Тестлар
тест на тему


Предварительный просмотр:

                         Тест-1 нче вариант  

                   Гади җөмлә синтаксисы.

1.Сүзләр арасындагы тезүле бәйләнешне табыгыз:

    1) язгы көн

    2)уку башланды

    3)концерт булды

    4) килдек һәм күрдек

2. Хәбәрлекле мөнәсәбәтне табыгыз:

    1) безнең авыл

    2) мәкаләне уку

    3) дустымны, Айратны

    4) китап өстәлдә

3. Ачыклаулы мөнәсәбәтне табыгыз:

    1) кичә кайту

    2) кунаклар кайтты

    3) абыең бездә

    4) сабыр, акыллы

4. Аныклаулы мөнәсәбәтне табыгыз:

    1) аны-якын дустымны

    2) ябалак кар

    3) мактап әйтү

   4) кайткач күрү

5.Сүзләр нииди мөнәсәбәттә тора?

   Мактап сөйләү

  1. хәбәрлекле

  1. ачыклаулы

  1. аныклаулы

6. Сүзләр нинди мөнәсәбәттә тора?

    Көн матур

  1. хәбәрлекле
  2.  ачыклаулы
  3. аныклаулы

7. Сүзләр нинди мөнәсәбәттә тора?

    Сыйныфташымны, Алсуны

  1. хәбәрлекле
  2. ачыклаулы
  3. аныклаулы

8. Сүзләр нинди бәйләнештә тора?

    Шәһәрләр, авыллар

  1. тезүле
  2. ияртүле

  9. Сүзләр бәйләнеше нигезендә нинди синтаксик берәмлек барлыкка килә?

      Суга бару

  1. сүзтезмә
  2. җөмлә
  3. аныклагыч

10.Сүзләр бәйләнеше нигезендә нинди синтаксик берәмлек барлыкка килә?

     Әни эштә

  1. сүзтезмә
  2. җөмлә
  3. аныклагыч


Предварительный просмотр:

                        Тест-2 нче вариант

                      Гади җөмлә синтаксисы.

  1. Сүзләр арасындагы тезүле бәйләнешне табыгыз:

    1) китап уку

2) апам Гөлназ

3) килдек, ләкин күрмәдек

4) кызлар килде

     2. Хәбәрлекле мөнәсәбәтне табыгыз:

    1) горур кеше

    2) синнән алу

    3) Г.Тукайны, Дәрдемәндне

    4) без язабыз

3.Ачыклаулы мөнәсәбәтне табыгыз:

   1) әнинең яулыгы

   2) китап дустымныкы

   3) бала уйный

   4) без, малайлар

4.Аныклаулы мөнәсәбәтне табыгыз:

    1) туган-үскән җирләр

    2) күрергә дип килү

    3) авылымны-туган-үскән җиремне

    4) апам өйдә

5. Сүзләр нинди мөнәсәбәттә тора?

    Кыш көне

  1. хәбәрлекле
  2.  ачыклаулы
  3. аныклаулы

6. Сүзләр нинди мөнәсәбәттә тора?

    Көз яңгырлы

  1. хәбәрлекле
  2. ачыклаулы
  3. аныклаулы

7.Сүзләр нинди мөнәсәбәттә тора?

   Күршемне, Гаделне

  1. хәбәрлекле
  2. ачыклаулы
  3. аныклаулы

8.Сүзләр нинди бәйләнештә тора?

      Әни дә, апа да

  1. тезүле
  2. ияртүле

   

9. Сүзләр бәйләнеше нигезендә нинди синтаксик берәмлек барлыкка   килә?

   Кызыл алма

  1. сүзтезмә
  2. җөмлә
  3. аныклагыч

10. Сүзләр бәйләнеше нигезендә нинди синтаксик берәмлек барлыкка килә?

    Апам шәһәрдә

  1. сүзтезмә
  2. җөмлә
  3. аныклагыч

 

 



Предварительный просмотр:

Җөмлә кисәкләре   I вариант     7 нче сыйныф

1.        Ияне табыгыз:

Рушадның исәбе малайларга тагын бер чиләк су китертү  иде. (М.М.)

  1. исәбе        2) Рушадның          3) чиләк         4) су

2.        Хәбәрне табыгыз:

Хәлим аның сөйләгән сүзләрен колагына җыеп торды. (И.Г.)

  1. сөйләгән          2) җыеп            3) торды           4) колагына җыеп торды

3.        Иянең төрен билгеләгез: Ат кузгалагы биек булып усә.

  1. гади ия                                      2) тезмә ия

4.        Хәбәрнең төрен билгеләгез:                                                                                                         Шомырт куагы тирәсендә бал кортлары очып йөри. (М.Ю.)

  1. гади фигыль хәбәр                           2) кушма фигыль хәбәр

5.        Аергычны табыгыз:

Тизрәк уйлагыз да гариза языгыз.

Галинең безгә киләсе бар.

Чапан - ямь-яшел, чалма - чуп-чуар. (Г.И.)

Җиденче яшемдә мине мәктәпкә бирделәр. (Ф.Ә.)

  1. тизрәк            2) Галинең             3)ямь-яшел, чуп-чуар         4) җиденче

6.        Тәмамлыкны табыгыз:

Габдулланы чыбылдыклы бүлмәгә алып керделәр. (Ә.Ф.)   Ишектән юл кешесе килеп керде.  Теге вакыт әнисе килгән иде. (Г.И.)  Таҗи шул уйлар белән чәй яныннан торып китте. (Г.Г.)

  1. Габдулланы           2) ишектән            3) теге вакыт           4) уйлар белән

7.        Тәмамлыкның төрен билгеләгез:                                                                                 Сине көтеп, күп вакытыбыз үтте.

  1. туры тәмамлык                    2) кыек тәмамлык

8.        Урын хәлен табыгыз:
Абыйдан хат килде.    Синең бу эшең мактауга  лаек. Йорт алдына матур итеп эскәмияләр ясап куйганнар.(М.Н.)

Кесәңдәге хатны төшереп калдырма.

  1. абыйдан          2) мактауга            3) йорт алдына           4) кесәңдәге

9.        Вакыт хәлен табыгыз:

Иртәдән бирле түбә кыекларыннан тамчы тама. (Г.Ә.) Бар җырымны илгә багышладым. (М.Җ.) Умартачы кинәт авырып китте. (Г.Б.) Җәйге төннең гадәтенчә төн бераз салкын иде. (Г.Т.)

  1. иртәдән бирле          2) илгә             3) кинәт              4) җәйге төннең

10.         Рәвеш хәлен табыгыз:

Аннан соң ике ай буенча аерылышып торырга туры килде. (М.М.)  Ул минем сүзләремә каршы бернәрсә дә әйтә алмады. (М.Г.)  Кыңгырау төсле чылтырап, тургайлар безнең теләкләрне кабатлыйлар. (Ә.Б.)  Ике арада кечкенә ишек кебек капка бар. (Г.И.)

  1. ике ай буенча           2) сүзләремә каршы              3) кыңгырау төсле чылтырап

4) ишек кебек

11.         Күләм хәлен табыгыз:

Ул рухи яктан шактый көчле кеше.  Саснага барып җиткәнмен. (Г.Т.)Соңга калган өчен, ул шелтәгә эләкте. (М.Г.) Үз гомерендә күп изгелекләр эшләде Миргали Сабцрга. (М.Ә.)

  1. шактый               2) Саснага        3) соңга калган өчен            4) күп

12.         Сәбәп хәлен табыгыз:

Бу ике кыз кечкенә вакыттан ук бергә уйнап үскәнгә күрә, бер-берсенә бик ияләнгәннәр иде. (Ф.Ә.) Акъәби аңа уйчан гына карап торды. (Ә.Е.). Сине шәһәргә алма сатарга озатырбыз. (И.Г.) Без бик ерак киттек.

  1. уйнап үскәнгә күрә          2) уйчан гына             3) сатарга             4) ерак

13.         Максат хәлен табыгыз:
Ялтырап кояш чыкты. (Г.М.)  Аның әрнүдән йокылары кача иде. (Г.И.)Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп. (Г.Т.) Шатлыгыннан аның күзләре ут кебек яна иде. (Ф.А.)

  1. ялтырап           2) әрнүдән            3) утынга             4) шатлыгыннан

14.         Шарт хәлен табыгыз:

Үз бусагаңнан чыгып киттеңме, туган җиреңне аңлый башлыйсың, ныграк сагынасың, диләр. (А.Г.)  Кайчан кайтыр, шул вакыт килерсең.   Мин эчемнән янсам да, тышымнан сер бирмәдем. (Г.И.)   Ара-тирә яшенле яңгырларга карамастан, һавалар берьюлы рәхәтләнеп, җылынып киттеләр. (Г.И.)

  1. чыгып киттеңме               2) кайчан — шул вакыт             3) янсам да

4) яңгырларга карамастан

15.         Кире хәлне табыгыз:

Күпме көтеп тә, аны очрата алмадым. (С.Р.)    Алар бик тырышып эшлиләр.

Эшлим янып, җиң сызганып, илемне яратканга. (Җ.)

Капка төбендә суыктан таптанып торулар булмады түгел, булды. (Ә.Е.)

  1. көтеп тә             2) тырышып            3) яратканга                  4) суыктан

16.         Хәлнең төрен билгеләгез:

Ул шкафтан хәтфә янчык алды. (Г.Ә.)

  1. вакыт хәле           2) урын хәле           3) рәвеш хәле            4) максат хәле

17.        Хәлнең төрен билгеләгез:

Кеше туа, беренче кабат күзләрен ача. (Ә.Б.)

  1. рәвеш хәле            2) күләм хәле           3) вакыт хәле            4) кире хәл

18.        Җөмләдә нинди хәл аерымланган?

Кояш, күк читеннән үрмәләп, югары күтәрелә башлады. (М. Гал.)

  1. вакыт хәле       2) максат хәле     3) рәвеш хәле      4)сәбәп хәле

19.        Аныклагычны табыгыз:

Быел бөтен мәктәп, шул исәптән 7нче сыйныф укучылары, тулы өлгереш бирделәр.

Бүген егетләр - батырлар алар.

...Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. (Г. Т.)

Исемең калсын, үзең үлсәң дә, тарихларда укып ятларлык! (М.Җ.)

  1.  шул исәптән 7 нче сыйныф укучылары                                                              2)батырлар алар
  2.  зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул
  3.  тарихларда укып ятларлык

20.         Эндәш сүзне табыгыз:
Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз. (М.Җ.)
Нихәл!

Күрәсең, хәлемне аңлап, әнинең йөрәге әрнегән булса кирәк. (А.Р.) Сиңа миннән кцңәш шул. (Г.Т.)

  1. Җырларым          2)Нихәл!           3) күрәсең               4) сиңа

21.         Кереш сүзне табыгыз:

Әйтерсең лә бөтен җир өстен ак кар каплаган. (К.Н.) Чү! Тау башында Нәби тавышы ишетелде. (М.М.) Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар. (Г.Т.) Ярар!.. - дип, карт бер җилкенеп алды. (М.Гос.)

  1. Әйтерсең лә
  2. Чү!
  3. Билгеле
  4. Ярар!..

22.         Аерып бирелгән сүз нинди җөмлә кисәге булып килә?
Кайтып җитсәм, бер туйганчы елыйм сиңа ятып, яшел

чирәмем! (С.С.)

1) вакыт хәле                  2) рәвеш хәле

  1. максат хәле             4) күләм хәле



Предварительный просмотр:

Җөмлә кисәкләре     II вариант   7 нче сыйныф

1.        Ияне табыгыз:

Әнисе дучмак пешерергә әзерләнә, ахрысы, камыр җәюеннән туктап, куна тактасыннан он сыпырып төшерде. (Р.М.)

  1. әнисе    2 )дучмак       3 )камыр    4) он         

2.        Хәбәрне табыгыз:
Син идеңме сахраларда
Гөлгә кунган күбәләк. (Җ.)

  1. сахраларда;    2)син идеңме;      3)кунган;        4)күбәләк.

3.         Иянең төрен билгеләгез:

Кыңгыраулы пар атларга утырып, урман аръягындагы Югары Сөн авылына мамык шәлгә төренгән нәни кыз Алсуны алырга бара иде булса кирәк ул төшендә. (Р.М.)

  1. гади ия
  2. тезмә ия

4.         Хәбәрнең төрен билгеләгез:

Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман. (Г.Т.)

  1. гади фигыль хәбәр
  2. кушма фигыль хәбәр
  3. гади исем хәбәр

5.        Аергычны табыгыз:

Ә синең нишләп йөрүең иде соң? (В.Н.)  Аның беркайчан да, беркемгә дә хат яздырганы юк. (Ш.М.) Ачылмыйча яткан күңел бер ачылыр. (М.Ә.)   Газизә ялгыз утыра калды. (Ш.К.)

  1.  синең       2) аның       3) яткан      4) ялгыз

6.        Тәмамлыкны табыгыз:

Сезнең кебек матур ярлар авылда ла түгел, илдә юк. (Җ.) Безнең күзләр күпне күрде. (А.Г.) Ел әйләнәсе диярлек бер пальтодан йөри. (Ә.Е.) Зур түземсезлек белән көтәм сине.

  1.  авылда, илдә        2) күпне      3) пальтодан       4) түземсезлек белән

7.        Тәмамлыкның төрен билгеләгез:

Капка янында көтеп торучылар бу оч кунакны күреп телсез калдылар. (Н.Ф.)

  1. туры тәмамлык
  2. кыек тәмамлык

8.        Урын хәлен табыгыз:

Бу мәсьәлә шәһәр администрациясе җитәкчелеге тарафыннан хәл ителде. (В.М.)

Гаяз, ишекне киң ачып, ян коридорга керде. (Х.С.) Абыйга хат яздым. Пристаньдагы халык... чыгып баскан. (Х.С.)

  1.  җитәкчелеге тарафыннан                 2) коридорга

3) абыйга                                                    4) пристаньдагы

9.        Вакыт хәлен табыгыз:

Авыл ун ел эчендә үзгәргән иде. (Р.Х.)

Җәй көнен яздым бераз; языйм әле, кыш, көзләрен, (Г.Т.)

Җиде кат үлчә, бер кат кис. (М.)

Козгынны бит өч йөз ел яши диләр. (М.М.)

  1.  ун ел эчендә                              2) җәй көнен, кыш, көзләрен

3) җиде кат, бер кат            4) өч йөз ел

10. Рәвеш хәлен табыгыз:

Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы. (Г.Т.) Аяклар үзеннән-үзе инеш буена очып китте. (Р.Н.) Бер бәләкәй болыт үтте, безнең утрау өстеннән. (3.) Күңелемдә көн һаман аяз. (Г. Т.)

  1.  туган тел аркылы               2) үзеннән-үзе    3) утрау өстеннән       4) һаман

11.         Күләм хәлен табыгыз:

Әле таң атмаган, күк йөзе җете зәңгәр. (Г.А.) Мин... соңра күтәрелеп күзләренә карадым. (Ә.Е.)  Ник, Мокамай, соң син тормышыңны чабатаңдай матур үрмәдең?!

Урамга чыга да алмыйсың: муеннан кар. (Г.Т.)

  1.  җете      2) соңра       3) чабатаңдай         4)муеннан

12.         Сәбәп хәлен табыгыз:

Кояшның нинди икәнен күрәсегез килсә, июль аенда безнең авылга барыгыз. (М.М.)

Туктаганнар күрмәгә иртүк табигать күркене... (Г.Т.) Концерт бирергә бик мәшһүр артистларны көткән идек. (Ш.К)  Озак йөрү сәбәпле, ул бүген арып кайтты.

  1.  күрәсегез килсә        2) күрмәгә     3) концерт бирергә     4) йөрү сәбәпле

13.        Максат хәлен табыгыз:

Капка төбендә суыктан таптанып торулар да... булмады түгел, булды. (Ә.Е.)

Без бит монда хушлашыр өчен килдек. (Р.З.) Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән. (Г.Т.) Хафаза, миңа килгән саен, бу дәфтәрне бик кызыксынып актарып утырырга ярата иде. (Ә.Е.)

  1.  суыктан      2) хушлашыр өчен       3) шуңа күрә        4) килгән саен

14.        Шарт хәлен табыгыз:
Халык әйтсә, хак әйтә. (М.)

Әмма ләкин, вакыт-вакыт шулай ярсып китүемә карамастан, мин аны ничек тә дөрес, гадел аңларга тырышам. (Ә.Е.)  Газинурның кайчан кайтасын белмәсәләр дә, ат җигеп көтеп торганнар икән. (Г.Ә.) Диләфрүз урамда озак йөргән, ахрысы. (Г.Ә.)

  1.  әйтсә               2) ярсып китүемә карамастан       3) ат җигеп       4) озак

15. Кире хәлне табыгыз:

Ичмасам, иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин. (Г. Т.) Ни тырышсам да, кызны аерымачык таный алмадым. (А.Т.) Күп белсәң, тиз картаерсың. (М.) Бик ашыгып барма, улым. (Х.С.)

  1. ичмасам        2) тырышсам да        3) белсәң          4) ашыгып

16.         Хәлнең төрен билгеләгез:
Иртә белән көн томанлы иде. (Ш.К.)

  1. вакыт хәле          2) урын хәле         3) рәвеш хәле            4) максат хәле

17.         Хәлнең төрен билгеләгез:

Галиулла дөньяның ачысын-төчесен җитәрлек татыган кеше ул. (ИТ.)

  1. рәвеш хәле         2) күләм хәле           3)вакыт хәле          4)кире хәл

18.         Җөмләдә нинди хәл аерымланган?

Тагын мин, авылымны искә төшереп, ерактан балачагыма иеләм. (М.Г.)

  1. вакыт хәле          2) рәвеш хәле           3) сәбәп хәле          4) максат хәле

19.         Аныклагычны табыгыз:

Ихтимал, минем бу вакыттагы дулкынлануым да шуны сизенүдән килә торгандыр. (Ә.Е.) Зөһрә - бик матур исем. (Ә.Е.) Аерата төпчек кызлар - игезәкләр сылу булып үсте. (АТ.) Син китәсең безне базга бикләп, Хуш, иске ел, көмеш сакаллы! (М.Җ.)

  1. ихтимал         2) матур исем         3) игезәкләр          4)көмеш сакаллы

20.         Эндәш сүзне табыгыз:

Синең белән бульшырга бала-чагамыни мин? (М.Ә.) Ипи салу... Дөньяда иң  игелекле, мәгънәле, иҗади бер эш ул. (М.М.)  Исәнмесез, керергә мөмкинме?

И сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш. (Г. Т.)
1) синең белән       2) ипи салу
       3)исәнмесез         4) и сабыйлар

21.         Кереш сүзне табыгыз;
Әйдә! - диде яшьти. (М.М.) Кара аны, начар укып                            әтиеңнең йөзенә кызыллык китермә. (И.Т.)

Игътибар белән карасаң, күрәсең.

Бәйрәм көнне күктән җиргә нурлар ага, әйтерсең лә чыккан бу көн ике кояш. (Г. Т.)

  1.  әйдә       2) кара аны        3) карасаң            4)әйтерсең лә

22.         Аерып бирелгән сүз нинди жөмлә кисәге булып килә?
Чын йөрәктән әйтелгән сүз кадерлерәк алтыннан. (В.К.)

  1. кыек тәмамлык        2)урын хәле         3)рәвеш хәле           4)аергыч


Предварительный просмотр:

                               1 нче вариант

1.Хәбәрлекнең саныннан чыгып, җөмләнең төрен билгеләгез:

         Син адаштың, ләкин яхшы идең.

  1. гади җөмлә
  2. кушма җөмлә

2. Хәбәрлекнең саныннан чыгып, җөмләнең төрен билгеләгез:

Кунакта күп утыргач, кадер китә.

  1. гади җөмлә
  2. кушма җөмлә

3. Җөмләнең структур төрен билгеләгез:

Әмма, иркәм,син шуны онытма: тургайлар күккә никадәр генә биек     менеп сайрасалар да, оя корырга барыбер җиргә кайталар.

  1. тезмә кушма җөмлә
  2. иярченле кушма җөмлә

4. Кушма җөмләне табыгыз:

1) Икенче бер вакыт Олы Тархан авылында ике апаның үзара сөйләшкәндәге интонация байлыгы да минем зур ачыш булган иде.

2) Гыймади нихәтле генә кызып китмәскә тырышса да, Гомәрнең бу кадап әйткән сүзен тыныч кына үткәреп җибәрә алмады.

3) Яшьлектә шундый чаклар була: бер еллык вакыт бөтен гомерне, язмышны хәл итә.

4) Шамил егылган чакта, сал тирәли сузылган тимер чыбыкларның берсенә тотынып өлгерде.

5.Җөмләдә бәйләүче чараны билгеләгез:

Яныңа килгәннәрне куарга ашыкма, юкса килүче дә булмас.

1) 2 нче зат боерык фигыльнең берлек формасы

2) юкса ияртүче теркәгече

3) санау интонациясе

6. Иярчен җөмләнең мәгънәви төрен билгеләгез:

  Барча кош-корт йоклаган булганга, урман тын икән.

  1. иярчен тәмамлык җөмлә

2) иярчен аергыч җөмлә

3) иярчен рәвеш җөмлә

4) иярчен сәбәп җөмлә

7. Иярчен җөмләнең структур һәм мәгънәви төрен билгеләгез:

          Беренче карашка ул шактый үзгәргән кебек иде: йөзендәге сызыклары тирәнәйгән һәм аның чыраена җитдилек биреп торалар.

  1. аналитик иярчен күләм җөмлә
  2. аналитик иярчен хәбәр җөмлә
  3. аналитик иярчен рәвеш җөмлә
  4. аналитик иярчен аныклагыч җөмлә

8. Иярчен ия җөмләне табыгыз:

  1. Ил аткан таш ерак китә.
  2. Коралын тапкан-таш кискән.
  3. Бүре толыбы бар кеше юлдашының туңганын белмәс.
  4. Теләге бар тик тормас.

9.Иярчен хәбәр җөмләне табыгыз:

1)Энәсе үткәннең җебе үтәр.

2) Тәкъдир шундый:

    Бик аздан да олы шатлык

    таба алырга,

    сөенергә кирәк безгә.

3) Аның акчасы беткәнгә дә инде күптән.

4) Ул авыр гына урыныннан кузгалды, шул аның юлга чыгуы иде.



Предварительный просмотр:

  1. нче карточка

Ия белән хәбәрне бәйләнешкә кертеп язарга. Кирәк урынга сызык куярга.

  1. Бүгенге эшне иртәгә калдыр(мау).
  2. Карап торып тук бул(мау).
  3. Белем беләккә көч бир(ү).
  4. Иренчәк кеше тик утырып та ар(у).
  5. Адәмне адәм иткән әдәп.
  1. нче карточка

Ия белән хәбәрне бәйләнешкә кертеп язарга. Кирәк урынга сызык куярга.

  1. Озын тел гомерне кыскарт(у).
  2. Оясыз сандугач сайра(ма).
  3. Тел кешенең кемлеген аңлат(у).
  4. Дусларын онытканның үзен дә оныт(у).
  5. Китап белем чишмәсе.
  1. нче карточка

Ия белән хәбәрне бәйләнешкә кертеп язарга. Кирәк урынга сызык куярга.

  1. Киңәшле эш таркал(мау).
  2. Иренгән ике эшлә(ү), һаман эше пеш(мәү).
  3. Яратмаган эш авыр бул(у).
  4. Ялкаулык белән яманлык бергә йөр(ү).
  5. Кунак хуҗаның ишәге.
  1. нче карточка

Ия белән хәбәрне бәйләнешкә кертеп язарга. Кирәк урынга сызык куярга.

  1. Тырышкан хур булма(у).
  2. Кеше эшенә карап торып, тамак туйма(у).
  3. Белемле кеше югал(мау).
  4. Калган эшкә кар яу(у).
  5. Әдәпле кеше солтан, әдәпсезнең бите олтан.
  1. нче карточка

Ия белән хәбәрне бәйләнешкә кертеп язарга. Кирәк урынга сызык куярга.

  1. Әдәпле кунак китәр вакытын үзе бел(ү).
  2. Иленнән аерылганның канаты каерыл (у).
  3. Уку кешене күзле ит(ү).
  4. Иптәшең үзеңнән яхшы бул(у).
  5. Плансыз эш тозсыз аш.
  1. нчы карточка

Ия белән хәбәрне бәйләнешкә кертеп язарга. Кирәк урынга сызык куярга.

  1. Ялкаулык ачтан үтер(ү), тырышлык бәхет китер(ү).
  2. Эшкә мавыккан кешенең эче пошма(у).
  3. Кечкенә чишмәләрдән зур елгалар бул (у).
  4. Сүз иясеннән алда килеп җит(ү).
  5. Хезмәт төбе хәзинә.



Предварительный просмотр:

1 нче вариант

Иярчен җөмләләрнең мәгънәви төрен билгеләгез:

  1. Ләкин бу вакыйгадан бер нәрсә миңа гомерлеккә калды: мин корбан чалганнарын карап тора алмыйм.

  1. Кем сабыр, шул эшнең җаен табар.

  1. Әмма мине шул газаплый: син миңа нигә ышанмыйсың?

  1. Әле дә истә: мине ул чакта, өлкән абыйларга ияртеп, урман кисәргә җибәргәннәр иде

  1. Әйтергә теләгәнем шул, Мөнип: исем- кешенең гомерлек юлдашы.

  1. Хәзер иң яхшысы шул, егет кеше: икегезгә дә тынычланырга кирәк.

2 нче вариант

Иярчен җөмләләрнең мәгънәви төрен билгеләгез:

  1. Күренеп тора: бер дә тәҗрибәң юк әле синең, энем.

  1. Тәкъдир шундый:бик аздан да олы шатлык таба алырга, сөенергә кирәк безгә.

  1. Иң элек шул билгеле булды: гел эш белән әвәрә килү аны иптәшләреннән аерган булып чыкты.

  1. Тарихтан мәгълүм: татарлар һәрвакыт социаль проектларының киң колачлы булулары белән аерылып торалар.

  1. Эш шунда: хәзер безгә аңардан да аяусызрак булырга кирәк.

  1. Тагын шунысы бар: ундүрт яшьлек җиткән егет- сандыгымны әнидән күтәртеп барам.



Предварительный просмотр:

                                     Туры сөйләм буенча тест сораулары.

1 – вариант

  1. Сөйләүче сөйләмдә һәрчак үз сүзләрен генә кулланамы?
  2. Нәрсә ул чит сөйләм?
  3. Чит сөйләмне нинди төрләргә бүлеп йөртәләр?
  4. Нәрсә ул кыек сөйләм?
  5. Туры сөйләм белән автор сөйләме арасына тыныш билгесе куюның ничә очрагы бар?
  6. Диалог нәрсәләрдән тора?
  7. Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндереп языгыз.
  1. Арадан  берсе:
  • Ә син үзең кая юл тотарга җыенасың, Сәет олан? – дип кискен сорау бирде.

Кыек сөйләмне туры сөйләмгә әйләндереп языгыз.

  1. Хәлим авылга атлы акларның килүе турында әйтте.
  1. Бирелгән схемаларга туры китереп, мисал уйлап языгыз.

  1. А: “Т”.

  1. “Т,-а,-т”

  1. “Т?-а.-Т”

2 – вариант

  1. Нәрсә ул автор сөйләме?
  2. Нәрсә ул туры сөйләм?
  3. Язма әсәрләрдән алынган туры сөйләмне ничек атыйлар?
  4. Нәрсә ул диалог?
  5. Диалог нәрсәләрдән  тора?
  6. Язма әсәрләрдән алынган туры сөйләмне ничек атыйлар?
  7. Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндереп языгыз.
  1. – Без әле бетермичә кайтмыйбыз, - дидем мин.

Кыек сөйләмне туры сөйләмгә әйләндереп языгыз.

  1. Мулла абзый калын тавыш белән башны бормаска кирәклеген әйтте.
  1. Бирелгән схемаларга туры китереп, мисал уйлап языгыз.

  1. А: “Т!”- а.

  1. “Т?” – а.

 3. “Т,-а,-т”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

морфология буенча тестлар

исем,сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык буенча тестлар...

морфология буенча тестлар

исем,сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык буенча тестлар...

морфология буенча тестлар

исем,сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык буенча тестлар...

6 сыйныф өчен тестлар

Йомгаклау тестлары, татар теле...

тестлар 4нче сыйныф

рус телле балалар өчен тестлар татар теленнән...

тестлар 4нче сыйныф

"шыгырдавыклы башмаклар" хикәясенә тестлар 4сыйныф...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә тестлар

Лексикология бүлеге буенча белемнәрне тикшерү....