Тукай безнең йөрәкләрдә.
материал

Камалиева Гулия Вазыгуллаевна

Бөек Тукайга багышланган чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_beznen_yorkt.docx28.44 КБ

Предварительный просмотр:

Сценарий «Тукай безнең йөрәкләрдә”

Сәхнә авыл өе кебек җиһазландырылган. “Тәфтиләү” көе яңгырый. Өстәл янында бер бала дәрес карап утыра, кыз бала курчак белән уйный, әби көйгә кушылып җырлап та ала. Көй туктала кыз бала җырлый-җырлый тирбәтә башлый.

Кыз: Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу;

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

Әби тыңлап тора да , кечкенә кызны килеп кочаклап ала.

Әби: И кызым, бигрәкләр матур җырлыйсың! Кайдан өйрәндең, бәбкәм?

Кыз: Әбекәем балалар бакчасында өйрәндек. Анда курчакларыбызны җырлап йоклатабыз. Беләсеңме аны кем язган? Тукай абый!

Әби: Беләм, кызым, беләм!

Әби: Менә, кызым, уйнарга чыгарга да вакыт җитте. Абыең дәресләрен хәзерләп бетердеме әле?( Өстәл янына килеп) Улым, дәресләреңне хәзерләп бетердеңме әле? Бик озак утырдың.

Малай: Булды, әбекәй, булды! Шигыремне дә ятлап бетердем,(китапны ябып әбисенә бирә) карап кына бар әле, әбием, яхшы ятлаганмынмы?( сәхнә уртасына барып, матур итеп баса).

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен cуы, тәмен беләм.

Шуңа күрә сөям җаным тәнем белән.

 (кыз кулларын чаба)

Кыз: Абый, абый матур сөйләдең.

Әби: Улым, беләсеңме бу шигырьне дә Тукай абыегыз язган бит.

Малай: Беләм, беләм әбием. “Туган авыл” шигыреннән өзек ул.

Әби: Тукай абыең авылны яраткан. Авылның табигатен, тирә-яктагы матурлыкны тоя- күрә белгән.

Иртә. Дөнья җанлана

Мәшрикъ ягы аллана,

Кояш чыгып, нурлары

Төшеп җиргә ялгана.

Яктыра кала..Урамнар,

Кырлар, якын урманнар,

Таулар, багълар, бакчалар

Нурга гарык булганнар.

Шушы вакыт балалар

Мәктәп таба баралар;

Букчалары артында,

Алар гыйлем рәтендә.

Менә балакайларым ничек матур итеп язган ул.

Малай: Әбием, син дә Тукай шигырьләрен яттан беләсеңмени? Шигырен дә яттан сөйлисең!

Әби(көлеп): Беләм, улым. Аны белмәгән кеше бармыни? Бөек Тукай, шагыйрь Тукай бит ул?! Милләтебезнең йөзек кашы! Карагыз әле нинди матур көн! Рәхәтләнеп уйнап керегез.

(Шулвакыт бабай керә).

Бабай: И, балакайларымның эшләре дә беткән икән. Кая җыендыгыз әле болай? Күрәм: кәефләрегез бик шәп, миңа да серен әйтмәссезме?

Малай: Минем өй эшләрем бетте.

Кыз: Мин курчагымны йоклаттым.

Әби (көлә): Ә мин сиңа кышка җон носкилар бәйләп куйдым.

Бабай: Кара боларны! Әмин... ә мин балаларга кышка менә дигән чана ясап куйдым.

Малай һәм кыз: Ура! Бабай, син иң шәп бабайларның берсе!(Бабайны кочаклап алалар).

Бабай: Эш беткәч уйнарга ярый дигәнме әле Тукай бабагыз?

И сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә - эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш,- дип тә язган бит әле ул.

Малай (әбигә карап): Менә әбекәй, бабай да Тукай шигырен сөйли. Чыннан да шагыйрьне белмәгән кеше юк икән!

Әби: Тукай телебезне, татар исемен, милләтебезне югары күтәрде.Аны онытырга ярамый!

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Кыз. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

 Бабай : И туган тел, һәрвакытта ярдәмең белән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

Малай. И туган тел! Синдә булган иң элек кылган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

Акрын гына “Туган тел” җырының көе яңгырый.

1 вед.  Нинди таныш, моңлы көй бу?

 2 нче вед.        Тукай җыры  - “Туган тел”.

                           Истән бер дә чыкмый торган

                           Халык көе -  туган тел.

1 вед. Хәерле көн,хөрмәтле укытучылар кунаклар.

2 вед. Апрель ае – бөек шагыйребезнең туган ае, шигърият ае. Бүген без

Г. Тукайның туган көнен бәйрәм итәргә җыелдык. Бүген бездә бәйрәм! Кичәбезне ачып жибәрергә рөхсәт итегез.

1вед..(Шигырь “Тукай көне” ( М.Әгъләмов)

 Илдә кояш, Җирдә кояш,

Йөздә кояш,күздә кояш.

Көндәгечә көлә кояш,

Әмма бүген үзгә кояш,

Бүген аның каршысына

 Канатланып чыккан бөре..

 Аваз сала томшыклары:

Тукай көне! Тукай көне!

2 вед..Илдә кояш, Җирдә кояш,

 Тукай көне канат җәйгән.

Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген,

Түкай көне .Безнең бәйрәм!

1 вед..Тукай – өлкәннәрнең дә,балаларның да иң яраткан шагыйре.Аның шигырьләрен кайчандыр бабаларыбыз ятлаган ,әти-әниләребез укып үскән, Хәзер без аларны өйрәнәбез.Алар жанны жылыта ,күңелне яктырта ,туган Туган телгә мәхәббәт тәрбияли.

Әйе, сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.

1 вед А.Б. Тукай әсәрләре безне туган көннән алып, гомеребезнең ахырына кадәр озата килә.Сабый вакытта күңелләргә Шүрәлесе кытыклап теңкәгә тия ,чәчәктән-чәчәккә очучы күбәләге күңелләрне күтәрә.

“Бала белән күбәләк “ – 5кл(Женя,Ильназ)

ҖЫР башкарыла  - Кудряшова Арина “Сандугач

2 вед. Ә хәзер сүзне иң нәни дусларыбызга бирик. Тукай абыебызга багышланган шигырьләрне тыңлап китик.

       ( 1 КЛАСС балалары- Дима, Настя,Ульяна,Камиль)

1 бала.   Илдә кояш, җирдә кояш,

               Тукай көне канат җәйгән.

               Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,

             Тукай көне – безнең бәйрәм!

2 бала.   Әле укый белмәсәк тә,

                Туган телне җырлыйбыз.

                Бу – Тукай абый бүләге,

                Иң кирәкле җыр, дибез.

3 бала.     Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

               Телләребез ачыла.

                Су анасы, Шүрәлеләр -

                Безнең дуслар барысы да.

 4 бала  Иң матур, моңлы җырларны

               Халыкка бирде Тукай.

               Моңнары белән мәңгегә

               Йөрәккә керде Тукай.

1 вед. А.Б.Татар жыры,татар биюе

Алып килә халкым хәтерен.

Оялчан ул,ямьле,ягымлыул-

Үзе салмак, үзе әкрен.

Татар биюе.(10 сыйныф.)

2 вед. .Бүген бу телдә кошлар сайрый сыман ,бүген бу телдә чишмәләр чылтырый сыман. Бүген без шушы илаһи телдә сөйләшәбез. Аралашабыз,жырлыйбыз! Без генә түгел, хәтта безнең 4 аяклы дусларыбыз да.

“Кызыклы шәкерт” – 6 класс

1 вед. Дөньяда бар нәрсәнең дә пары бар диләр.Бөек Тукаебызның пары булмаса да геройларын парлы итеп яраткан.  Бала белән күбәләк,  малай белән Акбай, Шүрәле белән Былтыр һ.б

2 вед. Сүзебезне мәктәбебезнең игезәкләренә бирәбез.

                          (3кл, 10кл)

1 вед.  Безне, балаларны, тормышның яме диләр. Килешәсезме икән, хөрмәтле кунаклар? (җавап) Рәхмәт.

2 вед.. Әйдәгез шулай икәнен бергәләп карап китик.

“Алтын алмалар” -5, 11класс) 

Катнашалар : Бай, Бай хатыны, ярлы кеше, ярлының хатыны, ярлының 5 баласы.

I күренеш.

( Бай өе. Бай һәм аның хатыны өстәл артында чәй эчәләр.)

Бай. Карале, сиңа әйтәм, Асылбикә, бу безнең күршеләр шундый шат яшиләр, ничек алай икән ул?

(сәхнә артында көлгән тавышлар ишетелә.)

Бай хатыны. әй, кем белсен соң ул бетле хәерчеләрне. Исең киткән икән!

Бай. Алай димә әле син. Менә безнең икебезгә генә күңелсез бит.Әһә, әнә күрше урамга чыккан.Тукта, чыгып сорыйм әле мин аннан.

( урамга чыга.)

Бай. Әссәламәгаләйкүм, күрше!

Ярлы. Вәгаләйкүмәссаләм, бай абзый! Ни хәлләрең бар?

Бай. Менә күрше синнән шуны сорыйсым килә әле.Сезнең юньләп ашаганыгыз да юк, юньле кием дә кигәнегез юк, ә үзегез шундый шат яшисез. Ә безнең байлыгыбыз да күп, барыбер безнең тормышыбыз күңелсез. Ничек алай икән ул?

Ярлы.Безнең, күрше, 5 алтын алмабыз бар. Без кичләрен шулар белән уйныйбыз.

Бай.Ә – ә, менә нәрсәдә икән хикмәт! Минем дә акчам күп, мин дә алтын алмалар сатып алам.

Сатучы. Кемгә алма кирәк? Алма сатам! Алтын алмалар.

Бай. Кая, мин алыйм әле. Миңа 5 алма бир.

( өенә кайта)

Менә, хатын, кара әле.Мин 5алтын алма сатып алдым. Хәзер без дә күңелле яшәрбез.

Бай хатыны.Каяле, кая. Ай аллам, бигрәк матур!

Бай. Әйдә, уйнап карыйк әле.Утыр әнә теге почмакка.( икесе ике почмакка утырып,бер – берләренә туп тәгәрәтәләр.)

Бай хатыны. Әй, арыдым инде мин. Бер дә кызык түгел бу уен.

Бай.Әйе шул, туйдырды бу уен.Алдаган икән мине күрше.Әйдә , карчык, күршеләргә кереп, аларның алтын алмаларын карап чыгыйк әле.

( күршеләргә кереп китәләр.)

Исән – саулармы сез! Әссаләмәгаләйкүм!

Ярлы. Вәгаләйкүмәссаләм! Аллага шөкер, күршеләр.әйдәгез, рәхим итегез.

Ярлы хатыны. Әйдә, әйдә түрдән узыгыз, утырыгыз.Хәзер чәй әзерлим.

Бай хатыны. Менә сезгә бераз күчтәнәч!

Ярлы хатыны. Ай, рәхмәт яусын! Якты чырай, такта чәй дигәндәй сыебыз әллә ни булмаса да, барына җитешегез. Менә үз күчтәнәчләрегездән авыз итегез! Үз күчтәнәчен ашаган кешенең гомере озын була, диләр.

( чәй эчәләр.)

Бай. Я, күрше, күрсәт инде безгә теге алтын алмаларыңны.

Ярлы. Ә – ә, хәзер, хәзер, бай абзый.Әнисе, бар чакыр әле балаларны.

Ярлы хатыны. Балалар, килегез әле монда.

( 5 бала йөгереп чыга.)

Менә безгә кунаклар килде.Әйдә, һөнәрләрегезне күрсәтегез әле!

2 кыз бала.Әти, без җырлап күрсәтәбез.(Ксения,Женя)

( татар халы җыры  башкаралар)

1 нче малай. Ә мин әкият сөйли беләм.(Альфред)

Борын – борын заманда яшәгән ди әби белән бабай. Аларның өйләре булган ди таштан, сөйлимме яңа баштан?

Балалар. Сөйлә, сөйлә!( бала шуны ук кабатлый)

Ярлы. Әй улым, алдавыч әкият булды бит бу.

3 нче кыз. Мин шигырь сөйли беләм.( Ильназ шигыр сөйли.)

4 нче кыз. Мин татар халык мәкальләрен беләм  (Максим)

Кем эшләми, шул ашамый.

Китап белем чишмәсе

Әткәй шикәр, әнкәй бал.

Ярлы. Рәхмәт, балалар, булдырдыгыз! Менә бай абзый, шул инде безнең алтын алмаларыбыз.

Бай. Әйе, күрше, менә хәзер аңладым инде. Алтын алмалар – сезнең балаларыгыз икән. Сезнең байлык минем байлыктан күбрәк икән!

Җыр “Алмагачларым”  Миназова  Регина – 10класс

2вед.   Татар теле – минем туган телем –

Дөньядагы иң-иң камил тел,

Тукай теле, Такташ ,Җәлил теле –

Күңел бакчамдагы гүзәл гөл

 1 вед.Бөтен дөнья татарлары бергә

 « Туган тел” не жырлый моңланып.

 Тукай яши ,Тукай ул мәңгегә

Йолдыз булып янар нурланып!

2 вед.Хөрмәтле укытучылар,укучылар,килгән мөхтәрәм кунакларыбыз ,әйдәгез бәйрәмебезне Тукаебызның “Туган тел” жырын бергәләп жырлап тәмамлыйк әле.

 “Туган тел”жыры жырлана.

1вед.Кичәбез шуның белән тәмам.Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай-безнең күңелләрдә.

Тукай! Нинди бөек исем . Ул – безнең йөрәкләрдә. Бу исем , йолдыз кебек , нур чәчеп тора.Бөек шәхесебезнең туган көнендә башлангыч сыйныфлар белән үткәрелгән кичә үрнәге....

Урок тат.литературы в 8 классе "Тукай безнең йөрәкләрдә"

Урок тат.литературы для русскоязычных обучающихся 8 класса "Тукай безнең йөрәкләрдә"...

Тукай безнең күңелләрдә

Тукай безнең күңелләрдә. Внеклассная работа...

Тукай безнең күңелдә

5нче сыйныфта Г. Тукай иҗаты буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

Тукай - безнең күңелләрдә. Тамчы - шоу.

6-7 нче сыйныф укучыларының әдәбият фәне буенча белемнәрен тикшерү,балаларда Г.Тукай шигырьләренә кызыксыну уяту,иҗади сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү, үз халкың белән горурлану хисе уяту максатынна...

Тукай безнең күңелләрдә.

Тукай безнең күңелләрдә....

Габдулла Тукай- безнең күңелләрдә ( шигырьләр бәйгесе)

Г.Тукай нибарысы дистә елга якын гына иҗат иткән.Шушы вакыт эчендә ул татар халкының иң сөекле әдибенә әверелә....