Разработка мероприятия "Г.Зайнашевага 80 яшь"
методическая разработка (10 класс) по теме

Вагизова Гулия Наилевна

Юбилей Г. Зайнашевой

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon g.zaynasheva.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

                                  Г.Зәйнашевага 80 яшь                   

Зал бәйрәмчә бизәлгән.

Түрдә  Г.Зәйнашеваның портреты эленгән,  иҗатын чагылдырган рәсемнәр, китаплар күргәзмәсе;

 плакатлар: 1)  «Бәхетемне синдә таптым…»

                     2) «Тәрәз төбемдә  гөлем бар,

                            Күчереп утыртсам, сула.

                            Йөрәгем-шул гөл яфрагы,-

                            Ерак калса ил туфрагы,

                            Өзелеп төшәрдәй була…»

        

1 алып баручы

Яңгырасын  көйләр, шат көлүләр,

Тирә- юньгә бүген таралсын.

Кемнәр болар-бәхетлеләр диеп,

Бөтен кеше безгә карасын!

2 алып баручы

Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, кадерле укытучылар!  Рәхим итегез!

Бүгенге кичәбез Гөлшат  апа Зәйнашеваның иҗатына багышлана.

Җыр башкарыла «Очрашу»\Г. Зәйнашева сүзләре,  И.Шакиров                       көе\

 1 алып баручы

Гөлшат  апа Зәйнашева  иҗаты өчен кайдан  шулкадәрле көч, илһам  алган икән? Югыйсә ул да гап-гади бер авыл баласы бит?!

Шагыйрәнең тормыш юлына күз салыйк. Сарман районында  Иске  Теләнче авылында  1928 нче елның 13 нче гыйнварында дөньяга килгән. Әмма бала чагын моңлы-җырлы Сарманда түгел, Илһам Шакиров төбәгендә түгел, Минзәлә якларында Югары Тәкермән  авылында  үткәргән.

2 алып баручы

Ятимлек сәбәп моңа- моңлы ятимлек. Моңнар әнә каян килә ул Гөлшатка. Минзәләдә ул педагогия училищесын тәмамлый, Казанда педагогия институтында белем ала. Татарстан радиокомитетында, Татарстан китап нәшриятында эшли.

1 алып баручы

Ихтимал, бик яшьли әдәбият белән җенләнеп йөрү, мәктәптә укыганда ук җыр язарга омтылу, үзешчән сәнгать һәвәскәре авыл сәхнәләрендә, бераз соңрак институт кичәләрендә катнашу да аның әдәбиятка, сәнгатькә якынаюына сәбәпче булгандыр.

2 алып баручы

Казанда Гөлшат шагыйрьләр дөньясына эләгеп кенә калмый, музыкантлар, җырчылар,  композиторлар белән якыннан таныша, аралаша. Композитор Алесандр Ключарев белән булган иҗади дуслыгы аңа канатлар  куя. һәм ул «Туган җирем-Татарстан» җыры  белән бәйгедә җиңеп чыга. Бу җырның музыкасы дәртле, халык күңелендә туган җиренә булган изге тойгыларны әйтеп бирерлек моңлы.

                                             

Җыр башкарыла «Туган җирем-Татарстан»\Г.Зәйнашева сүзләре, А.Ключарев көе

1 алып баручы

Җыр төгәллекне, гадилекне, хакыйкатьне таләп итә.

 Гадилек…  Моңа  Гөлшат беренче җырларыннан ук төшенә. Аның җырларын халык бик яратып кабул итүенең сәбәбе, мөгаен, шулдыр: әлеге җырларның сүзе гади- тормышчан, ә музыкаль аһәңнәре  халык рухына туры килә, сүзләргә салыган мәгънәне дулкынландыргыч итеп  ачып бирә белүендә.

          Җыр башкарыла.  «Тибрәнә җыр  күңелдә» \Г.Зәйнашева сүзләре, З.Сәгыйтов көе

                                                       

2 алып баручы

 Г.Зәйнашева җыр текстлары өлкәсендә эшләүче актив шагыйрә булып танылган шәхес. Аның иҗатында  туган якны ярату  һәм  сагыну, әнкәйләргә  булган олы хөрмәт, олы мәхәббәт хисләре, аналар язмышы, тарихи шәхесләр,  тормыш, заман асылы турында уйланулар, мәхәббәт лирикасы, балаларның серле һәм  кызыклы  дөньясы  кызыл җеп булып үрелгән.

Шигырьләрен  уку, җырларын тыңлау

                        1. «Конфет»

        2. «Кояшлы яңгыр» \музыкаль композиция

                        3. « Корбан исемле малай турында әкият»

                        4.  «Сөембикә» \музыкаль композиция

        5.  «Кояш гомере» \Ф. Әхмәдиев көе

                                6.   «Аерылмагыз»\Ч.Зиннәтуллина көе

        

                                                   

1 алып баручы

Шагыйрәнең  драматургия өлкәсендә дә эшләве билгеле. «Рамай», «Язмышлар һәм ялгышлар»,  «Нәрсә булды безгә?», «Күктән төшкән кияү», «Гайфи бабай, өйлән давай!», «Тузган тораклар бетсен»  исемле пьесалары буенча куелган спектакльләр  халык театрлары сәхнәсендә зур уңыш белән бара.

«Гайфи бабай, өйлән давай!» спектакленнән өзек күрсәтелә

2 алып баручы

        Г. Зәйнашева әдәбиятның төрле жанрларына караган ике дистәдән артык китап авторы.

Иң популяр җырлары тупланган  «Илле җыр» исемле китабы өчен Г. Зәйнашева 1991 нче елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.

 

1 алып баручы

Җырлы һәм моңлы як кызы Гөлшат Зәйнашеваның эшчәнлеге үзе тудырган  «буразналарны»  хәтерләтә.

2 алып баручы

        Яхшы итеп, мул итеп, тирән итеп сөрелгән бу буразналар мул уңыш бирде, халык күңеленә хуш килде.

                                               

Җыр башкарыла «Туган ягым гөлләр иле» \ Г.Зәйнашева сүзләре,                                көе

Сценарийны  Тукай районы Круглое Поле гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Вагыйзова Гөлия Наил кызы әзерләде


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка урока по теме «Разработка проектов в системе программирования Visual Basic»

Данный урока проводился в группе первокурсников техникума.Тип урока: комбинированный, использовался контроль знаний, закрепление практических навыков. На уроке использовались разноуровневые задания.Це...

Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту. Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту.

Аннотацияк учебно-методическим  разработкам внеклассных мероприятий  по физической культуре с использованием нестандартного оборудования. 1....

Разработка урока в 9 классе по обществознанию. Тема: Право. Разработка урока в 9 классе по истории. Тема: "Всё для фронта! Всё для победы!"

Разработка урока в 9 классе по обществознанию. Тема "Право". Урок проводится на основе програмированной технологии.1 шаг: информативность-учащиеся получают определенные знания по данному вопросу.2 шаг...

Разработка урока по информатике в 5 классе по теме "Устройство компьютера. Клавиатура". Разработка практической работы в графическом редакторе Paint, творческие мини-проекты.

Урок - обобщение знаний по теме "Устройство компьютера". Основной акцент делается на устройстве ввода информации в компьютер - клавиатуре. Для работы в графическом редакторе Paint разработаны практиче...

Методическая разработка урока по теме "Вклад отечественных ученых в разработку учения о высшей нервной деятельности"

Тема «Высшая нервная деятельность.  Поведение. Психика.».Урок «Вклад отечественных ученых в разработку учения о высшей нервной деятельности».Цель урока:  освоение  учащимися знания о вк...

Методическая разработка по физкультуре по теме: Методическая разработка внеклассного мероприятия "Веселые старты" для учащихся начальной школы по предмету: "Физическая культура"

Внеклассное мероприятие "Веселые старты" проводится с целью пропаганды здорового образа жизни, где учащиеся развивают двигательные качества, укрепляют здоровье, дружеские отношения....