасына 9 нчы сыйныфта сыйныф сәгате...