Ачык дәрес "Хәл фигыль"
методическая разработка (10 класс) по теме

Рафикова Эльвира Алмарис кызы

Ачык дәрес "Хәл фигыль"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urok_hl_figyl.docx33.09 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Азнакай шәһәренең 4 нче лицее”

ХӘЛ ФИГЫЛЬ

                       

        Төзеде - Рафикова Эльвира Алмарис кызы,

                                      муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

                                        “Азнакай шәһәренең 4 нче лицее” ның

                                         татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                       

                                Азнакай - 2013 нче ел.

Тема: Хәл фигыль (10 сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)

Максат: 

1. Укучыларга хәл фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Хәл фигыльнең мәгънәсен һәм җөмләдә кулланылышын аңлауларына, карточкаларданхәл фигыльне таба белүләренә ирешү.

2. Балаларның танып-белү активлыгын үстерү.

3. Игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа материал аңлату дәресе.

Җиһазлау:Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева “Татар теле” (Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен), Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2009; хәл фигыль моделе, дифференциаль һәм индивидуаль биремле карточкалар, шигырьләрдән өзекләр.

Материал: дәреслек, интерактив такта, презентация.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, карточкалар белән  эш

Дәрес барышы

  1. Оештыру.

(1 слайд)

Укучылар белән исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

Укучылар, башта танышып алыйк әле. Мин  4 нче лицееның татар теле укытучысы Рафикова Эльвира Алмарис кызы булам. Ә сезнең исемнәрегезне мин күкрәкчәләрегездә күрәм.

(2 слайд)

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, саумысез!

- Хәерле көн балалар!

- Имин үтсен көнегез!

- Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек,

 Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

2. (3 слайд)Фонетик күнегү (кабатлау, җөмләләр төзү).

СӨЙЛИ, ТЫҢЛЫЙ, УКЫЙ, КАБАТЛЫЙ, САНЫЙ, СОРЫЙ, ЧИШӘ, ЯЗА, ҖАВАП БИРӘ.

3. Актуальләштерү.

- Татар теле дәресен башлыйбыз.

- (4 слайд) Әйдәгез әле ребусны чишеп алыйк әле. (ФИГЫЛЬ)

- (5 слайд) Сез нинди фигыльләр беләсез? (6 слайд) (Хикәя Боерык Инфинитив Шарт Теләк Cыйфат Хәл).

4. Яңа белем, күнекмәләр формалаштыру.

- Укучылар, без сезнең белән бүген хәл фигыль мәгънәсе, ясалышы, төрләнеше турында сөйләшербез.

- (7 слайд) Экрандагы шигырьгә игътибар итик.

Ботинка кия Зөлфия,
Мышный-мышный тырыша.
Әбисекарап тора да
Килепаңабулыша
  ("Яхшы мин-минлек”)

  1. Шигырь нәрсә турында? (Укучыларның фикерләрен тыңлау)
  2. Әлеге шигырьдән фигыльләрне табабыз (8 слайд) (кия, мышный-мышный, тырыша, карап, килеп, булыша)
  3. Хикәя фигыльләрне аерып алыйк (9 слайд)(кия,тырыша, тора, булыша).
  4. Бу фигыльләр турында нәрсә әйтә аласыз (10 слайд) (хәзерге заманда, барлыкта).
  5. Тагын нинди фигыльләр калды? (11 слайд) (мышный-мышный, карап, килеп)
  6. (12 слайд) Мышный-мышныйнинди сорауга җавап бирә? (Ничек?)
  7. Карап нинди сорауга җавап бирә? (Ничек?).
  8. Килепнинди сорауга җавап бирә? (Ничек?).
  9. Болар нинди төркемчәгә карарлар икән? (хәл фигыль)
  10. Зат-санын әйтеп карыйк әле. (юк)
  11. Заманын әйтеп карыйк? (юк)
  12.  Хәл фигыльләрне юклыкка куеп карыйк (мышный-мышный –мышнамый, карап – карамыйча, килеп-килмичә)
  13. Нинди җөмлә кисәге була? (Хәл)

Нәтиҗә ясыйк.

(13 слайд)

Димәк,

ОДНА ИЗ ШИРОКО РАСПРОСТРАНЕННЫХ ФОРМ ГЛАГОЛА, ОБЪЕДИНЯЮЩАЯ    В     СЕБЕ    ПРИЗНАКИ     ГЛАГОЛА И НАРЕЧИЯ.

  1. Качества наречия? (Не склоняется)
  2. Процессы у глагола? (Отрицание (юклык форма)
  3. ДЕЕПРИЧЕСТИЕ НЕ ИЗМЕНЯЕТСЯ ПО ЛИЦАМ, ЧИСЛАМ, ВРЕМЕНАМ (как и в русском языке).

ВОПРОСЫ:НИЧЕК?НИШЛӘГӘЧ? КАЙЧАН? КАЙЧАНГА ТИКЛЕ? НИШЛӘГӘНЧЕ?

(14 слайд)

- Укучылар дәфтәрләрегезне ачыгыз бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз.
- (15 слайд) Укучылар, тагын фигыльнең 4 төркемчәсе бар. I төр барлыкта һәм юклыкта килә. Барлык формасының кушымчалары- п, -еп/-ып; юклык формасының –мыйча/-мичә. II  төр барлыкта һәм юклыкта килә. Барлык формасының кушымчалары- а/-ә,-ый/-и;   юклык формасының –мыйча/-мичә, - мый/-ми.  III төр барлыкта һәм юклыкта килә. Барлык формасының кушымчалары – гач/-гәч, - кач/-кәч , -еп/-ып; юклык формасының –ма/-мә. Һәм IV төр барлыкта һәм юклыкта килә. Барлык формасы-ның кушымчалары- ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче; юклык формасы юк. I һәм II төр Ничек? соравына җавап бирә һәм җөмләдә хәл булып килә. III төр Нишләгәч? Кайчан? сорауларына җавап бирә һәм җөмләдә хәл булып килә. IV төр Нишләгәнче? Кайчанга тикле (чаклы)? сорауларына җавап бирә һәм шулай ук җөмләдә хәл булып килә.

(16 слайд) Укучылар, шигырьдәге хәл фигыльләрнең төрләрен ачыклыйк әле (мышный-мышный- II төр, карап- I төр, килеп- I төр).

  1. (17 слайд) Ә хәзер Г.Тукай әсәрләренә ясалган рәсемнәргә карап, хәл фигыльләр уйлагыз. IV төрне дә ясарга тырышыгыз.

5. (18 слайд)Физкульминутка:

1. Күзләр өчен.

2. Мин сезгә фигыльләр әйтеп барам, хәл фигыль булса чүгәлибез, боерык фигыльгә кул чабабыз, хикәя фигыльдә урында басып кына торабыз.

Барганчы, укый, сана, барды, үтеп, йөгерә, чап, утыр, ташлагач, кайта, әйткәч, бардым, күреп, тыңла.

6. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

(19 слайд)Карточкалар бирелә (17 укучыга). Тыныч музыка куела.

-ып/-еп, -ап/-әп, -п кушымчалы хәл фигыль

1.  -ып/-еп, -п кушымчалары ярдәмендә хәл фигыльләр ясагыз. Тәрҗемә итегез.

Үрнәк: Аңла — аңлап, кал — калып, күтәр — күтәреп.

а) Атла-атлап , сакла-саклап, бизә-бизәп, хәтерлә-хәтерләп, каршыла-каршылап, котла-котлап, әзерлә-әзерләп.

-ып/-еп, -ап/-әп, -п кушымчалы хәл фигыль

2. Җәя эчендәге фигыльләрне тиешле формага куеп, күчереп языгыз. Тәрҗемә итегез.

1) Миңа бу яңалыкларны беркем дә әйтмәде, үзем газетадан (укы)п белдем.  2) Ул китаплар балалар өчен түгел бит, син аларны (аңла)п укыйсыңмы? 3) Бу авыр мәсьәләне үзең (эшлә)п кара әле, эшли алырсың микән?

-ып/-еп, -ап/-әп, -п кушымчалыхәлфигыль

3.  Хәлфигыльләрнеюклыкформасынаүзгәртепязыгыз.

Үрнәк: Яратыпкарый — яратмыйчакарый.

Ашыгыпкилә-ашыкмыйча килә; торыпәйтте-тормыйча әйтте; яшерепкуйдым-яшермичә куйдым.

-ып/-еп, -ап/-әп, -п кушымчалы хәл фигыль

4.  Тәрҗемәитегез.

Идет не спеша-ашыкмыйча бара; работает не стараясь-тырышып эшләми; рассказывает не жалея-җәлләмичә сөйли.

-а/-ә, -ый/-и кушымчалыхәлфигыль

5.  Тәрҗемәитегез.

Ашыга-ашыгакилә-идет быстро; кычкыра-кычкыраеладым-громко плакала ; җырлый-җырлыйкайттык-возращались поя.

-а/-ә, -ый/-и кушымчалыхәлфигыль

6.  Нокталарурынынатиешлефигыльләрнекуеп, әйтегез.

Курка-курка ...эшләдем (нишләдем?). Ял итә-итә ...яган (нишләгән?).

Эзли-эзли ...йөрибез (нишлибез?). Көлә-көлә ...кайта (нишли?).

-а/-ә, -ый/-и кушымчалыхәлфигыль

7. Хәлфигыльләрнеүзгәртепязыгыз. Аларныңмәгънәләребертөрлеме?

Үрнәк: Тыңлапутыра, тыңлый-тыңлыйутыра.

Шатланып сөйләде-шатлана-шатлана сөйләде; сагынып яшәдек-сагына-сагына яшәдек; борчылып сорашкан-борчыла-борчыла сорашкан.

-гач/-гәч, -кач/-кәч кушымчалы хәл фигыль

8. Фигыльләрне хәл фигыльгә үзгәртеп языгыз.   Үрнәк: Уйла—уйлагач.

а)  Яшә-яшәгәч, котла-котлагач, бизә-бизәгәч, аңла-аңлагач, тәмамла-тәмамлагач, казы-казыгач, хәтерлә-хәтерләгәч.

-гач/-гәч, -кач/-кәч кушымчалы хәл фигыль

9. Фигыльләрнеюклыкформасынакуепязыгыз. Үрнәк: Әйтмә — әйтмәгәч.

Кычкырма-кычкырмагач, авырма-авырмагач, эзләмә-эзләмәгәч, су коенма-су коенмагач, күтәрмә-күтәрмәгәч, үсмә-үсмәгәч, югалтма-югалтмагач.

-гач/-гәч, -кач/-кәч кушымчалы хәл фигыль

10. Фигыльләрнеюклыкформасынакуепязыгыз.

Үрнәк: Чистарткач — чистартмагач.

 а) Чакыргач-чакырмагач, тыңлагач-тыңламагач, юынгач-юынмагач, туктагач-туктамагач, туңгач-туңмагач, ышангач-ышанмагач, ачулангач-ачуланмагач.

-гач/-гәч, -кач/-кәч кушымчалы хәл фигыль

11. Тәрҗемә итегез. Хәл фигыльләрне табыгыз.

1) Урманга баргач, мин кошлар җырын тыңларга яратам.(Я люблю слушать пение птиц, когда пойду в лес) 2) Ветераннар залга барысы да җыелгач, концертны башлап җибәрделәр. (Начали концерт, когда все ветераны собрались в зале).3) Күлянынакилепҗиткәч, малайлар, тизгенәчишенеп, сугасикерделәр. (Мальчики, быстро раздевшись, прыгнули в воду, когда они подошли к озеру).

-гач/-гәч, -кач/-кәч кушымчалы хәл фигыль

12. Хәл фигыльләрне барлыкта һәм юклыкта кулланып, җөмләләрне язып бетерегез.

1) Татар телен яхшы өйрән(мә)гәч, ... . 2) Күлмәгемне үзем үтүкли бел(мә)гәч, ... . 3) Дискотекада туйганчы бие(мә)гәч, ....

-ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче кушымчалы хәл фигыль

13. Фигыльләрне хәл фигыльгә үзгәртеп языгыз. Үрнәк: Бар — барганчы.

Чап-чапканчы, күч-күчкәнче, уз-узганчы, җибәр-җибәргәнче, башла-башлаганчы, бәйлән-бәйләнгәнче, үт-үткәнче.

-ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче кушымчалы хәл фигыль

14.  Сорауларга җавап әйтегез.

1) Ашарга утырганчы, син нишлисең? 2) Әниең эштән кайтканчы, син өйне җыештырасыңмы? 3) Бакчагачыгыпкиткәнче, иртәнһаваторышыниндииде?

-ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче кушымчалы хәл фигыль

15. Нокталар урынына җәяләр эчендә бирелгән тиешле фигыльләрне куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

1) Көне буе телевизор ...караганчы ,беразһавасулапкайт. 2) Әнием ... күргәнче, бупыялаватыкларынтизрәкҗыештырыпкуйдым.

3) Тугызынчы катка кадәрҗәяү ... менгәнче, башымәйләнәбашлады.

 (Күргәнче, менгәнче, караганчы.)

-ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче кушымчалы хәл фигыль

16.  Фигыльләрне үрнәктәгечә әйтегез.  Үрнәк: Пешергәнче ашама — пешермичә ашама.

Юганчы тимәгез-юмыйча тимәгез ; белгәнче алмадык-белмичә алмадык ; күрсәткәнче онытма- күрсәтмичә онытма.

-ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче кушымчалы хәл фигыль

17.  Тәрҗемә итегез.

1) Утны сүндермичә, Алия йоклап китә алмаган (Алия не могла заснуть, пока не выключили свет). 2) Үзен күргәнче, сеңлем безгә ышанмады (Сестренка нам не поверила, пока не увидела). 3) Кичке ашыңныашапбетермичә, беркая да бармыйсың (Никуда не пойдешь, пока не поужинаешь).

1 укучы тактада эшли. 3 нче күнегү, 85 нче бит.

Эшлә-эшләп, эшли-эшли,эшләгәч, эшләгәнче.

Сөйлә-сөйләп, сөйли-сөйли, сөйләгәч, сөйләгәнче.

Көл-көлеп, көлә-көлә, көлгәч, көлгәнче.

Сана-санап, саный-саный, санагач, санаганчы.

Тот-тотып, тота-тота, тоткач, тотканчы.

Кит-китеп, китә-китә, киткәч, киткәнче.

7. Дәрескә нәтиҗә ясау.

- Бүген дәрестә нинди уку мәсьәләсе куйган идек? (Хәл фигыльләр турында белергә тиеш идек).

- Нәрсәләр белдек? (Хәл фигыль төп фигыль белән белдерелгән эш-хәлнең үтәлү формасы яки вакыты ягыннан билгесен белдерүен, хәл фигыльләрнең Ничек? Нишләгәч? Кайчан? Нишләгәнче? Кайчанга тикле? сорауларга җавап бирүен, хәл фигыльләрнең зат-сан, заман белән төрләнмәвен, юклык формасы булуын, хәл фигыльләрнең 4 төркемчәгә бүленүен, аларның җөмләдә хәл булып килүен белдек).

- Ничек белдек? (Шигырьдән хәл фигыльләрне аерып алдык, карточкалар белән төркемнәрдә  анда бирелгән биремнәрне, күнегүне эшләдек).

- Дәрестәге эшчәнлегегезне бәяләгез (Укучылар һәркайсы үз эшчәнлеген бәяли).

- Бер-берегезнең эшчәнлеген бәяләгез  (Бер-берсен бәялиләр, бәяләрен тыңлыйлар).

Укытучы бәяләрнең һәркайсына дөрес яки дөрес булмавын аңлатып бәя бирә.

8. Өй эше.

I төркем-хәл фигыльләр кулланып, “Дуслык” турында хикәя язу.

II төркем-хәл фигыльләрне файдаланып, төрле темаларга 10 җөмлә язу.

IIIтөркем-* индивидуаль биремнәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гасырлар кайтавазы". Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан, ачык фикерләр дәресе.

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан,  ачык фикерләр дәресе....

Ачык дәрес 2 б сыйныфы, рус төркеме. Тема: Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Дәреслекнең авторы - И.Л. Литвинов.

Бу ачык дәрес И.Л. Литвинов дәреслеге буенча эшләнелде. Б у дәрес билгеле үткән заман хикәя фигыльне кабатлау дәресе....

Фигыль төркемчәләре: Исем фигыль.

Фигыль төркемчәләрен  кабатлау; исем   фигыльне искә төшерү; килеш һәм тартым белән төрләнешен истә калдыру...

«Билгеле үткән заман хикәя фигыль» ачык дәрес

7 нче сыйныф укучылары фигыльнең тагын бер формасы –  билгеле үткән заман хикәя фигыль белән танышалар. Бу форманың кушымчаларын дөрес  ялгау,  сөйләмдә куллану өстендә төрле алым...

Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше"

7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйн...

Фигыль бүлеген кабатлау. Киләчәк заман хикәя фигыль.

Укучыларны киләчәк заман хикәя фигыль белән таныштыру, аны сорау куеп карап аерып алырга өйрәтү, фигыльләрне киләчәк заманга куя белү....