Рабочая программа для 11 класса
рабочая программа (11 класс) на тему

Хамидуллина Резида Рахимзяновна

Фәнне өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү. Гомуми белем бирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт. Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә:

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 11 нче сыйныф өчен эш программасы37.78 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Аксубаевская средняя общеобразовательная школа №2»

Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан

Рассмотрено:                                                   Согласовано:                                                                   Утверждаю:

на заседании ШМО                                          заместитель директора по УВР                                       Директор МБОУ «Аксубаевская СОШ №2»

протокол №1 от    августа 2014 г.               ____________ (Ф.М.Фахрутдинова)                                 Приказ №      -осн. От      августа 2014г.

____________( Ф.В.Вафина)                          «    » августа 2014г.                                                           _____________ (А.М.Сударев)

Рабочая программа

 по татарскому языку (11 класс русскоязычная группа)

                                                                                                                                                                                               Составил:

                                                                                                                                                                     учитель первой кв. категории

                                                                                                                                                                 Хамидуллина Резида Рахимзяновна                                                                                                                                                                                                Рассмотрено на заседании педагогического совета

                                                                                                                                                            МБОУ «Аксубаевская СОШ №2»

                                                                                                                                               Аксубаевского муниципального района РТ

                                                                                                                               Протокол №1 от     августа 2014г.

2014 – 2015 уч. год

                                                                                                        Аңлатма язуы 

  11нчы сыйныфларның татар теленнәнн эш программасы  түбәндәге  документларны  исәпкә  алып  төзелде: 

1.Татарстан  Республикасы  дәүләт  телләре  һәм  Татарстан  Республикасында  башка  телләр  турында  Татарстан  республикасы  Законы.

2. “Мәгариф  турында”  Россия  Федерациясенең  Законы  (“Закон  об  образовании”  Закон  Российской  Федерации).

3. “Мәгариф  турында”  Татарстан  Республикасы  Законы. “Татарстан Республикасы  дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында ” Татарстан Республикасы Законы (2013 ел, 12 гыйнвар);

4.“2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь);

5.Новый Федеральный зпакон об образовании в Российской Федерации № 273-ФЗ (сучетом изменений, внесенных Федеральными законами от 3 февраля 2014 г. №11-ФЗ,15-ФЗ

6.Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү  мәктәбендә  татар телен  һәм әдәбиятын укыту программасы” (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар. (Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова) Казан:Татар.кит.нәшр., 2011.-239 б.

7. Гомуми  белем  эчтәлегенең  мәҗбүри  минимумы  (ТР  Мәгариф  министрлыгының  478  нче  номерлы  боерыгы,  05.07.2000  ел).

8. Рус  телендә  сөйләшүче  балаларга  татар  теле  укыту  программасы,  1 – 11  нче  сыйныфлар,  Казан,  “Мәгариф”  нәшрияты,  2010,  К.С.  Фәтхуллова.

9.Дәреслек - Татар теле , 11нче класс. Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева,  Казан “Мәгариф” нәшрияты,   (рус телендә сөйләшүче балалар өчен),  Казан,  “Мәгариф”,  2010 ел

10.”Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” 1-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән  министрлыгы, Казан,  Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел.

11.Татар теле һәм әдәбияты буенча “Энҗе җыям” түгәрәгенең  авторлык программасы.     Авторлык программасының инновацион яңалыгы: укучыларга җәмгыятькә яраклашырга ядрәм итә, җәмгыятькә ярашу күнекмәләре барлыкка килсен өчен шартлар тудыра.  Укучыларның акыл эшчәнлеген үстерә, коммуникатив белемнәрен, иҗади мөмкинлекләрен баета, фольклор әсәрләре белән танышу, уеннарда катнашу балаларда сөйләм кулҗтурасын, сүз байлыгын арттыра, күзаллау мөмкинлекләрен, хәтерен яхшырта. Укучыларда туган телгә, бай мәдәни мираска сакчыл караш, туган илгә мәхәббәт тәрбияли.

       Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган “Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укыту эчтәлегенә таләпләр минимумы”нда әйтелгәнчә, гомуми белем мәктәбендә башлангыч сыйныфларда үзләштерелгән белемнәр һәм сөйләм күнекмәләре киңәйтелә, камилләштерелә һәм алга таба үстерелә. Шунлыктан рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү төп максат итеп билгеләнә.

Фәнне өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү. Гомуми белем бирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт. Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә:

 - татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү, татар балалар әдәбиятының күренекле язучылары, аларның иҗаты белән таныштыру;

- татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

- программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

- карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

- татар теле дәресләрендә алган белемнәрне әдәби әсәрләр уку аша ныгыту, сөйләмдә куллану, тәкъдим ителгән текстларны яттан өйрәнү;

- фразеологик берәмлекләрнең, мәкальләрнең рус эквивалентларын табарга һәм чагыштырырга өйрәтү;

- татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү; татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

- халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү. 

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

-татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

-татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

-программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

-карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

-тәкъдим ителгән текстларны яттан өйрәнү;

-фразеологик берәмлекләрнең, мәкальләрнең рус эквивалентларын табарга һәм чагыштырырга өйрәтү;

-татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, граматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

-татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

-халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

II.  Уку предметына гомуми характеристика

             Белем бирү системасының структур элементларына мөнәсәбәтле рәвештә инновациянең тибы: максат, бурычлар яңалыгы; белем бирүнең эчтәлеге; формаларда, методларда, алымнардә, чараларда яңалык, белем һәм тәрбия бирү технологияләре өлкәсендә; диагностика өлкәсендә, контроль, нәтиҗәләр бәясендә һ.б.  

Грамматик күнекмәләрен үстерү – төрле сүз төркемнәренең морфологик формалары, ясалышлары белән таныштыру, сүзләрнең җөмләдә үзара бәйләнеш чараларын үзләштерү һәм кагыйдәләрен белү дигән сүз. Татар телен икенче тел буларак укытканда, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү принцибына таянып эш итү кирәк, чөнки сүзләр башка сүзләр белән бәйләнештә булганда гына, җөмлә, гомумән, сөйләм барлыкка килә. Димәк, бу төр күнекмәләр җөмләнең, диалогик яки монологик хәбәрләмәнең, бәйләнешлә текстның грамматик дөреслеген һәм төгүллеген тәэмин итәргә тиешләр.

Гомуми белем мәкәбендә сөйләү эшчәнлегенең барлык төрләре (сөйләү, тыңлап аңлау, уку, язу) буенча укучыларның күнекмәләре киңәйтелә:

  • аларны, җанлы сөйләмне тыңлап, кирәкле мәгълүматны сайлап алырга һәм тулысынча аңларга;
  • диалогик аралашу барышында куелган коммуникатив максатларга ирешергә;
  • үз фикерләрен белдереп, вакыйгаларны һәм күренешләрне яктыртырга;
  • укылган (тыңланган) текстларның эчтәлеген эзлекле итеп сөйләргә һәм телдән белдерелгән фикерләрне язмача оештырырга өйрәтү эшләре иң мөһимнәрдән берсе.

Гомуми урта (тулы) белем мәктәбендә (10-11 нче сыйныфлар) укучыларның лексик-грамматик белемнәре гомумиләштерелә һәм системалаштырыла; телдән һәм язма сөйләм күнекмәләре һәм фикерләү сәләте үстерелә; татар теле дәресләрендә укучыларга рухи һәм әхлакый тәрбия бирелә. 10-11 нче сыйныфларда өйрәнелә торган лексик темалар киңәя бара, ягъни концентрик рәвештә үсеш ала. Алар тел күренешләрен сөйләм ситуацияләре аша үзләштерү һәм практикада куллану, татар халкының тарихи үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген күзаллау, Татарстанда һәм Россиядә яшәүче башка халыклар турында күпкырлы мәгълүмат алу һәм укучыларның гомуми белем дәрәҗәсен арттыру өчен нигез булып тора. Бирелгән  программада  татар  теле  грамматикасы  буенча  укучыларның  белем  дәрәҗәсен  күзаллау,  нигездә  уңай  хәл  ителә,  шулай  ук  телгә  әдәби  текст,  татар  әдәбияты  өлгеләре  аша  өйрәтү  юнәлешенә  зур  игътибар  бирелә.

Сөйләмнең орфоэпик, интонацион, орфографик ягын үзләштерүгә таләпләр:

-татар теленең төп фонетик үзенчәлекләрен гамәли белү (сингармонозм һәм аның төрләре – рәт һәм ирен гармониясе, тартыклар ассимиляциясенең типик очраклары, саңгырау тартыкларның ике сузык арасында яңгыраулашуы, редукция, элизия күренешләре);

-татар теленә генә хас фонемаларның дөрес әйтелешенә ирешү: [ә], [ө], [ү], [w], [къ], [гъ], [һ], [җ], [ң], [ы], [э], [,] (һәмзә);

-татар телендә сүз басымының үзенчәлекле кулланылыш очракларын белү һәм аерым грамматик формалардагы фигыльләргә, сыйфатларга, рәвешләргә, алмашлыкларга басымны дөрес кую;

-татар теленең иҗек калыпларын гамәли белү;

-иҗек чигендәге фонетик үзгәрешләрне истә тотып сөйләү: күк – күге, кунак – кунагы, тап – таба, тек әле – [тегәле];

-татар сөйләмен синтагмаларга дөрес бүлә белү һәм логик басымның җөмләдәге урынын таба алу;

-гади һәм кушма, хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләрне дөрес интонация белән әйтә алу;

-актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрнең язылышын истә калдыру. Кушма, тезмә, парлы һәм кыскартылма сүзләрне дөрес яза белү;

-татар һәм рус телләрендәге фонетик аермаларны аңлата белү.

Сөйләмнең лексик ягын үзләштерүгә таләпләр:

-аралашу темаларына караган лексик һәм фразеологик берәмлекләрнең кулланылышын гамәли үзләштереп бару;

-алынмма сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана белү;

-антоним, синоним, омонимнарны аера һәм сөйләмдә урынлы куллана алу;

татар телендә сүз ясалышының төп ысулларын белү (исем, сыйфат һәм фигыль ясагыч продуктив кушымчалар, кушма сүзләр, тезмә сүзләр, парлы сүзләр, кыскартылма сүзләр);

-татарча-русча, русча-татарча һәм башка төр сүзлекләрдән файдалана белү;

-лексик берәмлекләрнең күчерелмә мәгьнәләрен, башка сүзләр белән бәйләнешкә керү үзенчәлекләрен аңлата алу.

Сөйләмнең грамматик ягын үзләштерүгә таләпләр:

-һәр сүз төркеменең сөйләмдә кулланылышын, төрләнешен, ясалыш ягыннан төрләрен, төркемчәләрен һәм язылышын гамәли үзләштерү;

-сүз төркемнәренә хас аерым грамматик категорияләрнең татар һәм рус телләрендә тәңгәл килү-килмәвен белү:

  • татар телендә исемнең род категориясе булмавы һәм аның лексик берәмлекләр белән бирелеше;
  • татар телендәге исемдә тартым категориясе булуы һәм аның рус телендә бирелеше;
  • татар телендә хикәя фигыльнең заман формаларының мәгьнәви үзенчәлекләре;
  • татар телендә фигыльнең вид категориясе булмавы, шунлыктан аның төрле формалар белән бирелеше;
  • татар телендә сыйфатланмыш белән ярашмавы;
  • бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең татар телендә сүздән соң килүе;
  • татар сөйләмендә кисәкчәләрнең препозитив (иң, үтә, тома, шыр, әллә) һәм постпозитив (түгел, бит, инде, әле, гына/генә, кына/кенә, ук/үк) булуы;
  • -татар телендә саннарның һәм сыйфатларның исем янында төрләнмәве (өч малайда – у трех мальчиков, бишенче сыйныфта – в пятом классе, җиде баланың – у семи детей, маҗур бинада – в красивом здании);
  • микьдар саны белән янәшә килгәндә, исемнәрнең сан белән төрләнмәве.
  • татар телендәге ымлыкларны рус теленде эквивалентлары белән чагыштырып, сөйләмдә куллануга ирешү;

-татар һәм рус телләрендәге зат һәм күрсәтү алмашлыкларының килеш белән төрләнү үзенчәлекләрен истә тоту;

-җөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм бәйләүче чараларны гамәли үзләштерү;

-татар телендәге хикәя җөмләнең хәбәр белән тәмамлану үзенчәлеген истә тотып, сөйләм оештыруга ирешү;

-татар җөмләсендә сөйләм яңалыгы – реманың хәбәр алдында урнашуын белеп эш итү (Бүген безгә кунаклар килә. Кунаклар безгә бүген килә. Кунаклар бүген безгә килә);

-татар телендә иярченле кушма җөмләләрнең, аналитик төре белән беррәттән, үзенчәлеклә синтетик төрен таба белү: аларның баш җөмләгә кушымчалар, бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр, янәшә килү чарасы белән бәйләнүләрен гамәли үзләштерү;

-татар телендәге синтетик иярчен җөмләләрнең һәрвакыт баш җөмлә алдыннан килү үзенчәлекләренә нигезләнеп, сөйләм оештыра алу;

-татар текстындагы мөстәкыйль җөмләләрнең актуаль кисәкләргә бүленү үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, аны структур яктан дөрес төзи белү;

-бер үк фикерне төрле синтаксик модельләр белән белдерергә өйрәтү;

-язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес куюга ирешү: ия белән хәбәр арасында сызык, җөмләнең аерымланган кисәкләре, модаль сүзләр, тиңдәш кисәкләр янында өтер, кушма җөмләдә тыныш билгеләре (өтер, ике нокта, сызык)  

III. Уку предметының урыны  

         Эш  программасы  тел  белеме  тармаклары  арасында  системалылык  һәм  эзлеклелек,  фәннилек,  аңлаешлылык  принципларын  истә  тотып  төзелде.  Татар  теленнән  эш  программасы  белем  бирү  учреждениесенең  уку  планы  нигезендә  гамәлдәге  базис  план  буенча 11 нче  сыйныфта  атнага 1  сәгать  татар  теле исәбеннән  төзелә. Барлыгы 34 сәгать. План Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү  мәктәбендә  татар телен  һәм әдәбиятын укыту программасы” (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар. (Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова) Казан:Татар.кит.нәшр., 2011.-239 б.программасы нигезендә төзелде; Дәреслек - Татар теле : Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбе 11 нче сыйныф өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүчн балалар өчен)/   Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеева.- Казан:  “Мәгариф” нәшрияты, 2010-167 б.  Уку планы Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе – 2 нче Аксубай урта мәктәбенең  2014-2015  нче уку елына укыту планы буенча пр.”136 осн. 29.08.14.елда каралган.

       Тикшерү характерындагы язма эшләр күләме

Сыйныф

Сүзлек диктанты

Контроль эш

Диктант

Изложение

Сочинение

11

1(33-35 сүз)

2

2 (ел башында 110-120 сүз,

ел ахырында 115-125 сүз)

1 (175-180/190-210)

1

11нче сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр:

  -татар теленең төп фонетик үзенчәлекләрен гамәли белү;

  -татар телендә сүз басымының үзенчәлекле очракларын белү һәм аерым грамматик формалардагы сүзләргә басымны дөрес куя белү;

  -иҗек чигендәге фонетик үзгәрешләрне истә тотып сөйли алу: күк-күге, кунак-кунагым, тап-таба, тек әле- /тэгәлэ/;

  -татар сөйләмен синтагмаларга бүлә һәм логик басымның җөмләдәге урынын билгели белү;

  -кушма, тезмә, парлы һәм кыскартылма сүзләрне дөрес куллана һәм яза белү;

  -антоним, синоним, омонимнарны аера белү һәм сөйләмдә урынлы куллана алу;

  -татарча-русча, русча-татарча һәм башка төрле сүзлекләрдән файдалана белү;

  -лексик берәмлекләрнең күчерелмә мәгънәләрен,башка сүзләр белән бәйләнешкә керү үзенчәлекләрен белү;

  -аерым сүз төркемнәренә хас грамматик формаларның татар һәм рус телләрендә тәңгәл килү-килмәвен белү;

 -җөмләдә сүзләрне бәйләүче чараларны гамәли куллана белү;

 -татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында урнашуын белү. (Бүген безгә кунаклар килә. Кунаклар безгә бүген килә. Кунаклар бүген безгә килә.);

-иярченле кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен гамәли куллана белү;

 -бер үк фикерне төрле синтаксик калыплар белән белдерә алу;

 -язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес куя белү: ия белән хәбәр арасында сызык; җөмләнең аерымланган кисәкләре, модаль сүзләр, тиңдәш кисәкләр янында, кушма җөмләдә тыныш билгеләре     (өтер, ике  нокта, сызык ).

IV. Программаның эчтәлеге (34 сәгать)                                                                      

   11  нче сыйныф өчен белем бирү эчтәлегенең  мәҗбүри  лексик-грамматик минимумы

Тыңлап аңлау. Эчтәлеге һәм күләме ягыннан укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән бәйләнешле текстны тыңлап аңлау, эчтәлеге буенча укытучының сорауларына җавап бирү; дәрес барышында җанлы сөйләмне аңлап аралаша белү һәм фикер алышуда катнашу.

Диалогик һәм монологик сөйләм. Коммуникатив максатларны аңлап, аралашу ситуацияләренә бәйле диалог яки монолог төзү, тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны тугыздан ким булмаска тиеш); лексик тема буенча бәйләнешле текст төзеп сөйләү (җөмләләр саны уннан ким булмаска тиеш).

Уку. Танышу, өйрәнү һәм карап чыгу максаты белән уку төрләреннән файдаланып, текстларны аңлап уку һәм кирәкле мәгълүматны табу; укылган текстның эчәлеген кыскача якитулы итеп сөйләп бирү.

Язу. Актив үзләштерелгән сүзләрнең язылышын истә калдыру, лексик тема буенча хикәя яза алу, укылган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү яки сөйләү, диктантлар язу, текстларны рус теленнән татарчага язмача тәрҗемә итү.

Бүлекләр

Сәгать

Темага кагылышлы лексик-грамматик материал

1.

Алда юллар, кайсын сайларга....

17

Сузык һәм саңгырау авазлар.Хикәя фигыль.Җөмлә кисәкләре.Сыйфат фигыль.Бәйлекләр.Зат алмашлыклары.Хәл фигыль формалары.Бәйлек сүзләр.

2.

Татарстан – минем туган җирем

5

Сан төркемчәләре.Сүз ясагыч кушымчалар.Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль

3.

Гаилә һәм балалар

8

Тартым кушымчалары.Рәвеш төркемчәләре.Фразеологизмнар.Кисәкчәләр.

4.

Мәхәббәт – гаилә нигезе

4

Исем фигыль.Инфинитив. Боерык фигыльләрнең төрләнеше.Теркәгечләр.

Барысы:

       34

                                                                         Учебно-методический комплекс:

 Учебник: 1.Р. З. Хайдарова, Р. Л. Малафеева “Татар теле” 11 сыйныф, Казан «Мәгариф» нәшрияты, 2010 ел.

  2 .  Р. З. Хайдарова «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм уку дәресләре оештыру өчен тематик план», Яр Чаллы, 2009

  3 .   Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-11 нче сыйныфлар.Төзүче –автор К.С.Фәтхуллова, Ф.К.Җәүһәрова.” Мәгариф”, 2010  3. Рус  мәктәпләрендәге  рус төркеме  укучыларына   татар  теленнән  гомуми  белем  бирүнең  дәүләт  стандартлары.

 4. Рус төркеме укучылары өчен белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

5.”Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” 1-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән  министрлыгы, Казан,  Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел.

 Өстәмә әдәбият:

  1.Ч.М.Харисова «Теория и практика обучения татарскому произношению в русскоязычных школах»

   2. Ф.Ф.Харисов «Основы методики обучения татарскому языку как неродному.

   3 .    Р.Р.Нигьмәтуллина “Татар теле өйрәнүчеләргә кагыйдәләр һәм күнегүләр”                          

   4.    Р.З. Хәйдәрова “11 нчы сыйныф өчен методик ярдәмлек”, Казан “Мәгариф”, 2009 ел

   5.  “Р.С. Нурмухаметов «Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учащихся», Казань, «Гыйлем», 2008 год.

   6.   Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә. Гиниятуллина “Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле укыту»,  Яр Чаллы, 2006 ел

   7.   Р. Нигъматуллина “Татарча да яхшы бел”, контроль текстлар һәм тестлар, Казан, “Мәгариф”, 2005 ел

                                                                                   

Календарь-тематик план

Дәрес темасы

Сәгать

Дәрес тибы

Уку эшчәнлегенең төрләре

Үткәрү вакыты.

План буенча.

Үткәрү вакыты.

Фактик

Алда юллар кайсын сайларга

17

1.

Хикәя фигыльнең заман формалары.

1

ГКК

Хикәя фигыльнең заман формаларын сөйләмдә куллана белү

02.09

02.09

2.

Җөмлә кисәкләре.

1

ЛКФ

Җөмлә кисәкләрен таба белү

09.09

09.09

3.

Килешләр. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

ЛГКК

Килешләрне белү, җөмлә төзүдә килеш кушымчаларын дөрес куллана белү

16.09

16.09

4.

Теләк белдерү формасының зат-сан белән төрләнеше.Кереш контроль эш.

1

ЛГКК

Теләк белдерү формаларын сөйләмдә куллана белү

23.09

23.09

5.

Сыйфат фигыльнең заман формалары.

1

ГКК

Сыйфат фигыльнең заман формаларын җөмлә төзегәндә куллана белү

30.09

6.

Шарт фигыль.

1

ЛГКК

Шарт фигыль формаларын тәрҗемә итә белү

07.10

7.

Хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

ГКК

Хикәя фигыльнең юклык формаларын сөйләмдә куллана белү

14.10

8.

Хәл фигыль, сыйфат фигыль.

1

ЛКФ

Хәл фигыль, сыйфат фигыль формаларын ясый белү

21.10

9.

 Диктант

1

Белемнәрне тикшерү, бәяләү

Текстны ишетеп аңлау күнекмәләрен тикшерү

28.10

10.

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

1

ГКК

Зат алмашлыкларын

сөйләмдә куллана белү

11.11

11.

Сүз ясагыч кушымчалар. Сыйфат ясагыч кушымчалар.

1

ЛГКК

Исем ясагыч кушымчаланы куллана белү

18.11

12.

Хәл фигыль формалары.

1

ГКК

Хәл фигыль формаларын

сөйләмдә куллана белү

25.11

13.

Бәйлек сүзләр.

1

ГКК

Бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллану

02.12

14.

Сыйфат + исем конструкциясе.

1

ЛГКК

Сыйфат + исем конструкциясен сөйләмдә куллана белү

09.12

15.

Контроль эш. Хәл фигыль формалары.

1

Белемнәрне тикшерү, бәяләү

Укучыларның белемнәрен тикшерү һәм бәяләү

16.12

16.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

ГКК

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын сөйләмдә куллану

23.12

17.

Ия белән хәбәр арасында сызык.

1

ЛКФ

Ия белән хәбәрне таба белү

13.01

Татарстан Республикасы

5

18.

Изложение.

1

Белемнәрне тикшерү, бәяләү

Укучыларның ишетеп аңлау, язу күнекмәләрен тикшерү, бәяләү

20.01

19.

Сан төркемчәләре, санның ясалышы һәм язылышы.

1

ЛГКК

Сан төркемчәләрен сөйләмдә куллану

27.01

20.

Алмашлык төркемчәләре.

1

ЛКФ

Алмашлык төркемчәләрен сөйләмдә куллану

03.02

21.

Сочинение.

1

Белемнәрне тикшерү, бәяләү

Укучыларның белемнәрен тикшерү һәм бәяләү

10.02

22.

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат, сан белән төрләнеше.

1

ЛГКК

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль формаларын куллана белү

17.02

Гаилә һәм балалар

8

23.

Сүзлек диктанты 

1

Белемнәрне тикшерү, бәяләү

Укучыларның ишетеп аңлау күнекмәләрен тикшерү

24.02

24.

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат, сан белән төрләнеше.

1

ЛКФ

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат, сан белән төрләнешен белү

03.03

25.

Бәйлек сүзләрнең төрле килешләрдә кулланылышы.

1

ЛКФ

Бәйлек сүзләрне җөмлә төзүдә куллана белү

10.03

26.

Рәвеш төркемчәләре.

1

ГКК

Рәвеш төркемчәләре сөйләмдә куллана белү

17.03

27.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр, әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләре.

1

ЛКФ

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне, әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләрен сөйләмдә куллана белү

07.04

28.

Контроль эш. Рәвеш.

1

Белемнәрне тикшерү, бәяләү

Укучыларның белемнәрен тикшерү һәм бәяләү

14.04

29.

Кисәкчәләр.

1

ГКК

Җөмләдә кисәкчәләрне

Таба белү, аларны сөйләмдә куллана белү

21.04

30.

Исем фигыль.

1

ГКК

Исем фигыльләрне сөйләмдә куллана белү

28.04

Мәхәббәт-гаиләнең нигезе

4

31.

Инфинитив. 

1

ГКФ

Инфинитивны сөйләмдә куллана белү

05.05

32.

Боерык фигыльнең зат һәм сан белән төрләнеше. Диктант.

1

ГКК

Боерык фигыльнең зат һәм сан белән төрлән-

дерә белү

12.05

33.

Бәйлек сүзләр.

1

ГКК

Бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллана белү

19.05

34.

Теркәгечләр.

1

ГКФ

Теркәгечләрне сөйләмдә куллана белү

26.05


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа (7 классы, по программе Р.Р.Нигъматуллиной)

Рабочая программа для учителей, работающих в 7 классах русских школ...

Рабочая программа 5 класс природоведение по программе А.А.Плешакова

тематическое и поурочное планирование 5 класс природоведение по программе А.А.Плешакова...

Рабочая программа 6 класс биология по программе Д.И.Трайтака

Тематическое и поурочное планирование 6 класс биология по программе Д.И.Трайтака...

Рабочая программа 9 класс биология по программе Д.И.Трайтака

Тематическое и поурочное планирование 9 класс биология по программе Д.И.Трайтака...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА 6 КЛАСС, География. Природа и люди, Программа разработана на основе авторской программы: А.И. Алексеева, Е.К. Липкиной, В.В. Николиной. Москва «Просвещение», 2008г.,

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА 6 КЛАСС, География. Природа и люди, Программа разработана на основе авторской программы: А.И. Алексеева, Е.К. Липкиной, В.В. Николиной. Москва «Просвещение», 2008г.,...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА 7 КЛАСС, География. Страны и континенты, Программа разработана на основе авторской программы: «География. Страны и континенты» Авторы: А.И. Алексеев, Е.К. Липкина, В.В. Николина. Москва «Просвещение», 2008г.

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА 7 КЛАСС, География. Страны и континенты, Программа разработана на основе авторской программы: «География. Страны и континенты» Авторы: А.И. Алексеев, Е.К. Липкина, В.В. Николина. Мос...

Рабочая программа 1 класс музыка по программе Критской, Шмагиной, Сергеевой ФГОС

Рабочая программа 1 класс по программе Критской, Шмагиной, Сергеевой ФГОС...