Сагына халкым бөек Тукаен
классный час (7 класс)

Мөкминова Әлфия Дамировна

Г,Тукай иҗатына багышланган Брейн-ринг "САГЫНА ХАЛКЫМ БӨЕК ТУКАЕН"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mukminova_.d._sagyna_halkym_boek_tukaen.docx19.77 КБ

Предварительный просмотр:

Мөкминова  Әлфия  Дамир  кызы,

ТР  Казан шәһәре Совет районы  муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 8 нче  гимназия – Мәгариф үзәгенең  туган  тел  һәм  әдәбияты  укытучысы

БРЕЙН-РИНГ

САГЫНА ХАЛКЫМ БӨЕК ТУКАЕН

Максат: Габдулла Тукай иҗаты буенча белгәннәрне искә төшерү, тулыландыру; бөек шагыйрь турында фильм карау; Габдулла Тукай иҗатына кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа, Г.Тукай шигырьләренә язылган көйләр,  китаплар күргәзмәсе.

Кичә барышы.

Сәхнәдә алтышар укучыдан торган 3 команда.

  • Исәнмесез, укучылар! Без бүген бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына багышланган, аның 130 еллык юбилее уңаеннан оештырылган кичәгә җыелдык. Башта бөек шагыйребезгә багышланган фильм карап алырбыз. Аннары командаларга бүленеп, белемнәребезне тикшерербез. 3 команда көч сынашачак. Кичәбезне башлыйбыз. Сезгә уңышлар телим.
  1. Сәламләү, таныштыру (командалар үзләренә исем, девиз уйлыйлар).
  2. Командалар шарны чиратлашып әйләндерәләр.

1 нче конверт: Г.Тукайның тормыш юлы.

Сораулар:

  1. Г.Тукай ничәнче елда туган?
  2.  Г.Тукайның әти-әнисенең исеме.
  3. Шагыйрьнең Кырлайдагы беренче укытучысы.
  4. Г.Тукайның Җаекта укыган мәдрәсәнең исеме.
  5. Кушлавычта куелган һәйкәлнең авторы.
  6. Г.Тукайның кушаматы.
  7. Г.Тукай, ятим булып калгач, кемнәргә килеп эләгә?
  8. Г.Тукай Кырлайда кемдә тәрбияләнә?
  9. Г.Тукайның кайсы шигырьләренә көй язылган?
  1. 2 нче конверт: “Г.Тукайның иҗатын беләсезме?”

Шигырь юллары язылган карточкалар өләшелә һәм укучылар аларның кайсы шигырьдән икәнлеген әйтәләр.

  1. Күрәмсез, кошларым, көз килде тышта:

              Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.

  1. Бик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,

             Эндәшә батыр утынчы: “Сиңа миннән ни кирәк?”

  1. Ниһаять карны ачкач, төлке дус бер бакчага керде:

              Ул анда өлгереп җиткән йөзем җимешләрен күрде.

  1. И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә эш,

              Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.

  1. Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.

              Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

  1. Язлар җитте, карлар эри башладылар,

              Толыплылар толыпларын ташладылар.

  1. 3 нче конверт: “Нинди сүз төшеп калган?”
  1. Нәкъ ... артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр.
  2. Җиргә ак кардан юрган ябылган,

              Җир ... чаклы йокыга талган.

  1. Тау башына салынгандыр безнең авыл;

              Бер чишмә бар, якын безнең ... ул.

  1. 4 нче конверт: “Әсәрне сәхнәләштерү” (Өй эшләрен тикшерү).
  2. 5 нче конверт: “Без – рәссамнар”.

Бер строфа шигырь язылган карточкалар өләшелә. Бирем: эчтәлеге буенча рәсем ясарга. Бу вакытта ике укучы “Бала белән Күбәләк” җырын башкара.

  1. 6 нчы конверт: “Кем күбрәк белә?”

Бирем: 1 минут эчендә Г.Тукай шигырьләренең исемнәрен язарга.

  1. Конкурска йомгак.

Жюри сүзе. Кичәне йомгаклау.

“Туган тел” җыры башкарыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Кутуй "Сагыну" нәсере буенча дәрес

"Сагындым,бик сагындым сине Туган ил!" дәрес...

Сагыну

Сагыну...     Яши – яши генә тормышны аңлый, кешеләрне таныйсың. Акны карадан, дусны дошманнан аера белергә дә вакыт өйрәтә. Кечкенә чагымда : “ Әни ничек өйдәге әйберләрнең ...

Гадел Кутуйның "Сагыну" нәсерен анализлау

Тема: Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсерен анализлау.Максат:Белем бирү максаты (укытучы өчен): укучыларга «Сагыну» нәсеренең  эчтәлеген                төшендерү...

Г. Кутуйның "Сагыну" нәсеренә анализ

Г. Кутуйның "Сагыну" нәсеренә анализ...

Ачык дәрес "Г.Кутуйның "Сагыну" нәсеренә анализ"

7 нче сыйныфта үтеләсе Гадел Кутуйның "Сагын" нәсеренә дәрес эшкәртмәсе...

"Мин сине шундый сагындым" (Муса Җәлилнең “Сагыну” шигырен өйрәнү), 5 сыйныф (рус төркеме), технологик карта

“Мин үлемнән курыкмыйм. Бу буш сүз түгел. Без үлемгә җирәнеп карыйбыз дип әйтәбез икән, бу чыннан да шулай бит. Куркыныч хәлләргә очраган чакларда, мин үлем турында котым очып уйлап утыруымны белмим. ...

Сагына халкым моңлы Сәйдәшен

Разработка внеклассного мероприятия...