Башак әкияте
план-конспект на тему

2 нче сыйныф өчен

Скачать:


Предварительный просмотр:

"Башак"

("Колосок" әкияте буенча)

Катнашалар:

Алып баручы

Әтәч

1 тычкан- Әйләнчек

2 тычкан- Бөтерчек

Алып баручы:

- Исәнмесез, кадерле дусларым! Сез беләсезме икән, дөньяда кешегә нәрсә бәхет китергәнен? Белмисездер шул. Әйтсәм әйтим инде, кешегә хезмәт бәхет китерә. Бары тик яраткан шөгыле, һөнәре булган кеше генә тулы бәхеткә ия. Дөньяда ничәмә-ничә төрле һөнәр бар. Һәр кеше үзе сайлаган һөнәрен яратып, аңа чын күңелен, бөтен көчен, тырышлыгын биреп башкарса гына, ул зур уңышларга ирешә ала, үз эшенең чын остасы була. Эштә булдыксызлык күрсәтү- ялкаулык белән дуслашу дигән сүз. Ә ялкаулык белән хезмәт - кан дошманнар икәнен беркайчан да онытмагыз! Хәзер мин сезгә бер вакыйга турында сөйләп китәрмен. Хәер, вакыйгада катнашучылар аны сезгә үзләре күрсәтерләр. Сез игътибар белән карагыз һәм үзегезгә кирәкле нәтиҗәләр ясагыз.

Алып баручы:

- Яшәгән ди ике тычкан баласы - Әйләнчек белән Бөтерчек. Алар белән бергә гомер иткән ди әтәч - Ал Кикрик. Тычкан балалары бер дә эш сөймәгәннәр ди, уйнаганнар да көлгәннәр, биегәннәр дә җырлаганнар ди болар. Ә Ал Кикрик иртүк тора, тору белән башкалар йоклап калмасын дип үзенең иртәнге җырын сузып җибәрә һәм бар җиһан татлы йокысыннан уяна ди.

(Әтәч кычкырган тавыш ишетелә)

Сәхнәгә тычкан балалары керә. Алар җыр башлый:

Әтәч таңда кычкыра да,

Барыбызны уята.

Таң нурыдай балкый аның

Ал Кикриге кояшта.

(Сәхнәгә әтәч керә, кушымтаны җырлый)

Кикрикүк! Нихәлләр?

Эшкә тотыныр вакыт.

Алсу таңга сәлам бирми,

Калма син йоклап ятып.

Тычканнар:

И әтәчкәй, рәхмәт сиңа,

Уятканга йокыдан.

Безнең тормыш тора һәрчак

Җыр-бию һәм уеннан.

Әтәч:

Кикрикүк! Нихәлләр?

Эшкә тотыныр вакыт.

Алсу таңга сәлам бирми,

Калма син йоклап ятып .

Әйләнчек:

- И әтәчкәй, дускаебыз! Бу дөньяда уйнап-көлеп яшәп калыйк! Ә син гел эш тә, эш дисең. Кил, әйдә, безнең янга, бераз уйнап-көлеп, җырлап-биеп алыйк!

Бөтерчек: Әйе-әйе! Әйдә!

Әтәч: И балакайларым! Аңлагыз, җырлап-биеп кенә дөнья бармый шул ул. Хезмәт итәргә кирәк. Ансыз аш та, мал да булмый, табын да ярлы була. Ичмасам, миңа булышсагыз иде. Акыллыларым, әнә сарайда себеркеләр бар. Алып килегез дә, бергәләп себереп алыйк әле ишек алдын, көлеп торсын!

Әйләнчек: Ой! Әтәчкәй! Бүген бер дә эшлисем килми бит әле, үзең генә себереп ал инде. Әллә нишләп кәефем дә китеп тора, кереп ял итеп торыйм әле. Бәлки үтәр.

Бөтерчек: Әйе, Әтәчкәй, син булдырасың да, рәтен дә беләсең. Әллә нәрсәсенә минем дә кәеф дан түгел бүген, магнит давылы ахрысы. (кереп китәләр)

Әтәч: Ярар, ярар! Мин каршы килмим. (Себерә-себерә чыгып китә. Сәхнәгә тычкан балалары керә. Як-якларына каранып, әтәч киткәнлеген тикшерәләр. )

Әйләнчек: Дустым, әйдә бер җыр сузып җибәрик әле. Җаннар рәхәтләнеп китсен.

Бөтерчек: Әйдә! Ә нинди җыр?

Әйләнчек: "Кояшлы ил"не җырлыйбызмы соң?

Бөтерчек: Ярый, әйбәт җыр. Я, әйдә башладык!

("Кояшлы ил" җырын җырлыйлар)

Җыр: Кояшлы ил.

  1. Кояшлы ил безнең ил, безнең ил.

Күге аның гел аяз.

Кыш китерсә Кыш бабай

Чәчәк алып килә яз.

Чәчәк алып килә яз.

  1. Һавасы да җиле дә, җиле дә

Салават күпере дә, күпере.

Яңгыры да кары да,

Безгә якын бары да.

Җыр беткәч тычканнар "Әйдә әбәкле уйныйбыз" дип сәхнәдән йөгереп чыгып китәләр.

Себерке тотып әтәч керә. " Сарман буйларында " җырының көенә җырлый-җырлый ишек алды себерүен дәвам итә:

Ялтыратып, куйыйм, себерим әле

Ишек алдым һәрчак нур чәчсен (шул)

Бу дөньяда ярый хезмәт булган,

Эшсез калсаң әгәр нишләрсең?

- Тукта, нәрсәдер бар бугай монда. Башак! Менә ичмасам, байлык! Тукта, тычканнарга дәшеп, табышымны күрсәтим әле тизрәк!

- Әй Әйләнчек, әй Бөтерчек! Килегез әле монда, кил ! Күрегез әле мин ни тап- тым!

Әйләнчек: Башак, башак. Моны суктырырга кирәк инде!

Әтәч: Ә кем суктырыр соң?

Бөтерчек: Мин түгел!

Әйләнчек: Мин дә түгел! Әйттек бит инде , кәеф тә китеп тора дип.

Әтәч: Ярар соң. Үзем суктырырмын. (авыр сулап чыгып китә)

Әйләнчек: Ә без әйдә биеп алыйк булмаса! Син ризамы?

Бөтерчек: Риза-риза! Әйдә! (Заманча бию куела. Тычканнар бииләр). Әтәч кайтып керә.

Әтәч: Нәрсә магнит давыллары бетте дә мени, дусларым?

Бөтерчек: И, дускаебыз Ал Кикрик, син башак тапкач, күңелләр күтәрелеп китте. Димәк, тәмле нәрсәләр ашап булачак!

Әйләнчек: Әйе шул, ур-р-ра!

Әтәч: Ә имәндә икән чикләвек! Башак табып кына тәмле нәрсә ашап булмый шул. Менә суктырып кайттым, күпме ашлык чыкты бит ә!

Әйләнчек: Ай-яй күп булган бу!!!

Бөтерчек: Чыннан да, инде хәзер ашлыкны тегермәнгә алып барып он тарттырырга кирәк.

Әтәч: Аңлашыла, ә кем тарттырыр соң?

Әйләнчек: Мин түгел!

Бөтерчек: Мин дә түгел!

Әтәч: Ярар, нишлисең бит, үзем барырмын. Ашлыгы булгач, тегермәнгә алып баруы гына булыр, анысы. ( капчыгын сыртына сала да чыгып китә.)

Бөтерчек: Дустым, әтәч кайтканчы әйдә болай уйныйк: (Кеше исемнәре әйтешеп уйныйлар) Мәсәлән: Таһир - Ринат - Тәлгат - Тәнзилә ....

Әйләнчек: О, Ес! Бу уенны мин шундый яратам!

Бөтерчек: Беренче мин әйтәм!

Әйләнчек: Әйдә, башладык!

(Җырлый-җырлый әтәч кайта) "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" җырының көенә.

Әтәч: Әй Әйләнчек, әй Бөтерчек, килегез әле монда, кил! Күрегез әле бу онны! Ап-ак! Моннан пешкән ризык һичшиксез телеңне йотарлык булачак!

(Ике тычкан бергә): - Ур- р-ра! Ур-р-ра! Менә булган ич! Хәзер инде камыр басып, пирог кына пешерәсе кала.

Әтәч: Ә .... Ә кем камыр басар инде?

Әйләнчек: Мин түгел.

Бөтерчек: Мин дә түгел.

Әтәч: Ярар соң. Үзем эшләрмен инде анысын да! ( Эшкә керешә)

Әйләнчек: Дустым, әйдә уйныйк инде тизрәк!

Бөтерчек: Ниндиле?

Әйләнчек: Табышмак әйтешле кызык уен ич, әйеме?

Бөтерчек: Әйе, әйе. Әйдә уйныйбыз. Беренче мин әйтәм, тыңла! (табышмак әйтешәләр)

Алып баручы: Бу вакытта әтәч камыр баса, мичкә яга, пирог ясап мичкә тыга, пешеп җиткәч, алып, табын янына куя. Шуны гына көткәндәй, тычкан балалары өстәл янына килеп тә утыралар.

Әйләнчек: Ах! Нинди тәмле ис!

Бөтерчек: Бигрәк тамак ачыкты инде. Нәкъ вакытында пеште бу пирог!

Әтәч: Сабыр, сабыр, дусларым! Иң элек әйтегез әле. Башакны кем тапты? (Бергә әйтәләр)

- Син таптың син! (кычкырып әйтәләр)

- Ә кем башакны суктырды?

- Син инде, Ал Кикрик, син! (бераз тынычрак)

- Кем сыртына салып, ашлыкны тегермәнгә алып барды?

- Син, әтәчкәй, син. (тыныч тавыш белән)

- Һәм, ниһаять, кем камыр басты, утын алып кереп мичкә якты, пирог пешерде?

- Барысын да син эшләдең, син! (пышылдап)

- Ә сез, кадерлеләрем, ни эшләдегез? (тычканнар берни дә әйтмиләр, үз ялгышларын аңлап берәм-берәм өстәл яныннан китәләр. Әтәчкә алар бик кызганыч тоела һәм ул аларны кире дәшеп ала.)

Әтәч:

Их, дусларым, ялкаулыкның

Нәтиҗәсе аяныч.

Һәркемгә дә бары хезмәт-

Бу дөньяда таяныч.

Әгәр дә сез бүгеннән

Тырышып, чын күңелдән,

Эшләсәгез, сезне мин

Коткарырмын үлемнән.

Тычканнар:

Ялгышыбыз аңладык,

Кичер безне, дускаем.

Бергә-бергә хезмәттә

Табарбыз балын, маен.

Алып баручы:

Дөньяда тик эш икән

Кешене кеше иткән!

Бәхет елмаеп караган,

Бу дусларга бер читтән.

1 а.б.Исәнмесез,хәерле көн!

Очрашулар шулай башлана.

                                      Сезнең белән очрашуга,

                                       Күңелебез шундый шатлана.

                           

Ф.Камилә җыр башкара.

Сафина Әминә уйный.

“Кызыл калфак”

Балалар: Бүре килә юл буйлап,

                Ашау турында уйлап.

(Шунда ук Кызыл КАлфакны күреп ала)

Бүре: Кызыл Калфак тукта әле,

          Шулкадәр ашыкма әле.

Кызыл калфак: Юк бүре вакытым тар

Барасы җирләрем бар.

Әбием чирләп киткән,

Аңа күчтәнәч илтәм.

Балалар: Бүре бик ачуланды,

И кычкырды, дулады!

Бүре: Беркая да бармыйсың,

Миннән кача алмыйсың!

( Бүре Кызыл Калфакны тотмакчы була, балалар аны тоткарларга тырышалар, Кызыл Калфак кача.)

Бүре: Кызыл Калфак ычкынды...

Тик бит әбисе калды.

Алданрак барып җитим,

Әбидән авыз итим.

(Бүре усалланып бер урында таптанып тора да чабып китә. Әби торган өйгә җитә)

Балалар: Бүре ишекне тырный,

Тавышын нечкәртеп җырлый.

Бүре: Бу, мин бу, Кызыл Калфак,

Бүредән качтым чак-чак.

Әбекәй , ач ишегең,

Күчтәнәчләр китердем.

Әби: Кызым, мин бик авырыйм,

Урынымнан да торалмыйм.

Бауга тотын – тартылыр,

Ишек үзе ачылыр.

Балалар: Ишек ачылып китте,

Ач бүре түргә үтте.

Чү! Кинәт нәрсә булды?

Өйгә аучылар тулды.

Аучы: Соры бүре, ах явыз!

Кансыз җан, комсыз авыз!

Кешеләрне ярат син,

Гел яхшылык тарат син!                        (бүре елый)

Бүре: мин хәзер бик үкенәм,

Сездән гафу үтенәм.

Башка явыз булмам мин,

Комсыз авыз булмам мин.

Балалар: Бүре әнә үкенә,

Бездән гафу үтенә.

Бүрене гафу итик,

Бәйрәмне дәвам итик.

Бүре: Бигрәк күңелле икән

Дуслар җыелган җирдә.

Бәйрәм итәбез бүген.

Кунаклар белән бергә.

Автор          Карап тормый ара еракка

           Килдегез Сез безгә кунакка

           Дуслык безнең тормыш үзәге

   Дуслык безнең бәйрәм бизәге.

 

Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты Туган илем,

Бәхет биргән җирем – Татарстан!

Т атарстан дигән Ватаным бар,

Татар дигән халкым бар минем.

Мин халкыма үткәннәрдән түгел,

Киләчәктән урын барлыймын.

Төп нигезем минем, Татарстан,

Синең ямыш – безнең гомерләр.

Төп нигезем аерма син мине

Әткәм-әнкәм биргән телемнән.

Телебезне, күңел гөле итеп,

Саф көенчә саклыйк гомергә.

Рухи дөньяң булсын халкың моңы,

Илең йөрсен уйда гел бергә.

Җыр: Яратыгыз.

Яратырга килдек без бу җиргә,

Яратмаган йөрәк яналмый.

Яратмаган йөрәк йөрәк түгел,

Яратмаган йөрәк кирәк түгел,

Яратмыйча безгә ярамый.

Яратыгыз туган илебезне,

Яратыгыз туган телебезне,

Бернигәдә карамый,

Яратмыйча яшәү ярамый.

Җыр: Кояшлы ил.

  1. Кояшлы ил безнең ил, безнең ил.

Күге аның гел аяз.

Кыш китерсә Кыш бабай

Чәчәк алып килә яз.

Чәчәк алып килә яз.

  1. Һавасы да җиле дә, җиле дә

Салават күпере дә, күпере.

Яңгыры да кары да,

  Безгә якын бары да,

  Безгә якын бары да.

Җыр: Яратыгыз.

Яратырга килдек без бу җиргә,

Яратмаган йөрәк яналмый.

Яратмаган йөрәк йөрәк түгел,

Яратмаган йөрәк кирәк түгел,

Яратмыйча безгә ярамый.

Яратыгыз туган илебезне,

Яратыгыз туган телебезне,

Бернигәдә карамый,

Яратмыйча яшәү ярамый.

Җыр: Кояшлы ил.

  1. Кояшлы ил безнең ил, безнең ил.

Күге аның гел аяз.

Кыш китерсә Кыш бабай

Чәчәк алып килә яз.

Чәчәк алып килә яз.

  1. Һавасы да җиле дә, җиле дә

Салават күпере дә, күпере.

Яңгыры да кары да,

  Безгә якын бары да,

  Безгә якын бары да.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ф.Яруллин "Кояштагы тап"әкияте.

1. Укучыларны Ф.Яруллинның тормышы һәм иҗат юлыбелән кыскача таныштыру; аларда әсәрләрен укуга кызыксыну уяту.«Кояштагы тап» әкиятенең эчтәлеген ачу; әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның ...

"Шалкан" әкияте

"Шалкан "әкияте.Рус халык әкиятен сәхнәләштереп күрсәтү....

Кәҗә белән Сарык әкияте

Г.Тукай шигырьләре, әкиятләре буенча кичә....

Интеграль дәрес- уку һәм табигать белеме Резеда Вәлиева "Яңгыр белән Кояш" әкияте

Краткая аннотация авторских цифровых образовательных ресурсов(текстовый файл) 1.      Автор (с полным указанием ФИО, места работы и должности): Рафикова Эльвира Алм...

Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте. 5нче сыйныфта укучы рус мәктәбенең татар балалары өчен.

Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте белән таныштыру. Әкият арткылы ялганлау, әнисенә дорфа эндәшү начар гадәт икәнен төшендерү....

Абдулла Алишның ”Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык” әкияте.

Абдулла Алишның "Ялкаулык - хурлык, тырышлык - зурлык" әкияте рус мәктәбенең 6нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен. Укучыларда хезмәткә карата уңай караш тәрбияләү....

Дәрес эшкәртмәсе.Әдәби уку буенча ФГОСка нигезләнеп төзелгән "Тычкан беләнчыпчык" әкияте буенча татар төркемнәре өчен.

Бу дәрестә әдәби укудан татар төркемнәре өчен 3 сыйныфлар өчен төзелде. Дәрес проблемалы сораулар аркылы укучыларның фикерләү сәләтләрен ачуда ярдәм итә....